Барлык яңалыклар
Әдәбият
28 февраль , 10:30

Сәер кешеләр

Рәҗәп БӘДРЕТДИНОВ. Ул автобуска иң соңгы кеше булып керде...

Сәер кешеләр
Сәер кешеләр

Керә-керешкә кагылып-сугылып, үзенә шактый уңайсызлык тудырган, ашыгып атлаганда уңга-сулга җилфердәп, чабуыннан тартып йөдәткән аксыл озын плащын, барган уңайга иңеннән селтәп төшереп, җәлт кенә сул беләгенә авыштырды. Аннан, артык сузылмыйча гына, шәлперәйгән арык тәненә сыланган шәмәхә күлмәге өстенә килешеп утырган соргылт костюмының төймәләрен, пианинода уйнагандай, озын нәзек бармаклары белән сак кына кагылып, берьюлы ычкындырып та җибәрде. Калын төерле, сап-сары галстугын муеныннан бушатып, баш әйләнәсе аша уздырып элмәктән арындыргач, «Монысын кая куярга инде?» дип берара аптырап торганнан соң, чалбар кесәсенә бөгәрләп тыкты. Болай иткәч, аз гына җыйнакланып, ыспайланып, авыр йөктән бушанып калгандай җиңел сулап куйды сәер ир. Аннан ашыкмый гына, төз басарга тырышып, як-ягына каранды, утырырга урын эзләгәндәй итенде. Берме, икеме адым алга атлагач, тагын тукталды... Чемоданын автобус идәненә шап итеп утыртты да кулын кара-каршы китереп бераз ышкып, язып алды...

Инде салкынайта башласа та, сирәк чәчле башыннан һич кенә дә арынырга теләмәгән, үзе дә мондый юлларга чыкканда кешелеккә яратып кия торган костюм төсендәге фитер эшләпәсен салып, икенче кулына эләктерде. Аннан тагын берничә адым атлады.

Тынгысызлыгы йөзенә бәреп чыккан ир, артык каударлануданмы, аяк астына карамыйча гына ашыгып атлап, ярты юлда ташлап калдырылган иләмсез зур сумкаларга кисәк сөрлегеп китеп, утырган кешеләр өстенә барып төшә язды. Берәүләргә ул бәрелде, икенчеләре, аны егылудан тотып калырга тырышып, урыннарыннан сикереп торды... Үзе дә инде... сыек сыйрак... Шундагы аратага тотынып кала алмыйча буталанып, кулы һавада сузылып торды берара. Кара тавыш чыгарырлар инде дип көткән иде шулчак... Һичберсе бер сүз дәшмәде. Күз бәбәкләрен акайтып аңа тутырып караучы, эндәшүче булмады. Бар да тыныч, әрсез, сүзсез генә үтте. Бәйләнергә сәбәп булса да... тыелып калдылар кебек... Зәһәр сүзләр дә, ачкан авызларыннан атылып чыгып, йә теге, йә бу якка ялганып китмәде. Телсезләрне җыеп тутырганнар диярсең. Ләм-мим...

Шулчак үзендә ниндидер кыенсыну, мондагылар арасында ятсыну сизеп алды ул... Аякларына китереп баскан кемсәләрдән гафу да үтенде кебек... Кычкырып әйтмәсә дә, башын иеп булса да, бәрелеп-сугылудан тотып калучыларга мең кат рәхмәтләрен белгертергә тырышып яратып, елмаеп карады тагын үзе... Шушы минутта ук, башкаларга тудырган уңайсызлыгы өчен эчкерсез кичерүләрен сорагандай, күз карашын моңсуландырып, маңгай турыларына өстәмә сырлар да чыгарырга тырышып карады хәтта.

...Яңа гына мунча ләүкәсеннән кайнар пар бәреп төшергәндәй, ирнең бөтен тәнен юешләтеп, шулпалы тир бәреп чыкты. Аннан учы белән болай да артык дулкынланудан маңгаена төшеп юешләнеп чат ябышкан аксыллык иңә башлаган җирән чәчләрен сыпырып, тузгытып җибәрде. Сирәкләнгән бөдрәләрен баш чүмеченә сылап куйгандай, янәдән кагылып, бармаклары арасыннан үткәреп, тарак белән тарагандай аралап, шомартып-матурлап куйгандай итте...

Башта ипләп кенә, вәкарь белән тирә-ягына каранып, эреле-ваклы халыкны күзләп-күзәтеп чыкты ул. Яңа танышын эзләгәндәй, утыргычтагы һәркемгә дә игьтибарын биреп, астан сөзеп карады. Арырак бер буш урын табылып, барысыннан да алда шул чәчрәп күзенә чалынса да, үзенең дәрәҗәсе белән килешеп, ерткыч кебек әлеге бушлыкка кисәк ташланмады... кергән уңайга аягүрә басып торды әле ул бераз, әдәп саклагандай итенде... Кемдер «рәхим итегез» дип шул урынга озатыр шикелле... көтте дә... Баскан урынында бераз боргаланып та торды әле.

Әйдәләп озатучы күренмәде. Кулына җыйнак, әмма хәйран гына саллы чемоданын тоткан ак чырайлы, калын күзлеген борын өстенә атландырып кигән укымышлы кешегә охшаган бу адәмне моңарчы әле бер генә дә мондый автобусларда күрергә күнекмәгән шофер егет, сәерсенеп, каршысындагы көзгесенә текәлеп, шактый кызыксынып читтән генә карап, күзәтеп тә утырды. «Профессор, – дип нәтиҗә ясады ул, тыштан бәя биреп, – йә язучы-фәлән...»

Шулчак тыныч тонда гүләп утырган мотор тавышына кушылып, чыелдап кына ишекләр ябылып куйды. Каладан салага кайтучылар ни арада җыелышып, утыргычларга урнашып беткәннәр диген... Салонда буш урыннар бөтенләй калмаган да диярлек... Кем кая урнаша алган, кем янына кем туры килгән – шунда барып төкәнгән...

...Шәһәр кырыендагы тукталыш читендә һәр кайтучыны көтеп, автобуска иңгәннәрнең башларын санап, бөртекләп үзенә җыеп торучы, маңгаена зур итеп район исеме язылган «ГАЗель», үз вакыты җиткәч кенә, көзге юлдан, яңа явып үткән карлы-яңгырлы пычрак суларны тирә-якка чәчрәтеп кузгалып та китте. Аннан куәтен торган саен арттыра барып, кызуланып, машиналар артыннан һич кенә дә калырга теләмичә, иләмсез зур тизлекне сайлап алды да...

Шәһәр ыгы-зыгысын артта калдырып, җылы автобуска кереп оялаган олысы-кечесе, урындыкларына беркетелгән каешларын барлап, үзләрен уратып, эләктереп тә куйды. Салага таба кайтучылар, юлның шактый ук ераклыгын белгәнгә, бигрәк тә яшьрәкләр, тышкы өс киемнәреннән арынып, кул сумкалары белән бергә өстәге шүрлеккә өйгәләп, урнаштырып та куйганнар. Өстән капкач белән беркетелеп ябылмыйча ачык калганга күрә, кайберләренең куртка җиңе, икенчеләренең сумка баулары үтә дә җыйнаксыз булып, аска таба асылынып төшкән. Шулай итеп, өстәге киштәләр шыплап тулган.

Ир кеше дә, тышкы өс киемнәрен шунда урнаштырырга бик теләсә дә, үзенең эшләпәсе сыярлык та урын калмаганын күреп, аптырап, теләр-теләмәс кенә кулында тотып әйләндерергә, боргаларга кереште. Бу тирәдән араланып, тагын алгарак китеп ике-өч адым атлый алды әле. Ике утыргыч арасындагы тар гына коридорны да чемоданнар, рюкзак, зур сумкалар уратып алган иде. Уртадан үтеп йөрергә дә тар гына сукмак калып, автобусның арткы ягын бөтенләй тыгызлап бетереп томалап куйганга, каккан казык кебек бер урында таптанып, бераз этенеп тә торды әле.

Шактый җилле килеп туктаган җыйнак кына автобуска бераз соңга калып, чишенеп бетеп диярлек килеп кергән бу сәер ир-ат туктаган урынында басып торуын тагын да дәвам итәр иде, тик, футбол тубы кебек тыгызлап тутырылган салонны яңгыратып, шофер егет ут уйнатты, зәһәр итеп: «Урыннарга утырыгыз, каешларны беркетегез!» – дип разбой салды.

Анда да әле ашыкмады сәер ир дигәнебез. Җайлап кына «салондагы тамашачыларны» күзәтүен тәмам кылганнан соң гына, үзенә дип тәгаенләгән, иң арттагы рәттә калган бердәнбер буш урынга көч-хәл белән генә кысыла-кысыла барып утырды. Янәшәсенә бүреген батырып кигән олы гына авыл агае туры килеп, ул дә ләм-мим бер сүз кузгатмады... Чемоданлы ир барып утыруга, тәрәзә ягына борылып, “тынычлыгым кадерле” дигәндәй, аңа гүпчим сыртын куйды абзый. «Аңлашылды, агай, синең белән юлда борчак пешмәс, ахры...» – дип, үзе дә утырыр-утырмастан бер кәлимә сүз катмады сәер бәндә... аннан кирәксә-кирәкмәсә башкаларны да матавыклап тормаска, беренче булып сүз башламаска... теләсә дә, әлегә бераз көтәргә булды.

Гадәттәгечә шофер ниндидер музыкаль радионы ялгап куюга, күпләр рәхәтлек кичереп, күзләрен йомып-йомып алды анысы. Кайсыларыдыр чит ил көенең быргы-барабаннар каккан сәер тавышына өстенлек биреп, шунда ук көйле мохиткә чумып оеп та китте. Берәүләре «Җырмыни бу?» дигәндәй, аңны томалаучы сәер ташкынны басарга, аннан да уздырырга теләп, бер-берсе белән әңгәмә корып җибәрүне хуп күреп, нишли икән дип, янәшәсендәгеләргә каерылып-каерылып карады. Үзеннән-үзе телләре чишелеп китеп, сүзләрен иң элек һава торышыннан, аннан кибеттәге бәяләрнең көннән-көн күккә сикерүеннән, алай да халыкның рәхәт яшәве кебек гыйбарәләрдән тәм табып, әңгәмәдәшләренә якынайдылар да. Сүзләр шулай ялганды...

Шофер егет тә радио тавышын аз гына да киметмичә, үзе дә гүпчим дә аңышмый торган музыканы тыңлап, салонга таратып кайтуын белде. Колакларны әчеттереп, быргы-барабан тавышына, синтезатор белән скрипка «моңнары» да кушылып, җырлаучының нинди җенестән икәнлеген дә аерып алып булмый торган халәттәге акыруына тәмам хозурланды кайберәүләр. Болары күбрәк яшьрәкләр иде бугай. Күбрәк шундыйлар башларын боргалый, иңнәрен уңга-сулга, өскә-аска сикертеп утыра башлады.

Иң соңыннан кергән ир, сабырлыгы сынып, боларның берсе белән дә килешмичә, канәгатьсезлеген белдерергә теләгәндәй итенеп, кемгә дә сүз катарга белми як-ягына каранып аптырап торды бераз. Үз урынына барып утыргач та, биредәге мохитне аңларга теләп, үзенең кызыксынуларын тирә-якка күчереп бетереп, бөтенесен берьюлы «өйрәнергә» омтылып, әйләнә-тирәдәгеләрне дикъкать белән карарга, күзәтергә тотынды. Әйтерсең кара урман уртасыннан чыгып качкан соңгы кабиләләр...

Аны бу аңлаешсыз көйләр дә әсир итә алмады. Киресенчә, ачуы ташыганнан-ташып, инде чайкалып түгелергә җиткәндәй, нидер буласын көтеп, кыбырсап утыруында булды. Бу турыда йөртүчегә барып әйтмәкче дә булган иде, аннан «Һәр чорның үз җыры, үз тил...се» дип уйлап, телен аркылы тешләде. Кемгә ачулансын инде... тыңлаучысы шундый булгач... Алар гомеренең җыры җырланган, көе уйналган шул инде... Колакка бәрә торган түгел иде шул аларның ул вакыттагы моңлы җырлары, киресенчә, җанны иркәли, рухны тәрбияли торган иде. Моннан ни сөт, ни җон. Нәрсәсен аңлыйлардыр? Аңламыйча тыңлау рәхәтрәк микән әллә?..

... Ул автобустагыларны хәйран гына күзәтеп барды башта. Һәрнәрсәне, һәркемне энә күзеннән үткәреп диярлек үтәли карап, өйрәнеп, тикшереп чыкты. Тотып алырлык, күз алдында ихтыяри гәүдәләндерерлек, бераз гына аерым, үзгә, калку образ, заман героена охшашлы тәңгәллек, үзгәлек, үзенчәлек көтте. Томырылып шуны эзләде. Тик бар да бер калыпка салынганнар арасында булып, үзгәлекне күрмәде...

Аннан аның күзе беренче рәттә тыныч кына алга карап, җыйнак кына тәртипле булып утырган, озын шома кара чәчен артка бөтереп җыеп өеп куйган ал кофталы сылуга төште. Бар игьтибары белән шуңа тартылды. «Бу, мөгаен, укытучы кыздыр» дигән уй секунды-минуты белән башыннан йөгереп узды аның. Хәтта бу туташка бирергә дип, яңа гына басылып чыккан чираттагы китабын алу өчен чемоданына да иелде кебек... Аңласа шундыйлар аңлый инде аны... Китапларын, язганнарын укый. «Юк, бу мөгаен, аспиранткадыр. Җитдилеге шуңа тартым... Артык тәкәббер дә бугай. Миңа калса, мединституттандыр...» дип, кыздан ниндидер эчке яратуга охшаш серлелек, кешеләргә учлап өләшүче мәрхәмәт, илаһилык эзләп, күзләрен отыры үткенләндереп бакты. Үзен шуңа ышандырырга тырышты. Хәтта китабын, каләмен алып, туташның исемен сорады, шунда ук язып кулына тоттырырга дип, аңарга таба атларга да теләгән иде берара. Торып та басты бугай әле... Ниндидер тукталышка туры килеп кенә ниятләгән эше тормышка ашмый, борчагы пешми калды. Биредә төшеп калучылар да берничәшәр булып, шул кыз тирәсендә буталана башладылар да, шофер егет белән юл хакын исәп-хисап кылучыларның озаклап маташулары озаккарак сузылып, атлаган адымын тоткарларга туры килде аңа.

Автобуста башка аерып алырлык калыккан «герой», үзгә «тип», «образ» тапмады да кебек ул. Күбесе авыл апалары, абзыйлары булып, алардан язарга җим алырга дип һәрберсен сүтеп бетереп, күпме генә талпынып «эзләнсә» дә, артык берни күрмичә, тоймыйча, уйлары кабат алдагы утыргычтагы сылу кызга барып төкәнде. «Юк... бу медик түгел. Бу – татар бүлегендә укучы татар студентыдыр... Кырыйдан караганда үзен ничек нәзакәтле тота әнә. Күр, кием-салымы нинди килешле. Тышкы тирәлеге, әдәп-әхлагы әллә каян күренеп тора. Алга текәп караулары үзен күпкә сөйкемле, ипле, ышанычлы итеп күрсәтә. «Тәрбияле кеше баласыдыр әле...» – дип, кулына китабын кысып тотып, ниһаять, тәвәкәлләп, аңарга таба атлады. Нәкь шул чакны, кирәк бит... сиңа әйтим, мөлаем, тәрбияле, әдәп саклап кыйланган туташ, кесәсеннән бавының бер ягы телефонына тоташкан, икенче ягы бармак башы кадәр төере булган колакча тартып чыгарып, затлы алка таккан колагына тыгып-киертеп тә куйды. Шулай итеп, мондагылар белән арыш-бирешне бер селтәнүдә өзде дә куйды... Биредәгеләрдән шулай аерылды, беразга үзенең кайда барганын да онытырга тырышып, колакчында сөйләгәннәргә ияреп кереп китәрлек булып әсәренде туташ. Артка чигенде карт язучы. Кырт кисте, аяк атлаудан туктады. Йөрәк черт итеп куйды... Һөҗүм итәргә барган солдатның кисәк ут яңгыры астында калып, яшеренергә урын эзләгәндәй, арык гәүдәсе җыерылып килде. Аннан теләмичә генә артка атларга мәҗбүр булды. Барып чыкмады гына түгел, шактый аптырашта да калдырды бу кемсә-кыз. Аның бу гадәтен килештермәде генә түгел, бөтенләй өнәмәде сәер кеше. Менә инде... Ышан сиңа... Сюрприз ясады да куйды... Ярты юлда... Чигенеп диярлек барып, кире үз урынына утырмый хәле булмады образлар эзләү белән саташкан карт язучының. Яңа якын дустына тәгаенләгән китабы да кулын пешереп торды җитмәсә. «Менә сиңа мә... ялган караш... көзге мираж...» – дип уйчанланды агай беркавым тын торгач. Шулай да өметен бөтенләй өзмәде ул. «Мөгаен, бу юристлыкка белем алучыдыр әле, аларны бит төрле ситуациягә әзерлиләр. Заманасы шундый. Бәлки әле, ул, колакчынын эләктереп, чираттагы имтиханына әзерләнәдер. Интернетлардан чокынып белемен арттырырга җыенадыр. Укый, тыңлый, шуңарга өйрәнеп утырадыр. Аның ни гаебе бар. Тыңласын. Акылын арттырсын гына...» – дип, үз уйларын тар кысалардан чыгарып җибәрергә туры килде аңа, авыр булса да, тончыктыргыч искелеген башыннан кага-кага... Киң, озын юллар аша баручыларга хәер-фатиха биргәндәй, монысы белән дә килешеп. Калыплашкан иске фикерен туктаусыз куалап. Тик... бу кемсәләр аның китапларын укырмы соң? Бирүен бирерсең, таратырсың да... «Нәрсәгә бу китап миңа, абзый. Отстой. Нафталин», – дип, кире үзеңә тоттырсалар... Юк-юк, моның ишегә, мондыйларга... китапны сузарга ярамый. Кадерен, хикмәтен бетереп. «Лучше янәшәдәге авыл агаена якынаеп гәп куертырга, аңа бүләк итәргә», – дип уйлады ул, катгый карарга килеп.

Дәвамы бар.

Николай Туганов фотосы.

 

 

Сәер кешеләр
Сәер кешеләр
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас