Әдәбият
14 Июня , 13:19

«Аяклы» сүз

Бригадир Гомәр өенә кәефсез кайтып керде. Әллә ничек булды аның көне дә бүген – атлаган саен киртәдер-таяктыр шунда...

«Аяклы» сүз«Аяклы» сүз
«Аяклы» сүз

Ун елдан артык бергә гомер иткән хатыны ирендәге бу үзгәрешне сизми калмады:
– Гомерем минем, кая булды синең кәеф-мәефең? – диде ул шаярткан булып.
– Сорама да инде... әллә ниткән көн булды шунда! – дип кулын селтәде Гомәр өс киемнәрен салган арада.
Кайнар ашын ашап, тәмле чәйләрен эчкәч кенә теле ачылып китте Гомәрнең:
– Күз алдыңа китерәсеңме – бүген таналарны үлчәгәндә персидәтел килде... – Көндезге хәлләр яңадан күз алдына килдеме, озак кына тын торды. – Килгәндә үк кәефсез иде инде ул... Тотынды бермәлне аты-юлы белән мине сүгәргә. Башкалар алдында бит ул! Янәсе лә, таналарың ник арык, үсешең аз!..
Тагы озакка гына тынлык урнашты. Хатыны ирен ашыктырмады, чөнки бер сөйли башлаганын сөйләп бетерми калганы юк иде әле. Бу юлы да ире «читкә тайпылмады» – сүз җебен югалтмады:
– Персидәтел киткәч, мал врачы Хәсән әйтте инде аны, хатыны белән аралары суынган, ахры, персидәтелнең дип... Шуңа котыра, ахры. Психын кая куярга белми!..

* * *
Икенче көнне Гомәрнең хатыны янына үзләреннән өч өй аша гына торучы түтәсе килеп утырды. Тегесен-монысын сөйләшә торгач, сүз персидәтелгә дә барып төртелде.
– Соңгы арада Гомәр гел персидәтелдән зарлана әле. Кайта да шуны сөйли, кайта да шуны сөйли, – дип башлады хуҗабикә.
– Бәрә-ә-әч! – диде түтәсе зур кызыксыну белән. – Бик мактап кына торалар иде түгелме соң үзен... персидәтелне әйтүем.
– Башта гына шулай булды бугай инде ул, Маһибәдәр апа...
– Һы-ы-ы, – дип башын чайкап торды да Маһибәдәр, кинәт кенә исенә төшкәндәй дәвам итте: – Карале, ни, нәрсә дип зарлана соң ул аннан... Гомәрне әйтүем?
– Җене котыра ди персидәтелнең тик торганнан! Әллә хатыны белән аерылышырга җыена диме шунда...

* * *
Маһибәдәр туры өенә кайтмады, бер чыккан көе урамның икенче очында торган ахирәте Хөснехәятнең хәлен белеп кайтырга булды.
Хөснехәят бераз саңгырау булганга, карчыклар кычкырыбрак аралаштылар. «Исән генәме? Хәлләрең ничек?» ише сорауларга җаваплар бирелеп беткәч, әңгәмәнең агышы көчәя төште, ахирәтләр көлешергә дә, бераз балавыз сыгып алырга да җитештеләр. Инде сөйләшер сүз беткәч, Маһибәдәр аптыраганнан гына персидәтел турында сүз башлады:
– Ни икән бит әле... минәйтәм, ни икән бит әле! Безнең калхуз бетүгә таба икән бит әле!
Хөснехәят тәгаен генә ишетеп бетермәсә дә, аңлагандай башын селеккәләп утырды.
– Персидәтелне башка хатыннар белән типтерә диләр, җитмәсә!
– Шулай, ахирәт, шулай, – диде Хөснехәят тыныч кына, башын селкүдән туктамыйча, – карт каен, яшь каенга терәлеп, тагы кырык ел яшәгән ди...
Персидәтел турындагы сүз, бәлки, саңгыраулана барган Хөснехәяттә туктап та калган булыр иде... тик ике ахирәтнең кычкыра-кычкыра сөйләшүләрен тагы ике пар колак тыңлап торды шул. Беренче пар колак Хөснехәятнең оныгыныкы булса, икенче пар колакның иясе күрше малае иде. Икесе дә әбиләр сөйләшкән сүзләрне «сеңдереп» бардылар.

* * *
Шушы урында сүзебез икегә бүленеп китсә дә, беренче тармагы ерак китә алмады – Хөснехәятнең оныгы артык күп сөйләшеп йөри
торганнардан түгел иде. Ә менә күрше малае, өйләренә кайтып керү белән, әнисенә сәер генә сорау биреп куйды:
– Әни, хатын-кызларга тибү әйбәт түгел бит инде әйеме?
– Әс-с-стәгымә! Каян башыңа килде мондый сорау? – дип гаҗәпләнде анасы.
– Менә күрше әбиләр персидәтелне хатын-кызларга тибә икән, калхузны бетерә икән дип сөйләшеп утырдылар.
Ана кеше улының сүзләренә бик игътибар бирмәсә дә – үзе дә, тормыш иптәше дә калхузда эшләмәгәнгә, күрәсең – иренә ул сүзләрне җиткерми кала алмады:
– Карале, Инсаф, безнең малай беләсеңме нәрсә диде күршеләрдә уйнап чыккач?
– Әйе, – диде Инсаф, телевизорда каналларны күчерә-күчерә, – ашыйсым килә дигәндер инде.
– Әй, юк ла инде. Күз алдыңа китерәсеңме: персидәтел калхузны сатмакчы була, имеш, аннан, хатын-кызларга кул күтәрештерә дип сөйлиләр икән.
Ире кулындагы пультын читкә куеп торырга мәҗбүр булды:
– Чын сөйлисеңме син моны?
– Соң, әйе инде... Авыл карчыкларына барып җиткәнне... Әнә күрше калхузны сатып Казанга тайды бит инде... теге...

* * *
Икенче көнне Инсаф эшләгән Нефть кудыру станциясендә сөйләшү өчен төп тема берәү генә булды: персидәтел калхузны сата икән, хатынын да, сөяркәләрен дә кыйный икән...
Вакыт үткән саен, персидәтел турындагы сүз үзгәрә торды: эчтәлеге бер баеды, бер саекты; бер тарайды, бер киңәйде...
Тик ике әйбер генә артык үзгәрмәде: персидәтел хатыны белән ничек татулыкта яшәгән булса, шулай яши бирде; колхоз башлыгы булып эшли башлаганнан бирле үз җирлеге өчен ничек янып йөргән булса, алга таба да шулай эшләвен дәвам итте.
Һәм дә ки Маһибәдәр карчык, ахирәте килеп ни генә сөйләсә дә, «карт каен белән яшь каен»ын кыстырмый калмады.

Чыганак: "Мәйдан", Айдар Нуриев.

Фото: Pinterest.

«Аяклы» сүз
«Аяклы» сүз
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас