

Кояш баер алдыннан келәт янындагы тәбәнәк эскәмиягә чүмәшеп,
хыялый адәм сыман үзалдына сөйләнергә хирысланып китте әле ул.
Эңгер куеруга тән күзәнәкләренә кырмавыктай чәнечкеле, моңсу
халәт үрмәләвен аермачык тоя, эч пошыргыч күңел төшенкелеге үзен
ник бимазалавын гына аңлый да, аңлата да алмый аптырый иде ул.
Балкып-ялкынланып көнозын дөньяга якты, җылы нур сирпегән
кояш та офык читенә якынлашканда, кичкырын сүнәр-сүнмәс
көйрәгән утлы күмергә охшап кала икән. Галәмәт зур, әле куәтле-
гайрәтле, әмма талчыгу-арыганлыгы күрә белгәннәргә барыбер
сизелерлек. Күк җисеме генә димә! Баер чагы җиткәч, әллә аны да
битарафлык чолгап аламы?
Гомер азагына якынлашкан адәм дә шуңа охшаш хис кичерә: алҗу-
талчыгу җан халәтенә әйләнә, ахры, аны да битараф-хәлсезлек били!
Үз гомерендә җыр, шигырь чыгару уена да кермәгән авыл мужигы бит
ул! Бала-чага сыман рифма, ритм белән җенләнеп утыруын күр инде!
Күтәрелде кошлар иле белән!
Күкне яра кошлар, күче белән!
Көз инде бу! Кошлар да җылы эзләп, канат ярган туган-үскән
җирләрен ташлап, нәсел-нәсәбен җыйнап, ашкынып, ерак-еракларга
оча. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән чит-ят җирдә табылырмы җан
җылысы?
Канат талдырып очкан кошларның да язын туган җирне сагынып
кайсысы кайтыр?.. Күпмесен җил-давыл, диңгез-сулар йотар. Әнә,
узган көздән бирле алмагач ботагында буш торган кош оясын ярсып-
ярсып җил тузгыта. Хуҗасыз калган ояны бу җәйдә бер кош та үз
итмәде.
Ел фасылы гына димә, гомернең дә көзе җиткән икән шул.
Урам тып-тын. Машина гөрелтесе колакка чалынмады...
«Кайтмадылар! – дип куйды ул үзалдына. – Бүген дә кайтмадылар».
Һәм сискәнеп китте: келәсе чылтырап, капка ачылгандай булды.
– Мин әле бу! Гамилә генә! Син торма! Утыр! – Күрше хатыны,
картның уйларын бүлдерергә базмагандай, үзалдына сөйләнеп, өйгә
узды. – Йә, нихәл? Кайтмадылармы тәки? – дип сорыйсы итте.
«Күзеңне ачыбрак карасаң, күрер идең! Юк бит берәү дә!» – диясе
килсә дә, усалланып сүз куертуны кирәксенмәде хуҗа, Гамиләне
тупас сүз белән рәнҗетүдән тыела иде ул. Сүзсез дә аңлый бит алар
бер-берсен! Әгәр аның урынында бер йорт аша гына гомер сөрүче
Сәхилә булсамы? Бәлки әдәп саклап та тормас иде. Ә тегесе, утка май
сипкәндәй, бер сүзгә бишне өстәр: «Ә үзең соң... Төксе, кырыс булдың
бит гомер буе. Бәхетең, сабыр иде Гөлсәрияң! Син кыбырсыкка түзеп,
бала көйләгәндәй көйләп яшәмәс шул инде хәзер берәү дә!» – дип
акыл сатарга тотыныр иде.
Ялгызлыкка тарыган картның җәрәхәтле йөрәген яралаудан тәм
табучы сул як күршесе Сәхилә генә булса иде! Күңел кылы сизә,
бар аны яратмаучылар! Җае чыкса-чыкмаса да, Сәхиләнең: «Син
холыксызга кем түзсен?» – дип мыгырданудан тарсынып тормавы
тиккә түгелдер...
Яралы җан әйтмәгәнен дә сизә шул. Хәер, егерме елдан артык япа-
ялгызы гомер кичергән байгыш-ябалакның сизгер булмыйча хәле юк!
Ә Гамилә, шөкер, артык күп сүзле түгел, картның сәерлеген белсә
дә, җаена торырга тырыша. Югыйсә: «Гаярь, усал дип даны чыккан
Әпүш бит син!» – дисә дә, аптырамас иде. Күршеләренең ниләр
уйлавын гөманлап, әйтелмәгән юк сүз өчен әрепләшеп торсынмы
ул?! Хәер...
Усал диюләре хактыр да... Тормыш авырлыгы, адым саен җанга
тигән гаделсезлекләр усалландыра шул. Ә явызлык юк бит калебендә!
Хата-ялгышлардан хали түгел адәм баласы. Шуларның берсе ул да.
Җилле чаклары бар иде аның да! Күрше-каршыдан яшерен
сер була димени?! Төрле чак булды. Чишелеп, теләсә кемгә серен
ача торган кавемнән дә түгел ул, югыйсә. Битенә бәреп яман сүз
әйтмәсәләр дә, холык-фигылен өнәп бетермәүче кемсәләр булуын
белеп яшәве читенрәк алай да! Укалы кәгазьгә төрелгән кәнфит түгел
бит, бөтенесенә ошап бетәлмәс... Кәнфитне дә кем тәмләп суыра,
кемнеңдер исе дә китми.
Аңа үз яшен – җитмеш бишне дә, кәефе күтәренке булганда
хәтта алтмыш тирәсен дә биреп булыр иде. Табигать күрекле итеп
яраткан аны: чәчләре агарып сирәгәйсә дә, әлегәчә килешле, дулкын
булып маңгаена төшеп тора. Көзге-мазарга бакканы юк-югын, белә:
төшеп калганнардан түгел ул. Теләге булса, «тормыш иптәше» дип
сөйләнелә торган яр табып, берәр чәчбикә белән парлашып яшәп
тә китә алган булыр иде. Сугыш аркасында кыз-әби булып олыгаеп
килүчеләр дә, тол хатыннар да байтак иде тирә-як авылларда. Әмма...
Бер ялгызы яшәп яткан көне менә. Ялгызлык яман икән ул. Яшьрәк
чакта сизелмәгән дә...
Балалар кайтуын көтеп, сыер асрап, печән юнәтеп, тавык-чебеш
карап яшәгәндә җиңелрәк булган икән. Акмөгезе дә иптәш иде аңа.
...Гамилә, гадәттәгечә, кичке савымнан соң сөт, каймак, эремчек
керткән икән: «тауар»ларын кайсын кая урнаштырып байтак
кайнашты. Чоландагы суыткычка сыймаганнарын, җайлап, өй
алдындагы бәләкәй өстәлгә тезде. Баскыч аратасына кыстырган
шакмаклы дәфтәрне алып, химик карандашны төкерекләп, һәммәсен
төп-төгәл итеп язып та куйды.
Шуннан соң гына келәт алдындагы баскыч-эскәмиядә сүз дәшми,
кузгалмый да утырган хуҗа янына килеп, янәшәсенә чүмәште.
Йомшак тавыш белән бала көйләгәндәй әкрен генә тезде:
– Иртәнге сөттән генә катык оеттым. Оеткысы килеште. Каймагы
да яңа аерткан. Тәмле чакта аша. Саклап торасың да... Беләм бит!
Кайтырлар дип көтәсең... Искереп бетә аннан. Ризык күңел биреп
хәстәрләгәнне дә, тәмен белеп ашаганны да ярата. – Хуҗаның кашы
җыерылуын күреп сүзенә кырыслык төсмере өстисе итте. – Коръәндә
дә әйткән бит, үз ризыгыңны, авызыңнан өзеп, хәтта балаларыңа
да өләшергә ярамый, дигән. Бала-чага ата-ана кадерен белми,
тәүфыйксыз булып үсәр...
Карт, җилләнеп, урыныннан сикереп торганын сизми дә калды:
– Тагын ни-нәрсә дигән?! Коръән укый, күпне белә башлаган,
имеш, берәүләр! Буш сүз, көфер сүз сөйләп утырасың монда!
– Кызма әле син! Балаларың тәүфыйксыз дигән кеше юк бит! –
Күршесенең кәефе һава торышына мисле тиз үзгәрүчән икәнен белә
иде Гамилә. Янә төшенде: кайтып күренмәсәләр дә, тел-теш тидерәсе
түгел икән берсенә дә! Дүртесе дүрт якка таралган балаларының
кайтуын өзелеп көткән картның күңеле китек икәнен белгән көе
ялгыш ычкынды. Хатаны төзәтергә ашыгуы идеме, тезде генә:
– Кызларың булдыклы, сүз дә юк! И-и, әнкәләре күрсә ие, димен
дә... Аның тәрбиясе бит! Дөнья бәһасенә торырлык хатын ие дә, сатып
алып булмый гомеркәйләрне.
Хәләлен телгә алып, искә төшерсәләр дә каткан күңеле йомшара
иде картның!
– Гөлчәчәгеңне әйтәм әле... Тилмереп көткәнеңне белми дисеңме? Эш
кешесе, бушамавы хактыр. Кайтам дигәч, кайтыр! Көтү – авыр! Беләм...
«Беләсең пычагымны. Өйрәтмә!» – диясе килсә дә, хатын-кыз белән
әрепләшүне килештермәде, көрсенеп, әкрен генә әйтеп куйды карт:
– Көтәр кешең булмаса... менә шунысы авыр аның! – Яшерерлек
түгел сагышы, тыныч булырга теләсә дә, тавышы калтыранып чыга иде.
Гамилә моңсуланып карап торды да сүзен дәвам итте:
– Аннан ни бит әле... Әйтмәм дигән идем дә... әйтәм инде. Күңелеңә
авыр алма түлке. Китәм дисең дә... Кыен булыр сиңа! Калада диюем.
Авыл кешесенә шау-шулы кала тормышына ияләшүнең җайсызлыгын
әйтмим дә... Хикмәт анда гына булсае... Яшерен-батырын түгел, олы
кызыңны, үз яныңда үсмәгәнгәме, ят кавем сыман күрүең хак бит.
Холкы тач үзеңнеке, югыйсә: коры-кыркурак бугай ул да! Төскә-
биткә дә үзең...
– Җитте! Акыл сатуың артыккарак китте! – Боларны белү генәме,
киптереп элгән бит инде ул! Берәүгә дә сиздермичә йөрәк түрендә
саклаган сере: Гөлчәчәгенең тәкъдименә... сөенә алмавы да хак бит.
Югыйсә, аптырарлык та: дүрт бала арасыннан берсе – Гөлчәчәге
генә өзеп-өздереп әйтте: «Әтәй, – диде, – дуадак каз булып йөрер
чагың үтте! – диде. – Иңкүлектә – чокырда утырган Җанавылыбызга
телефон шалтыравы да барып җитми. Хәл-әхвәлеңне белешә алмый,
иртә-кич: «Ни хәлләрдә икән безнең әтәй, исәнме, саумы?» дип ут
йотып яшәү бер дә җиңел түгел безгә дә. Көзгә Казанга – үзебезгә
киләсең! Үзем кайтып, алып китәм сине. Итәк-җиңеңне җыебрак,
әзерләнеп тор, яме!» – диде.
Әти-әнисенең дөньяда бар икәнен дә белмичә, ихтимал, сабый
чагыннан ук ятимлек ачысын татып, гаиләдән читтә, ялгыз әбисе –
Маһинур карчык тәрбиясендә үскән кызы Гөлчәчәк әйтә бит моны!
Сугыш афәтләрен кичкән фронтовикка мәңге төзәлмәстәй йөрәк
яралары тынгы бирмәвен белә-сизә микән соң ул бала? Әллә?..
***
...Кызга Гөлчәчәк исемен ул үзе кушты. Яшь хатыны – Рәйсәдән
туган улын җирләп, бер атна үтәр-үтмәстә тагын бер баласы – кызы
туганны белгәч, тау битендә ашарга яраклы үлән табарга өметләнеп
йөргән җирдән, юк тавышын бар итеп, кычкырып җырлап җибәргән
иде. Шул елларда телгә кергән, кичке уеннарда яшь җилкенчәк яратып
җырлаган җыр иде ул:
Роза, роза,
Роза – гөлнең чәчәге,
Алдагы якты тормышның
Бәхетле киләчәге…
Матур, бәхетле, якты киләчәк турындагы татлы хыял җыр булып
тибрәнгән, сугыштан соңгы ач, авыр чорны исән-имин үтеп, яшәрлек
азмы-күпме көч биргән мең тугыз йөз кырык алтынчы елның мае иде
бу! Онытылып барган егерме беренче елгы ачлыкны искә төшереп кан
калтыраткан, җанны сыкраткан, сынау, афәтләре белән истә калачак
кырык алтының корылыклы, давыллы язы, уңдырышсыз җәе иде...
Ни хикмәттер, авыл советына, балага таныклык алырга баргач,
хәтере саташты. «Гөл исеме, оҗмах гөле!» дип, каушап, кат-кат
кабатлады. «Гөлчәчәктер! Шулай дип язып куябыз таныклыгына»,
– диде сәркатип. «Ярамаган тагын бала-чагага», дип, борынгы,
мәгънәле мирасны сәер исемнәр алмаштырган «яңарыш» еллары
иде бу.
«Гөлчәчәк энәле була бит! Имин үссен, энәләре сакласын күз
тиюләрдән!» – дип, әнкәсе Гөлсәрия дә килеште исем белән.
Гөлчәчәк Гөлсәриянең әнисендә үсте. Авылдан, әбисе белән
яшәгән нигездән унөч яшендә укырга дип чыгып киткән кыз бала
(башта күрше авылда урта мәктәп бетерде, аннары калага китте) ачлы-
туклы укый-укый югары белем алды. Ата йортыннан сыңар кашык
та алмый, фәкать үз көче белән үз сукмагын сапты. Кияүгә чыкты,
балалар тапты. Сынау арты сынау читләтеп узмады аны: япь-яшь көе
ирен җирләп, кызларын укытып-тәрбияләп кеше итәр өчен күп көч
куйды. Үҗәтлеге, тырышлыгы гына тормышын бөтәйтергә булышты.
Йөрәгендә ачу-үпкә – ачуташ йөртүне гөнаһ санаган кызының
өзми-куймый: «Казанга киләсең! Ялгыз калдырмыйм!» – диюе
тетрәтте аны.
«Яшен яшәгән, ашын ашаган картлач мин. Туган төяктәге ошбу
туфрак мәңгелек йортым булсае, дип теләк теләп, Газраилдән хәбәр
көтеп яткан көнем. Кузгалмыйм!» – дип аяк терәп карышып маташса
да, Гөлчәчәкнең сүзендә, ният иткән гамәлендә нык торуы каушатты
аны. Хәер, кызга да җиңел булмагандыр бу мизгелдә. Ул үпкәсен эчкә
йотып, керфекләренә эленгән яшен күрсәтәсе килми әйтеп куйды:
«Тискәрелек – безгә нәселдән бирелгән мирас, ахры, әтәй! Алай да,
кирелегеңә барма әле син! – диде. – Газраилне көтеп, дәваланмыйча,
ялгыз авылда яту егетлек түгел ул! Заманча коралланган хастаханәләр
бар калада! Ирләрчә сөйләшик! Бу бала да ир-ат сүзенә, киңәшенә
мохтаҗ, дип уйла. Бер-беребезгә терәк, иптәш булыйк, әтәй!
Үзбашына тормыш көтәргә хөкем ителгән тол хатынга да җиңел
түгел!» Аның сабый баланы көйләгәндәй юмалап сөйләшүен ишетү
кызык та, рәхәт тә иде.
– Акмөгезем – сыерым кала. Аны ничек калдырып китим? – дип
әтисенең карышуына да аптырамады кызы.
– Әтәй, Акмөгезеңне дә алып китәрбез, балконда асрарбыз, дип
ышандырыр хәлем юк! Рөхсәт итмәсләр. Балкон җимерелеп төшү куркынычы – хәвеф тә зур. Гамиләттәй сава сыерыңны, безгә сатар,
дип тә өметләнә дигән идең? Сат син аны, әйбәт кешеләр бит!
Хафаланма, мал тота торган чакларың үткән дип бел... – дип, Гөлчәчәк
сүзен төгәлләп тә өлгермәде, карт үпкәсен түгеп салды:
– Шулай җиңел уйлыйсыз да! Белмисез, Акмөгез яшәтә мине!
Мөгерәп уята: торам, ашарына салам, астын тазартам, эш көч бирә
миңа!
– Әтәй, дим, әтекәй генәм! Әйдә, җитди сөйләшик әле, яме!
Бала-чага булмыйк! Оныкларың янында, алардан көч алып
яшәргә тиеш син! Фронтовик бабабыз ил азатлыгын яулашкан дип
горурланасылары килмимени аларның?! Яшәр өчен стимул, яшьләр
йөрәгенә көч, яшәү рухы, чыдамлык өсти торган горурлык хисе
тансык яшьләргә, ышан! – Ялкынлы нотык бүленде, карт, йөрәген
уып, чатанлап, түр якка ашыкты.
Күзләрендә яшь иде Гөлчәчәкнең! Сүзләре дә ихлас, чын күңелдән
иде. Әле дә ярый, йөрәк даруы тиз табылды. Икесенә дә килеште.
Кызы:
– Дөнья малын, мәшәкатен сылтау итеп тоткарланмас җирдә берәү
дә, – дип, һәмишә үз туксанын тукылдатып маташкач, биреште бугай
карт.
– Балалар янына, кыш чыгарга гына киләм дип күндер күңелеңне.
Ә кыш карыны озын: утын юнәтү, көн дә мичкә ягу... авылда яшәү олы
мәшәкать икәнен белмиммени мин? Җәйгә кайтырсың, үз йортыңда
күршеләрең белән гөрләшеп яшәрсең әле! Көяләнмә йортың өчен,
исән-имин торыр, иншалла. Безне дә уйла син! Кызың япа-ялгыз.
Ходай бер-беребезгә терәк, иптәш булып бергә яшәүне насыйп иткән
икән, бу Тәкъдир, әтәй!
Белмәгән генә, үгет-нәсихәткә дә оста икән Гөлчәчәге.
Яз башы гына иде әле ул чакта. Көзгә ерак. Шуннан башланды...
Калага балалар янына күченеп китәргә күңеле белән ризалашкан иде.
Хәтта сыерын – мул сөтле Акмөгезен дә: «Сат! Сатып кит!» – дип
өзми-куймый йөдәткән күрше Әсхәбетдин – Әчтингә җитәкләп алып
чыгарга ирек бирде. Үкенде дә... Әчтин бит югалгалап тора! «Көбҗә
арларына эшкә ялландым, хакын килешербез сатсаң», – дип чыгып
китте дә, суга төшкәндәй юкка чыкты. Үзе дә юк, акчасы да. Көтүдән
әле дә туры төп йортка кайта малкай, мөгерәп, капкага мөгезе белән
төртелеп, Әпүшне көтеп тора. Мал гына димә, адәм акыллары бар
аңарда!
Ник ашыкты? Чарасызлыктан. Сыңар кул белән сыер савып
азаплану мәшәкатен сөйләп тә кемне ышандырсын соң ул?
Әчтин сәер холыклы, каты куллы; ул чыбыркы шартлаткан саен,
кешегә күрсәтмәсә дә күзеннән мөлдерәп яше ага сыер хуҗасының...
Гомер буе сыер, сарыгын асрады Әпүш. Мөгезле хайван – сыер малы авыл кешесенең мактанычы, куанычы да, яшәү чыганагы да
булды. Сөте, мае, эремчек, катыгы гынамы, мәшәкате дә тансык
булган бит! Хәрәкәттә – бәрәкәт дип тиккә әйтми халык. Язын
Акмөгезе йә тана, йә үгез бозау китереп куандыра иде. Сөт имеп,
шифалы үлән ашап, чиста су эчеп үскән аяклы мал үзе хәзинә.
Иркенләп үзенә дә кыш чыгарга җитә картка, балаларына да өлеш
чыгара. «Үз өлешегезне кайтып алыгыз!» – дигән сихерле боерык
бөтенесен туган туфрактагы бер түбә астына җыя.
Тормышындагы һәр мизгелне кайчаннан бирле хәтер казанында
кайнатып, ник дуамаллана: «Китәргәме? Калыргамы! Ялгышмыймы?»
***
Йолдызлар кабынганчы келәт алдында утырыр әле карт. «Һәр
төнне кабына торган йолдызларның да кайсыларыдыр йөз, хәтта
мең еллар элек үк челпәрәмә килгән, юкка чыккан, имеш. Ә яктысы
һаман килә», дип сөйләгән иде берчак Гөлсәриясе. Ул үзе дә сүнгән
йолдыз шул инде!
Сикәлтәле, чокыр-чакырлы тормышы – көн күрмешендә, кем
әйтмешли, бар булмышында, баш югалтырлык хәл-вакыйгаларга
юлыккан чаклары аз булмады аларның да. Адәмнәр язмышына
язылган сынау-сыналулар кемне генә урап уза соң?! Булды инде,
булды. Шактый озын да, әмма хәзер бер саплам җеп кебек кыска
тоелган, үзенә насыйп ителгән гомеренең соңгы ноктасына
якынлашуын сизенү нечкәртәме әллә күңелне?! Бу дөньяда берни
дә мәңгелек түгел, бар да үтә дип юанырга, тынычланырга кирәктер
дә... Шуны гына аңламаслыкмыни ул!
Бәс, шулай булгач, ник туктаусыз тынгысызлана, һаман эзләнә
соң күңел дигәне? Хәер, гомер буе шундый булды ул. Үзе дә тынгы
белмәде, якыннарына да ваемсыз-гамьсез, тыныч-ипле, рәхәт яшәргә
ирек бирмәде. Гел каядыр ашкынды: әллә ниләр майтарырдай булып
чапты-йөгерде. Дөнья куам дип артыграк та тырыштымы? Ни-нәрсәгә
иреште, ни кыйратты? Хәер, фани дөнья койрыгын кемгә тоттырган
соң әле?
...Таң сызылуга, кояш белән бергә торып басар иде. Офыкны алсу
нурга күмеп кояш чыкканын күрмичә, йокы симерткән адәмнәрне
аңлый да, аклый да алмас кебек иде. Һәр иртәне, яңа көн яралышында,
никадәр мәгънә, нинди хозурлык бар бит! Эшләгән эшеңнән тәм
табып, һәр көнең якты буласына өметләнеп, туасы һәр таңны көтеп
алсаң, җан рәхәтләнә, яшисе килә... Иде, дип пичәт сугар көн дә
килеп җиткән, ахрысы?!
«Барысы да үткәндә калды» дигән уй белән килешәсе килми дә...
Төн җитүен хәвефләнеп көтү соңгы араларда яман гадәткә әверелде.
Хәер, тыныч йокы элек тә тәтемәде аңа. Белорус урманында, сазлыкта җирләнми яткан кулы сызлап йөдәтәдер, дисә, мөгаен, «акылга
җиңеләйгән» дип көләрләр иде. Гангрена башлангач, аңсыз яткан яралы
солдатның беләген, терсәктән югары чабып ташлаулары хак та бит...
Юк нәрсә сызлый димени? Бер акыллысына сер итеп кенә чишкән
иде, тегесе «юатты»: «Синдром фантомной боли, диләр аны. Юк бит
кулың, беләге белән юк! Авырта, бар бит, дип уянып китсәң дә, юк.
Суккан җиргә ит үсми, диләр. Кисеп ташлагач, беләге дә, кул да үсми
инде. Дәваланырга кирәк!»
Гаярьлеге, үҗәтлеге хәттин ашкангадыр, мөгаен, тормыш арбасын
сеңерле ит-мускул сөяккә ябышып, корышып каткан таяк сыман беләк
кәмәше илә дә алҗу галәмәтен сиздерми, тешен кысып сөйрәде!
Комга сеңгән су кебек көче кимүен үзе белде дә, Гөлсары белде...
Ирне ир итә, рухын сындырмаска, яшәү дәртен сүндермәскә тырыша
иде ул, бахыр.
Кайсы ел булды соң әле ул? Җилләнеп-давылланып иртә килгән яз
күңелгә шом салды. Кар эреде. Котны алырлык гарасат куба да яңгыр
болытларын куып тарата. Дымга сусаган туфрак такталанып катты.
Чәчкән ашлык тишелми, баш төртүгә, үлән-чирәм саргаеп, корып
җиргә сеңә. Маллар ач. Район җитәкчеләре: «План, план!» – дип
өстәл төя. Колхоз сыерларын көтәргә көтүче табалмый аптырыйлар.
Идарә утырышында берәү әйткән, имеш: «Чулак Әпүшне фуражир
итеп куегыз. Күндерегез. Җир җимертеп эшләргә мәҗбүр итегез!
Түзәр! Чөнки... фронтовик ул!» Исләренә төшкән. Югыйсә, сугыш
ветераннарын зурлау, игътибар дигәннәренең ике ятып бер төшкә дә
кермәгән чаклары иде әле бу!
Юмалап, ипләп-сипләп, тиң күргән кебегрәк сөйләште председатель:
«Агай, малларга курмы була! Казакъстанга машиналар җибәрәбез.
Чирәм җир запасы, менә дигән печән кайтачак. Безнең фермага да
өлеш чыгара өстәгеләр. Иң мөһиме, бөртеген дә әрәм итми, максатчан
файдалану. Гадел, туры сүзле, принципиаль фронтовик дип сиңа
тапшырабыз бу җаваплы эшне! Печәнгә кызыгучы күп булыр! Син
бирешмә!»
Кайтты печән. Һәркемнең бармагы үзенә таба кәкре икәнен белсә
дә, болай ук буласын белмәде. Ерак юлдан алҗып, арып кайткан
шофёрның һәркайсы бер-ике тюк печәнне ничек тә үзенеке итәргә
чамалый. Хәер, моңа аптырыйсы юк. Колхозчы еллар буе хезмәт
хакы – акча күрми, таякка эшли. Шуңамы, «колхоз үзебезнеке» дип,
җае чыкканда тегесен-монысын кыстырып кайтуны гөнаһ санамый.
Кырдан эштән кайткан хатын-кызны тентеп, кесә төбеннән бер
уч борчак, арыш йә бодай табып, төрмә белән куркыту да биздерә
алмаган хәл... Бурлык дип аталса да, ач тамагым, тыныч колагым дип
кенә яши алмый адәм!
«Күрше хакы, дип тә тормаган, кибеп корышкан кулы белән нәрсәгә тотынып, ничек үрмәләгәндер машина кузовына? Улымның
үзенә дигән печәнен бушаттырган! Кайтып җиткәч бит! Үзенә дә
юк, кешегә дә, шыр җүләр! Шул җенемне чыгарды, колхоз малы
өчен җанын фида кылырга әзер. Безнең сыер ач түгел анысы, моның
кыланмышы кырга сыймый!» – дип, рәнҗү катыш сөйләнүче бер
Сәхилә генә булмагандыр ул чакта?
Үтте инде.
Биш ел рәттән кызу кояш, карлы яңгыр дими колхоз көтүен көтте.
Көтү көткән хакка бүрәнәлек агач кисәргә рөхсәт алды. Таза
нараттан такта ярдырып, мүген-сүсен хәстәрләп, кирәк-ярагын алдан
юнәтеп, осталар яллап, җеген-җеккә туры китереп йорт кадәр йорт
җиткереп керде! Күтәрүен ил белән – өмә ясап күтәрделәр, әлбәттә.
Халык бердәм, тату, ярдәмчел, иманлы иде әле ул чакта.
Тормыш бер эзгә төшеп, көйләнгән кебек булган иде дә...
Кайчаннан бирле бер-берсенә охшаган төшләр кереп бимазалый
аны: юлындагы һәммә нәрсәне сытардай, изәрдәй булып, куркыныч
гүләп-улап, кара тәреле дошман танкы йә самолёт өстенә килә,
имештер. Коралын төзәп шул хәшәрәтләргә атарга, соңгы тамчы
канынача сугышырга, явыз аждаһаны ничек тә туктатырга, юк итәргә
тиешлеген аңлый ул, әмма... «Автоматым итте хыянәт» дигәндәй,
чарасызлыктан авып төшкәнен тоя. Әллә ни генә була... Кара тиргә
батып уянып китә.
Күпме гомерләр узган бит инде. Бала-чага, аннан оныклар туган,
үсеп кеше булганнар. Ә ул әле дә үткәннәрдә әсирлектә гүяки. Сугыш
хатирәләре саташтыра, узган еллар бимазалый, күңеленә тынгы
бирми.
(Дәвамы бар)
Чыганак: «Казан утлары» 05, 2026.
Автор: Роза Мулланурова.
Фото: Шедеврум ии.