

«Русия халыклары бердәмлеге елында безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, 16нчы санлы китапханәдә булып, илебез территориясендә яшәүче төрле милләт язучыларының китаплары һәм иҗаты белән таныштылар», — дип язалар «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә Владивостокның 68нче санлы балалар бакчасы вәкилләре.
Китапханә хезмәткәрләре балаларга һәр халыкның халык авыз иҗатының төрле төрләре — гыйбрәтле хикәяләр, риваятьләр, әкиятләргә бай булуын бәян иткәннәр. Һәм, әлбәттә, һәр шундый әсәрдә халыкның характерын, тарихын һәм мәдәниятен чагылдырган халык зирәклеге булуын сөйләгәннәр.
Башкортстаннан билгеле язучы Айнар Байбулатовның «Урланган йомырка» әкиятен һәм Карелия язучысы Валентина Каракинаның «Кыю песнәк» хикәясе белән дә таныштырганнар.
Һәр әсәрдә балалар милли колорит белән сугарылган, мәдәният, көнкүреш, табигать үзенчәлекләрен, кешеләр, өлкәннәр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне күргәннәр.
Язучыларның әсәрләре турында фикер алышканда, уңай фикерләрен белдергәннәр.
Менә бит, безнең Башкортстан әдипләренең иҗаты хәтта ки ерак Владивосток якларында да яңгырый һәм аларны халык ихтирам итә.