

МИНЕКЕ ТҮГЕЛ, КИЯҮНЕКЕ
Урамның теге очында олырак яшьтәге агай бал сатып йөри.
– Алыгыз, ал, кардәшләр. Балы әйбәт. Бу бал кияүнеке, үзем умарта тотмыйм, ал-лер-гия! Кияү минем югыйсә– честнай кеше. Аллаһыдан бик курка, балына чит ризыклар кушылмаган,– дип сөйләнә икән.
Макталган балны халык ала инде.
Урамның икенче очында яшьрәк кеше бал сата икән.
– Алыгыз, ал, агай-эне! – дип сөйләнә икән бертуктаусыз.– Бал бабайныкы, ягъни хатынның әтисенеке. Үзем умарталар тотмыйм. Корт чакса, ал-лер-гия! Бабай честный кеше минем. Олы кеше, Ходайдан курка. Чит ризыклар балга кушылмаган. Кичкә таба сатучыларның икесе дә тиз-тиз генә югала. Тик балны ашап караган халык алдакчыларның эзләренә тиз төшә. Озак тормый икесен дә тотып, кушымталы балны хуҗаларына кайтарып биреп, акчаларын юллап алалар.
КЕШЕГӘ БАЗ КАЗЫМА
Умартачы агай авыл урамында бал сатып йөргән-йөргән дә, арыгач бер йортка тамак ялгап алырга кергән. Хуҗа хатын табын әзерләгән, чәй тәмнәре арасына базарда сатып алган бал салынган савыт та куйган.
Умартачы тәүләп балга үрелгән. Авызында бераз тәмләп караган да:
– Балың тәмле түгел, сеңелем. Сиңа саткан кеше кортларына шикәр сиробы ашатып, бал ясаткан. Алучыларны алай алдарга ярамас иде. Аллаһы Тәгаләдән куркырга кирәк, әнә миннән алыгыз моннан соң. Минем, Ходай сакласын, сезгә саткан кеше кебек, бер дә алдашканым юк,– диеп сөйләнгән.
Хуҗа хатын оялып тормаган, турысын әйтеп биргән:
– Өстәлдәге шушы балны, абзый кеше, үткән атнада базарда сездән сатып алган идек. Нишлисең, шулай туры килә икән. Теге бүлмәдәге кызым да сезне әле килеп кергәч тә таныды,– дип җаваплаган.
Фото: Ясалма интеллект.