Әдәбият
7 Июня , 04:00

БАЛНЫ КЕМНӘР УРЛАГАН?

   Алмагачлар, зифа буйлы чияләр, туй күлмәгедәй ап-ак чәчкәдә утырган матур бер көн дә Мәдинә әби ахирәтләрен өенә чакырып, чәй өстәле артында серләшеп алуны, яшь чакларны бергәләп искә төшереп, гөрләшеп утыруны оештырырга булды.

БАЛНЫ КЕМНӘР УРЛАГАН?БАЛНЫ КЕМНӘР УРЛАГАН?
БАЛНЫ КЕМНӘР УРЛАГАН?

Иртән генә пенсия тараттылар. Өе җыештырылган. Түр тәрәзәдән елмайган кояш өй эченә нур өсти. Балаларын сәламәт үстереп, кайсын инженер, кайсын укытучылыкка укытып кеше итте. Бер кызы кияве белән  авылда яши, малайлар-кызлар үстерәләр. Көн саен кем дә булса килеп, хәлен белеп китә. Шәһәрдәгеләрдән хатлар килеп тора. Шатлык! Бер сүз әйтерлек түгел.

   Сиксән яшьне узып барган Мәдинә әби тормышның кадерен белә, әлегечә яшәүдән бик канәгать ул. Ашка чакырсалар, Коръәнне аңардан  укыталар, мәрхүмнәрне теге дөнъяга әзерләп озатыша. Намаз, уразасын калдырмый. Дин тыелган совет заманында да Коръәнен  кулыннан төшермәде. Әле әнә аргы оч Сабира да  шәһәрдән  кызларына  кайткан диләр, аны да чакырыр, Бибизөһрә ахирәтен дә аштан калдырмас. Фәтхулла абзыйның хатыны, гомерлек киңәштәше  Наҗияне ашыннан-чәеннән калдырмаганны, бүген килеп кенә  оныта буламы соң?! Күршеләре дә бар бит әле.

Мәдинә әби,  килен булып төшкәндәге сандыгын ачып, бүләккә таратасы яулыкларына күз салды. Карагат, миләш, алмадан  ясаган какларын да  өскә чыгарды. Ахирәтләрен  кунак итәрлек  мае да,  тәмле чәе дә, хуш исле әфлисун, мандариннары да җитәрлек. Ә менә табынга тагын да өстәмә ямь бирерлек, борыннарны кытыклап  торырлык хуш исле  балы гына  савыт  төбендә бетеп бара. Мәдинә әби  чәй табынын  балсыз күз алдына да китерми. Мөхәммәт пәйгамбәребез    бал ашарга безгә үзе кушкан. Савытка балны тутырып куймагач, ничек була инде. Нишләп онытылган? Бу көннәрдә әллә нишләп хәтер дигәне  йомшарды  әле.

   Булгач булсын, Мәдинә әби, сандыгын яңадан ачып, бүген генә алган пенсиясеннән бераз акча алып кесәсенә салды да, бәләкәй мисен тотып, өйдән тышка чыкты.  «Яңа бал суыртырга да вакыт җитеп килә. Бакчалардагы җимеш агачларында  умарта кортлары  әнә ничек гөжләп тора. Бал җыялардыр, җанкисәкләрем. Бигрәк тә кешеләргә игелекле җаннар да инде»,–дип сөйләнә-сөйләнә ишегенә  йозак элеп, урам башындагы Фәтхуллаларга таба юнәлде.. Юл уңаеннан ике ахирәтенә кереп, иртәгәсе көнгә чәй табыны булачак  сәгатьне белдереп чыкты.

Фәтхулла карт, гадәттәгечә, умарталары арасында  мәж килеп йөри иде. Хатыны Наҗия ирен ашарга чакырырга чыккан.Мәдинә әби исәнлек - саулык сорашкач та йомышын әйтте.

  – Булыр, Мәдинәкәем,–диде Наҗия аның кулыннан  җитәкләп. – Башта өстәлдәге әзер чәемне  бергәләп эчәрбез. Әнә, картым да өйгә таба кереп килә.

Мәдинә карчык  Наҗияне дә  иртәгәлеккә чакырып куйды. Әмма вакыты азлыкка сылтанып, өйгә керүдән  ипле генә  баш тартты.

Фәтхулла карт тышта эшен бетереп,  күтәрмә янына килгәч, сөйләшеп киттеләр. Фәтхулла эмальле мисне, яңа  суыртылган бал белән тутырып, Мәдинәгә тоттырды. Әбинең акча сузып торган  кулын читкә этте.

 – Изге ният белән йөргән кешегә балны түләүсез бирим әле, Мәдинәкәй,  тик мине генә кунакка дәшмисең, замандаш, хи-хи-хи, – диде  Фәтхулла карт. – Шаяртам гына. Күгәрченнәр арасына кергән ала карга буласым килми. Әйдә,  рәхәтләнеп сөйләшеп, серләшеп утырыгыз әле бер.

Мәдинә карчык, юлы тиз уңуына шатланып, оча-оча дигәндәй йортына кайтканын сизми дә калды. Балны күтәрмәгә куйды да ачкыч алырга кесәсенә тыгылды. Тик күпме генә эзләсә дә табалмады. Капка яныннан да урап килде. Ачкычы, суга төшкәндәй, югалды. Фәтхуллага акча сузганда кесәсендә иде. Хак алмагач, акчасын кире салганда ачкычын ялгыш төшереп куймадымы икән? Анысын бер дә хәтерләми.

Бал исен сизепме, ике-өч бал корты баллы савыт янында  уралдылар. «Ах, сез, шаяннар, ну, үткерсез дә үзегез. Уңганнарым, кай арада килеп тә җиткәнсез. Монысы минеке, сез әнә чәчкәләрдән  җыегыз. Рәхмәт әйтә-әйтә  ашарбыз», – дип сөйләнде. Баллы  мисен койма буендагы  эскәмиягә куеп, өстенә гәзит япты. Умарта кортларының чәчкәләрдән - чәчкәләргә кунып нектар җыйганнарын күзәтә-күзәтә, яулыгын әйбәтләп, кайткан эзеннән кабат Фәтхулла картларга таба китте. Ачкычы юлга төшмәгән иде. Аны Фәтхуллаларның чолан  ишеге яныннан таптылар.

Чәй өстәле җыелмаган. Фәтхулла белән Наҗия икәүләп кыстагач, Мәдинә өстәл артына кереп утырмый булдыра алмады. Аштан беребез дә олы түгел. Иркенләп  баллы чәй эчеп, эчләре  бушаганчы  серләшә-серләшә озак утырдылар.

Кире өенә кайтканда тагын бер-ике ахирәте  янына кереп, янә әз-мәз сөйләшеп, үз йортының бәләкәй капкасыннан кергәндә көн шактый гына кичләп бара иде инде.

Мәдинә әби,  ишеген ачып, эскәмия өстендә калган савыты янына барып күз салса, өстенә япкан гәзитенең  җиргә очып төшүен, савыт эчендә бер грамм да бал калмаганын күреп  «ах» итте. «Шушы ике кило балыма кул сузарга кайсы мәлгуненең  намусы җитте икән?» – дигән шомлы уйлар да  башыннан йөгереп үтте. Авылда алкаш яшьләр дә юк түгел. Ара-тирә биш-ун сум сорап килүчеләр дә кергәли. Кайберләрен буш  чыгармаган чаклары да бар. «Бакчада чүп үләнен утап торасың, әмма яңасы чыга, шунсыз булмый»,–дип сөйләнде. Капка янында туктаган укытучы  Рәшидә дәшкәч кенә сискәнеп китте.

 – Кеше  юкта үзең генә сөйләнеп йөргәч, әллә мин әйтәм, авырып киттеңме диюем, Мәдинә әбекәем,–дип Рәшидә бочылуын белдерде.

 –Юк ла, Аллам сакласын инде, туганым. Менә әле генә  Фәтхулладан әзрәк бал алып  кайткан идем, үзем бер җирдән тиз генә урап килгәнче әллә кая булды. Белмәссең бу дөньяны,–дип барысын да  сөйләп бирде Мәдинә әби.

Рәшидә бик үткер булып чыкты. Мәдинә әби үзе сорамаса да , авылга килгән участок  инспекторын монда җибәргән. Карчык: «Юк белән булашмыйк, зур бәла  түгел лә»,–дип караса да, милиционер  Галимҗан,  папкасыннан кәгазьләр  чыгарып,  нидер язды. Аннан шикләнгән кешеләре турында сорашты.

    – Былтыр гына срогын тутырып кайткан  Исмаилны әйтәм,– дип  сүз башлаган иде, Мәдинә карчык ике куллап каршы төште:– Күптән түгел Себер якларына эшкә китте, хәерле юл теләүне сорап, хәер акчасын үземә биреп, дога кылдырды. Тәртипкә күптән күнде ул, әле өйләрендә юк.

