

Бар да йокыга талгач, корт чаккан урын тынычлык бирмәвенә борчылыптырмы, җиңгине яратып алырга була. Икесенең арасында бернинди дә проблема юк. Бик әйбәт килеп чыга эшләре. Менә хәзер сөйләшеп яталар болар. Булган хәлләрдән ләззәтләнеп.
Җиңги кинәт кенә иренә борылып ята да, кочаклап ала.
– Яшерми-нитми генә әйт әле, җаным, бүген синең эшләрең башка вакыттагылардан бөтенләй аермалырак булды әле, – ди хатын.–Ничек дисәм дә аңлатып бетерәлмәм кебек, яшь чактагылардан да арттырыбрак җибәрдең түгелме?! Мин бу кадәр көтмәгән идем, моңача булмаганны..
Агай ничегрәк башларга дигәндәй бик азга гына дәшми торган. Хатын күзләрен йомып, оялчан гына җавап көтә икән. Ни дип җавапларга абзый бераз уйлап торган да болай дигән:
– Әйтсәм әйтим инде, хатын: син үзеңнең ирең белән булган хәлне кешеләргә таратмассың, анысын беләм. Кичә көндез умарта караганда әз генә кәрәзле бал капкалаган идем. Шул үзгәртеп җибәрде бугай, башка сәбәп юктыр, минемчә.
Икесе дә башкача сүз озайтып тормаганнар. Озак та үтми агай да, җиңги дә изерәп йокыга талган.
Мондый очракларда ирләр халкы авызында андый кызыклар озак сакланамыни! Аларга сөйләргә сүз генә булсын. Абзый кеше дә иртән эшкә баргач, ял минутларында тәмәке көйрәткәндә иптәшләренә барлык серне ачып бетергән.
–Иртән йокылы-уяулы килеш торып киенергә иренеп ятам. Хатын сыерны савып, көтүне куды да, йөгереп самавырга ут салды. Табын әзерли башлады,–дип сөйли икән.– Башка көннәрдәгечә тузынып түгел, мине уятмаска тырышып, идәндә бик шома гына басып йөри. Балаларны да тыебрак тора: «Тыныч кына йоклагыз, атагыз кичә эшләп арыган», янәсе. Мин, юрган астыннан сыңар күз белән аңа сиздермичә күзәтеп, бик игътибар гына тыңлап ятам. Дальше ни булыр дип инде.
Әмма иртәнге йокы үзенекен итә бит ул.Тагын онытылып киткәнмен, ягъни черем итеп алганмын. Хатынның тавышына уянып киттем. Юрганны чак кына ачып, тагын күз салсам–самавыр өстәлдә, тагын нинди генә сый юк анда. Майлы беленнәрдән пар күтәрелә, бер савытта май, икенчесендә бал, ул җимешнең төрлесе... Балалар матур гына савытка салынган кәрәзле балга чебен кебек ябырылган. Барысы да кулларына кәрәзле бал тотканнар, гомергә бер күргәндәй ашык-пошык авызларына тутыралар. Ә хатын, күрәм, аларны камыр җәя торган уклавы белән пыр туздырып куып йөртә. Үзе артык нык җикеренмичә генә тиргәнә:
– Барыгыз, бар, югалыгыз күз алдымнан, абжурлар. Кәрәзле бал атагызга калсын, сезгә әнә аертканы да ярар,–дип ара-тирә, артык авырттырмыйча гына, малайларның арт санына тидереп тә ала.– Китегез, кит моннан, башка вакытта эшкә дигәндә йокыдан да уятып булмый үзегезне, бүген кәрәзле балга ябырылгансыз. Аны, кәрәзле балны әтиегез ашасын дидем бит инде.
Менә шулай итеп, кәрәзле балның даны тагын да ныграк күтәрелде хатын алдында. Һәр көн табында минем алдан кәрәзле бал өзелми торган булды.
Фото: Ясалма интеллект ярдәмендә ясалды.