Барлык яңалыклар
Әдәбият
15 февраль , 10:22

Балалар шагыйрәсе Алсу Галиева Муса Җәлилгә шигырь багышлаган

Билгеле язучы, Актаныш районы мөхәррияте каршындагы Суфия Поварисов исемен йөрткән "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе сәркатибе Алсу Галееваның иҗаты белән танышуны дәвам итәбез. Каһарман-әдип Муса Җәлилнең 120 еллыгы уңаеннан шигырь тәкъдим ителә.

Балалар шагыйрәсе Алсу Галиева Муса Җәлилгә шигырь багышлаган
Балалар шагыйрәсе Алсу Галиева Муса Җәлилгә шигырь багышлаган

МУСА ҖӘЛИЛГӘ
Җырлап үттең данлы сугыш кырын,
Өмет нурын чәчтең эчкерсез.
Көрәш алып барган яшьтәш егет,
Килмәс иде бу Җиңү синсез.

Без бербөтен! Без бер милләт булып
Вакыт сынауларын күрәбез.
Туган халкым! Муса абый сүзен,
Антлар эчеп без дә үтәрбез.

Шатлык белән бәхет, иман нуры,
Бердәм йорт безнең йөрәкләрдә.
Муса абый, шуның белән холкың,
Чарланган кап-кайнар йөрәктә.

Ирек һавасын суласын өчен,
Ватан кызлары һәм уллары,
Җырлар белән, моңлы аһәң белән
Эресен тоткын богаулары!

Шигырь булып калган амәнәтең,
Ирлек һәм батырлык янәшә!
Чәчәк ата нурлы, моңлы Казан,
Муса исемен түрдә дәшә.

Яшә, халкым! Матур яшә, татар!
Илебезгә тынычлык килсен.
Безне берләштергән егәрле тел,
Муса теле һәрчак яшәсен!
13.02.2026 АЛСУ ГАЛЕЕВА

Балалар шагыйрәсе Алсу Галиева Муса Җәлилгә шигырь багышлаган
Балалар шагыйрәсе Алсу Галиева Муса Җәлилгә шигырь багышлаган
Балалар шагыйрәсе Алсу Галиева Муса Җәлилгә шигырь багышлаган
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас