Әдәбият
19 Апреля , 02:35

Әгъдәл НИЗАЕВ. СЫЕРЧЫКЛАР КИЛГӘН БЕЗГӘ

     Елның дүртенче ае җиттеме безнең яп-яшь күңелләрне дулкынландырып, канат кага-кага, шат тавыш белән сайраган  сыерчыклар  ясаган ояларыбыз янында күренсә, көн буена булмаса да озак вакыт өйләребезгә керми күзәтәбез.

Әгъдәл НИЗАЕВ. СЫЕРЧЫКЛАР КИЛГӘН БЕЗГӘӘгъдәл НИЗАЕВ. СЫЕРЧЫКЛАР КИЛГӘН БЕЗГӘ
Әгъдәл НИЗАЕВ. СЫЕРЧЫКЛАР КИЛГӘН БЕЗГӘ

Мин ясаган  өе аңа ошаганмы, янәшәсенә генә кадаклап куелган күп ботаклы чыбыкка кунып шатланамы,ояларга чыпчыклар  хуҗа түгелме? Бигрәк тә менә шулар кызыксындыра да  инде без малайларны. Чыпчыкларга оя ясарга абзар-кураларда да урын җитәрлек. Азгын кара песиебезне алар корган ояларына да әллә ни якын китермичә саклап торам. Ә андый очраклар  күп булучан безнең якларда. Тик карый бел, сак кына күзәт тә кошларны бу тирәдән куркытучылардан имин тот.

Үзем такталардан ясаган ояны һәр көнне күз уңында тотам. Сыерчыклар безнең якка кайтканчы ояларга чыпчыкларның берәрсе хуҗа булып алса, мин аларга да әлегә тими торам. Әйдә, төп хуҗасы кайтмаган икән, файдалана торсын. Берәр сәбәп белән сыерчык монда килми торса, йоркаларын салып, утырып, нәни бәбиләрен чыгарса да куркытмыйм. Алар да  табигатьнең кирәкле җаннары ләбаса. Кайберәүләр аларны, җирдә бик файдалы кошларның берсе булсалар да, басуларда чәчелгән иген башагыннан бөртекләрне ашаучы, кырларда, шәхси бакчаларда үскән көнбагыш тешләрен өере белән килеп юк итүче, ихатадагы тавык- кошлар ризыгын туялмый ризыкланучылар дип тә бәһалыйлар. Ә инде аларның сөекле табигатькә китергән искиткеч күп кенә файдалары турында онытып та куялар.

Хәтеремдә нык сакланган искиткеч бер вакыйганы бүген искә төшерү һич тә зыян итмәстер, мөгаен. Үткән гасырның алтмышынчы елларында илебезгә якын күрше булган Кытай дусларыбыз шул  җирдәге бетмәс бөҗәкләр, басуларда чәчеп үстерелгән игеннәр белән дә тукланучы чыпчыкларга каршы кискен көрәш ачтылар бит. Халыкның  шул һичбер гаепсез кошчыкларны аулап, үтереп юк итәргә тотынуы турында күп хәбәрләр таралды. Аларның мондый гамәлләре турында еш кына гәзитләрдә язылды, телевизорлардан күрсәтелде. Янәсе, әһәмиятле бик тә  зур эш башкаралар икән! Кошларны күбрәк юк итүчеләргә бүләкләрне дә кызганып тормадылар. 

Ниһаять, алар үз теләгәненә ирештеләр дә. Күрше илдә бу нәфис кошларның  бетүе хакында хәбәр ителде. Тик бу хәл илгә  күп кенә зыян да салган булып чыкты. Туфракта иген тамырларын корытучы ниндидир корткыч бөҗәкләр саны күп арткан. Алар белән туенучы, нәни балаларын да   тик шул бөҗәкләр белән тукландырып үстерүче чыпчыклар кебек гөнаһсыз кошлар гына бөтенләй юк итә алмаса да, азайтып, чәчкән агачны исән саклап үстерә ала икән. Менә  табигать нинди могҗизага ия. Үзе төрле-төрле җан ияләрен тудыра, кирәкмәсә, юк итә. Башка кошларны да сакларга, үрчегән чорда мөмкин кадәр ярдәм дә итәргә, үтермәскә, ашарга табалмаган чорда ярдәмләшергә кирәк. Барысы да Аллаһы Тәгалә яраткан җан ияләре бит. Мин үзем бәләкәй генә бакчабызда һәр ел саен көнбагыш чәчеп, тәрбияләп үстерәм. Көнбагышым орлыкларын кошлар ашый башласалар, берсен дә  яннарыннан куып җибәрмим. Гомумән, безнең гаилә кошларны бик ярата. 

Кыш буена тавыкларыбыз алдына салынган җимгә оялып кына килә торган  күгәрченнәр тагын өй кыекларына, сарай түбәләренә, кыенснып дисәң дә ярый, тезелешеп утырганнар. Бер ата күгәрчен алар янында  урынында әйләнә-әйләнә гөрли. Әле бер күк күгәрчен янына, аннан икенчесе кырыена килеп, муенын инә башына оялчан гына сала. Аның колагына әкрен генә нидер сөйли дә башкасы янына бара. Ни сөйлидер, әмма барыбер аңлашыла. Яратуы турында әйтәдер. Инә күгәрчен тыйнак кына башын ия дә, иптәшләреннән читкәрәк китеп,  ата күгәрченгә карый. Ата аның янына килә дә инә белән башларын башка терәп уйнап алалар. Кояшлы җылы яз үзенекен итә. Күгәрченнәр дә сизенә. Гаилә корырга, бәбиләр үстерергә вакыт якынлаша.

 Тавыкларыма җим салам. Бер урынга өеп кенә түгел, кардан шактый ачылган корырак җиргә таратып сибәм. Нигәдер башта тавыкларым ашарга килеп җитсә дә, күк күгәрченнәр җиргә тизрәк төшәргә дә, ашыга-ашыга бодайны чүпләргә тотынмый, нидер көтә. Әһә, койма янында соры карт песиебез күренмәскә тырышып, яшеренгән икән. Мин, аңа яңарак пешкән ипи сыныгы бирәм дә, ераккарак куып җибәрәм. Ул әпине эләктереп, минем кулдагы таяк аркасына тигәнче, абзар артына китеп котыла. Чыпчыклар да койма өстенә кунып,тезелешеп утыра.Ул арада кара башлы яшькелт песнәкләр, (алар кыш буена иң башлап килүчән иде, әле дә шулай иттеләр) тавыклар янына килеп, сипкән җимне чүпли башлады. Аннан чыпчыклар өерелеп, бердәм төштеләр җим янына. Күгәрченнәр һәрвакыт шулай иң соңыннан чүпләргә төшә. Алар һәрвакыт шулай сак кыйлана.  Әле дә башта ата күгәрчен гөрләвеннән туктап, тирә-ягына сак кына тирә-ягына сизгер күз салды да җиргә төшеп чүпләргә тотынды. Аның атыннан башкалары да ашыкты. «Җитәкче артыннан безгә дә ярыйдыр инде»,– диделәр ахры. Мин, алар да  җим белән туенганчы песине  якын җибәрмичә, саклап тордым. Бигрәк тә кышкы суыклар вакытында канатлы дусларымны тукландырырга тырышам мин. Шуңадырмы өйдән  ишек ачып тышкы якка чыкканымны көтеп кенә торалар. Әйдә, килсеннәр яннарыма, туйдырсыннар тамакларын.

Әгъдәл НИЗАЕВНЫҢ "Шомырт чәчкә атканда" китабыннан.

Фото: Башкортстан журналистлары фотобанкы. Рөстәм Ягафаров ("Стәрлебаш чишмәләре").

Әгъдәл НИЗАЕВ. СЫЕРЧЫКЛАР КИЛГӘН БЕЗГӘ
Әгъдәл НИЗАЕВ. СЫЕРЧЫКЛАР КИЛГӘН БЕЗГӘ
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас