

Арып-талып озайлы сәфәрдән сусап кайтканда шулар янына туктамыйча ничек узасың инде. Ерактан ук сине үзләренә тарталар бит алар. Еллар агышына бирешмичә челтерәгән бу чишмәләрне саный башласаң, туган авылым Аблай тирәсендә, һәр җәй дулкынланып үсә-үсә башак чыгарган, серкә очырган, бөртекләрен җитештергән иген басуларында, урман буйларында, үзәнлекләрдә әллә күпме икән. Безгә барысы да бәләкәйдән үк таныш. Һәркайсының суын эчеп, бит-кулларны юып үстек. Ярлар ярып, зураеп елгаларга әйләнгән урыннарында су коенып шатландык.
Аблайның ике ягыннан дымы белән җирен сугарып, буаларында кошлар коендырып, суын эчереп, яр буйларында үләннәр, чәчкәләр үстереп ике елга ага. Ә инде авылны чыкканда алар икесе бергә кушыла да җитәкләшеп тыныч кына юлларын дәвам итә. Боларның берсен – Бәрдәсле, икенчесен – Каратал дип йөртәләр. Бик борынгы заманнардан ук ата-бабаларыбыз шулай дип атаган аларны.
Бәрдәсле дигәне Бәрдәсле (Халык Яңа Аблай дип тә йөртә аны) авылына якын гына урман яныннан бәреп чыга да, Аблай урамнары уртасыннан тирән генә ярлар ясап, боргаланып-боргаланып ага бирә. Авылның Риф очы дигән өлешендә аны берничә урыннан буып һәр елны сусаклагыч ясыйлар. Елгага якын бакчаларда авыл халкы яшелчә-җимеш үстерә. Буаларында казлар, үрдәкләр йөзә, коена. Сирәк-мирәк кыр үрдәкләре дә күренгәли анда.
Шулай агып килеп, Бәрдәсле безнең тирәдә тирән ярлар калдырып (ярлар дигәч тә биек таулардай түгел), бормалар ясап үтеп китә. Озын юлында ул вак-вак башка чишмәләрне куенына ала.Бәрдәсле аларны һәм Караталны кочагына сыендырып, Якты күлгә ( безнең авылдан ерак түгел урында да шундый исемле бәләкәй генә бер күл бар) барып коя. Аннан агып чыгып, Кушнаренко районының Чатра авылы басулары аша үтә, Бакай авылы тугайларын юучы Чәрмәсәнгә кушыла. Монысы инде данлы Агыйделгә коя.
Шулай итеп, алар – апалы-сеңелле Бәрдәсле һәм Каратал – үзләре белән башка бәләкәйрәк елга-инешләрне дә ияртеп озын гына юллар үтәләр. Бүреказыган калкулыгыннан саркып чыгып кына агып килгән (элегрәк ул күбрәк сулы иде) чишмә дә, Усакуактагы ерынтылар да шул ук Бәрдәслегә килеп тоташа.
Каратал елгасы турында бераз әйтелгән иде. Ул да әллә ни зур түгел. Чаукалы кул урманы янындагы үзәнлектән саркып кына килә дә авыл янына якынайган саен тирәнәя төшә. Яры да биек. Күрәсең, ул күп еллар буена шулай ага-ага тирән эз салгандыр. Ярларыннан төпкәрәк төшкәндер. Тама-тама күп су тамчылары ташларны да тишеп чыга, диләр бит. Каратал елгасының кайсы урыннанрак башлануын да беләбез. Заманында таллар булган урыннан агып чыкканга шулай Каратал, дип аталгандыр, диләр авыл картлары. Шул тирәне карап, чишмәсен әйбәтләп ачканда изге эш булыр иде, әлбәттә.
Авылга килеп җиткәнче тирән ярлы Караталга тагын башка ерынтылар да кушыла. Шулай тирәнәеп, мулрак сулыга әйләнә. Бик тырышып ул да үзенә озын эз сала. Чакмагыш-Аблай юлы яныннан бара-бара, авылга керергә бер километр чамасы калгач, күпер астыннан үтеп, аннан соң ясалган буаларда туктала. Ул да ярларыннан агып төшкән вак-вак чишмәләрне куенына ала-ала Бәрдәсле апасына килә.
Без бәләкәй чакларда ферма янәшәсендә Купай күпере, тегермән һәм тагын бер ферма янындагы зур буалар безнең яраткан урныбыз, уеннар мәйданы иде.Үзебез бәләкәй буалар ясап, шул Бәрдәсле, Каратал елгаларында ыштан балакларын, күлмәк җиңнәрен төйнәп, вак балыклар тоттык. Су коендык, каз бәпкәләрен саклап үстердек.
Безнең як басуларын, үзәнлекләрен ярып үтеп,Чатра авылы кырлары аша юл салган Чатра чишмәсе дә еш кына яраткан ял урыныбыз була иде. Дөрес, аның башлангычы Яшь көч авылы тирәсендә. Әмма ул да безнең як кырларыннан, үзәнлекләрдән үткәндә Чатра дип аталган чишмә дә аңа кушылып китә. Безнең тарафларда аны да буып балыклар җибәргәннәр иде. Анда без еш кына кыр үрдәкләре балаларының йөзеп, бер-берсен куып уйнауларын күзәттек. Бик авырлык белән тотып караган чаклар да булгалады. Шунда алар турында язылган җырларда ни өчен
кыр үрдәкләре тамгалы дип йөртелүен дә аңладык. Күрәсең, алар күрән үләне арасында уйнап йөзгәндә, тәпи ярылары шул күрәнгә киселеп, үзеннән-үзе тамга (яра) салынгандыр. Шуннан аны халык «кыр үрдәге тамгалы» дип йөрткәндер.
Менә шул чишмәләрнең чылтырап агышын тыңлаганда, сусауны баса торган искиткеч тәмле суын эчкәндә хәл керә, арыганнар бетә кебек иде. Эшкә янә дәрт арта, җырлыйсылар килгәндәй була иде. Әнә шул чишмәләр безгә яшәүгә көч арттыргандыр инде, җырларга, язарга илһам биргәндер. Без шулай уйладык. Шул чишмә сулары ярларына дуслар белән бергәләп утырып, әкиятләр сөйләштек, үзебез яраткан җырларны җырлап күңел ачтык. Булды шундый чаклар, киләчәккә хыяллар белән дә уртаклаштык. Малайлар, кызлар кызыклар сөйләп, бәхәсләшеп тә алгаладык. Әй, күңелле чаклар бик тиз үтеп киткән икән. Сизми дә калганбыз.
Ялгызым калганда да шул чишмә сулары тулып аккан елгалар агышын озак-озак карап, балыкларның су өстендә уйнавын күзәтеп торган минутлар аз булмады. Барысы да әле һаман хәтеремдә. Җәй көне шул су буйларында очып сайраган кошлар тавышы һаман да колагымда яңгыраган төсле. Үлән чәчкәләренә куна-куна бал җыйган кортларның очып йөрүләре бүген дә күз алдымда сыман. Бакчалар башындагы таллар янына утырып, һавада болытлар йөзүен Комтый Миңнеәхмәт, Күпәш Рәшит дусларым (мине Дәрман дип йөрттеләр) белән без аз күзәтмәдек. Алар белән елгалардан үзебез әтмәләгән кармаклар ярдәмендә балык каптырган чаклар һаман истән чыкмый.
Бәрдәсле елгасы буйларында колхоз терлекләре өчен аякларны киң басып, үткер чалгылар белән үлән чапкан, тезмәләрен, кызлар тырма белән әйләндереп киптергәч, җыеп эскерткә салган чаклар әле дә күз алларымда. Безнең турыга кадәр чабарлык яшел үлән мул гына үсә иде ул елларда. Хәзер авыл яшьләренә сөйләсәң дә барыбер ышанмаслар. Зур-зур биш-алтышар эскерт сарыклар ашатырлык йомшак печән әзерләнә иде. Хәзер ул җирләрдә андый үлән дә үсми, әзерләрлек печәне дә юк. Түмгәкләр дә тигезләнгән. Ә бакча башларындагы бөдрә таллар һаман да һәр ел саен кара каргаларын каршы ала. Алар, ботакларына оя ясап, нәни балалар чыгарып, тәрбияләп үстерә. Аз-маз гына зыяны булса да, җирдәге кирәкмәгән кортларны балаларына ташып ашатып, туфракны тазартып шактый файда китерәләр.
Туган якларымның әнә шул чишмәләре, вак балыклар каптырган елгалары, сайрар кошлары, буаларында су коенулар, онытылмас хатирәләр булып күңелемә сеңеп калган. Менә шул тормыш турында язасы, җырлыйсы килә. Яшеллекә бай кырлары, мул иген уңышы биргән басуларында, татлы җиләк ашаткан урман, яланнарында бөреләнгән хисләрем язарга илһам бирәдер.
Бүген әнә шул илһам чишмәләре йөрәктән ургылып чыга төсле миңа. Язмыйча мөмкин түгел. Фикерләр, сүзләр үзеннән-үзе туып тора.
Әгъдәл САФИННЫҢ "Туган як чишмәләре" китабыннан.
Фото: Башкортстан журналистлары фотобанкы. Лилия Каменева, "Бакалинские зори".