 –Алкаш Мортазаның да куллары озынрак диләр, Мәдинә әби,–диеп шикләнүен белдерде Галимҗан. 

   – Аңа бал ярамый, туганым,   аллергия була диме шунда, – дип кырт кисте Мәдинә карчык, – бот араларына кадәр кычыта икән.

 – Аргы як урамдагы Гата абзыйның  хатыны, исеме дә миндә списокта бар,– дип Галимҗан блокнотыннан нидер укып маташкан иде, Мәдинә әби тагын булмас  дигәнне аңлатып баш чайкады.

 – Аны аракыдан лечить итәргә больницага салганнар. Әйбәтләнергә уйлаган икән, рәхмәт төшкере, ул башка вакытларда да кешенекенә бер дә тотынмый иде мәгәр.

 – Күршеләрең арасында андый озын куллылар юк инде алай булгач?

Галимҗан сораулы карашын Мәдинә әбигә таба текәде. Карчык тагын ике кулын гына селкеде.

 – Алла, диген, балакаем, күршеләрем минем фәрештәләр кебекләр, алар турында начар итеп уйларга да ярамый.

Икесе дә  уйга батып шактый гына тын калып тордылар. Галимҗан ручкасын папкасы өстендә  уйнатып утырган җиреннән  кинәт кенә аягына басты да, кәгазьләрен тиз-тиз генә папкасына  салды.. Аннан Мәдинә карчыкка таба борылды.

    – Минем бер җирдән тиз генә  урап киләсем бар, әбекәем. Син бу хәлгә бер дә борчылма, – дип Мәдинә әбине бераз тынычландыргандай итте үзенчә. – Әлегә уйлана тор. Кемнән шикләнәсең, шуны гына әйт – карак безнең кулдан беркая да китәлмәс, ягъни, ачыграк итеп әйткәндә, ерак качып котылмас.

Бал югалу хәбәре  авыл өстенә тиз таралды. Башка вакытта умарталарыннан бик әзгә дә аерыла алмаган Фәтхулла  карт та, хатынын ияртеп, Мәдинә әби янына  тиз үк килеп җитте. Ул арада участок инспекторы  яңадан пәйда булды. Йомышы азга гына булгандыр инде.

Фәтхулла абзый  бал савыты  куелган такта  эскәмиягә утырган Мәдинә карчык яныннан урын алды. Наҗиясен дә янына  чакырып утыртты.

  – Кара син аны, моңа кадәр авылда кеше  әйберенә кул сузучы юк иде бит әле. Кайсы юньсезенең эше  булыр бу? – дип үз алдына сөйләнде Фәтхулла, ап-ак түгәрәк сакалын кулы белән сыпыргалап.Үзе күз карашы белән бакчадагы алмагачларга, ап – ак чәчкәләргә төренгән чия агачларына карашын йөгертеп алды. Аннан папка өстенә кәгазь җәеп куеп нидер яза башлаган инспекторга карады.

 – Син, энем Галимҗан, алай һәр сүзебезне язарга ашыкмый тор, каләм -кәгазеңне папкаңа  куебрак торсаң да ярый. Безнең авыл халкы, әйттем бит, кеше рәнҗешеннән бик саклана ул. Бер-ике кеше тәртип бозып, ямь җибәрә икән, ул бөтен авылга пычрак ягарга ярый дигән сүз түгел әле. Зуррак каракларның, ягъни миллионнар  урлаганнарның эзенә төшәргә тырышыгыз. Ике килограмм барлы-юклы балның язмышын үзебез дә хәл итәрбез. Зур бәла түгел, дигәнем. Шулаймы, хатын? – дип, Наҗиясенең кулына кагылды. Хатыны, “әйе” дигәндәй, хуплап баш какты.

 – Кирәксә, яңадан өч итеп китерербез Мәдинәкәйгә. Үзебезнең кеше. Умарта кортлары бик җитез алар. Тиз җыялар балны, булсын гына. Тик менә көннәре әлегедәй матур торсын. Шул җитә. Әнә бит-көн кичләтә бара, алар һаман чәчкәдән - чәчкәләргә кунып эшләүләрен белә. Туктарга уйлап та карамыйлар. Бер грамм бал ясау өчен әллә ничә мең чәчкәгә куналар, Галимҗан энем. Колагыңны салып тыңла әле: ничек гөжли алар, умарта  күче Мәдинә бакчасына күчкән диярсең. Музыкаң да, җырларың да кирәкми,  инспектор энем.

    Галимҗан елмаеп куйды. Фәтхулла, ап-ак чәчкәләргә күмелгән бакчага бераз тын гына карап торды да,  аягүрә басты. Аннан Галимҗанга  карап, елмаеп күз кысты. Шуннан Мәдинә карчык янынарак килде.

 – Каракларны әйтәм, йортыңдагы башка әйберләреңне чәлдермәгәннәрдер, ә? – дип сорады.

 – Юк, юк, Фәтхулла абзыкаем, монысы турында да  авылга таратмаган булыр идем, шул милициясе, анау Рәшидәсе әллә каян килеп чыктылар бит, – дип, башын иеп, яулыгын авызына каплады. – Бал янында калган әзерәк акчам да  шунда ие, тотып та карамаганнар. Кулъяулыкка төрелгән көе шунда ята бирә, кузгалмаган да.

Галимҗан, нәрсә инде юкны сораша икән бу карт, дигәндәй, карашын урамга юнәлдерде. Анда аны алырга килгән «Жигули»  килеп туктады.

–  Капкаңның элгече дә син калдырганча  инде, Мәдинә?

– Әйе, Фәтхулла абзыкаем.

– Бал савыты да кузгалмаган инде?

–­­ Бигрәк тә белеп сөйлисең, Фәтхулла абзыкаем.

Фәтхулла тамак кырып алды.

– Мәдинә замандаш, балыңны каракларның борын төбенә китереп куйгансың шул. Мә, ашагыз, ташып бетерегез дигән сыман иткәнсең.  

Карчыклар да, Галимҗан да умартачы ни әйтергә тели икән, каракның исемен һаман әйтми дип  тынычсызланып куйдылар. Аларның Мәдинә әби алып кайткан  балның кая булуын тизрәк беләсе килә иде.Умартачы дәвам итте:

–Баллы мисеңне эскәмиягә куеп ялгышкансың, Мәдинә замандаш, өстенә гәзит ябуың беләнмени. Уч төбе кадәр гәзитеңне бик аз гына искән җил дә, урлашырга килгән кортлар да тиз төшерә ала. Бал исен сизеп, бер корт кына килеп тапсын –ул умартага кайтып, башкаларны  чакырып алып килә дә, күмәкләшеп килеп синең бу савыттагы аз гына балыңны «ә»  дигәнче ташып бетерә алар. Алай гына түгел, ялап ук куялар. Икенче көнне дә шунда эзләнеп йөрерләр әле. Ә син «Рәхим итегез!» дигән шикелле,  аларның яннарына ук куеп киткәнсең. Җитмәсә, көн үзәгенә табарак – бал кортларының  эше иң  кызган вакытына туры килгән бит. Бәлки минем кортларым да, бәлки үзләре җыйган бал исен сизеп, хи–хи–хи, килеп ташыганнардыр. Монысын шаяртып кына әйтүем...

– Менә шулай ул, Галимҗан, – дип өстәде Фәтхулла  карт, ни әйтергә белми аптырап басып торган участок инспекторы Галимҗанның иңбашына кулын салып.– Телисең икән, бу карак кортларга пратакулыңны яз, штраф дигәнен дә мул сал, түләт үзләреннән, без подпись итәрбез, – дип шаяртты. Җыелганнар көлешеп алды.

Аннары ни дип әйтергә белми торган Мәдинәгә таба борылды:

– Ә син, замандаш, зуррак савыт алып безгә кабат бар, һич кыенсынып торма, күбрәк салып бирермен, тутырып. Әйбәт итеп сыйларсың  ахирәтләреңне, серләшерсез туйганчы.

Менә шундый вакыйга булды безнең авылда ул бал кортлары белән. Мәдинә карчык яңадан бал сорап бармаса да, Наҗия ахирәте үзе күп итеп китерде. Чакырылган кунакларның барысы да килеп, әбиләр көн буена яшьлекләре, картлыклары турында  кызыкларны сөйләшеп утырдылар.

Әгъдәл НИЗАЕВНЫҢ "Бал бабай хикмәтләре" китабыннан.

Фото: Ясалма фәһем.

БАЛНЫ КЕМНӘР УРЛАГАН?
БАЛНЫ КЕМНӘР УРЛАГАН?
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас