Күзләрен йомган гына иде, ниндидер бер усал эт каяндыр килеп чыкты да чалбар балагын умырып алды. Ул да булмады, күктән карчыгадай бер кара кош төшеп, тырнакларын аның аркасына батырды һәм яңадан өскә күтәрелде. Юк, имеш, ул бөркет тә, карчыга түгел, бик чибәр генә япь яшь хатын икән. Менә алар кулларын канат итеп кагып, таулар, елгалар өстеннән очалар.
Бераз зәңгәр киңлектә иңләгәч, теге хатын күздән югалды, ә Әбдерәшит оча алмый башлады һәм бер очлы ташка кабыргасы белән барып төште. Ул тирләп уянды. Тик шунда гына уң як кабыргасы нигә авыртканын аңлады.
– Чучка кебек мыркылдыйсың, ыңгырашасың, бытыр-бытыр нидер сөйләнәсең дә сөйләнәсең, һич тә аңларлык түгел сүзләреңне. Кабыргаңа төртә-төртә кулым авыртып бетте. Озак уянмыйсың, – дип сукранды Хөббениса, иренең күзләрен ачканын күргәч.
– Хәерлегә булсын, хатын, әллә ниләр күреп саташып беттем. Бер хатын белән күктә бик озак очтым. Хатын-кыз төшкә керсә, юньлегә түгел ул.
– Инде эшеңдә дә хатыннар дип тешләрең төшүе генә җитмәгән, төшеңә дә керә башлаганнар икән. Оятсыз!– дип чәпчеде Хөббениса. Бераз әрләшеп алгач, икесе ике якка карап, яңадан йоклап киттеләр.
Берничә көн үтүгә Әбдерәшитне хуҗалык идарәсенә чакырдылар.
–Колхоз идарәсе утырышы була. Эшең турында хисап тотырсың,– диде хуҗалык рәисе, аңа таба карамыйча гына.
Сизгәннәр каһәр, берәрсе тагын жалу язгандыр инде, кулы коргыры. Бер фермадан тугыз бәрәнне өенә алып кайтып, үзенең сарыкларына кушкан иде. Шуны күрә алмыйлар, кабәхәтләр дип уйлады Әбдерәшит һәм башын иеп:
–Ярар, тиешле булгач, яхшылап әзерләнербез дә, хисабын да ясарбыз ,– диде.
Әбдерәшит Галәветдинович идарә утырышында сүзнең ничек барачагын алдан ук белеп тора. Шуның өчен бераз кайгыра да, артык нык борчылмый да. Күп тиргәделәр аны, күп мәртәбә эшеннән алдылар. Әмма һәрвакыт җае чыгып торды. Кладовщик иде. Ревизия килгәч, дүрт йөз центнер бодай җитмәде. Эшенән шундук бушаттылар үзен, әмма кул кушырып бер көн дә утырмады. Автомашиналар өчен запас частьлар саклана торган склад мөдире итеп куйдылар. Тик запастагы әйберләрне сатып, еш кына кәеф-сафа корып йөргәнне дә күпсенделәр. Тиз-тиз генә бу эштән алдылар да бригадир иттеләр. Исәп-хисап мәсьәләсендә, дөрес, сай йөзә ул. Әмма бригадирның махсус хисапчысы барда, андый сәләт аңа нигә кирәк?! Тик ул башка урында «ялгышты». Бригаданың эш атлары, сыерларга дип бүленгән фуражны йортындагы келәткә ташытты. Имеш, кладовщикка һич ышаныч юк, сатып эчә торган нәселдән була ул. Миндә граммына грамм гына булыр, диде Әбдерәшит. Монда да гөнаһасы тиз-тиз фаш ителде. Ничек инде хуҗалыкның келәтләрендә сакланырга, шуннан гына үлчәп, терлекләргә бирелергә тиешле бар фураж, аның шәхси ихатасындагы келәткә кайтарып тутырыла да, шуннан гына үлчәп бирелә ди? Мондый тәртип булырга тиешлеге турында беркайда да язылмаган.
Килеп тикшерделәр дә фураж дигән әйберне кире хуҗалык амбарына ташыттылар. Тагын тиз арада арт ягына типтеләр. Агач утырту звеносы җитәкчесе булып алгач та, картайган агачларны, мунча миченә сыярлык озынлыкта кистереп, тагын үзенең ихатасына кайтартып бушаттырды. Калган аламаракларын халыкка сатып, акчасын кесәсенә салды. «Җәмәгать милкен үзләштерәсең, аракы эчүеңне ташламыйсың»,– дип бу эшеннән дә бушаттылар. Узган ел «кеше тапканчы гына эшләп тор инде»,– дип яңадан сарык фермасына мөдир итеп куйдылар. Әмма лаеклы кеше табылмадымы, әллә инде Әбдерәшитнең эшен бу юлы ошаттылармы, шактый вакыт тиюче фәлән булмады.Ул шунда эшли торды, әмма фермада яшь үрчем алу да, йон җитештерү дә аннан алдагы еллар белән чагыштырганда мактарлык түгел иде. Йон бик аз алынды. Нигә шулайдыр, Әбдерәшит үзе дә ныклап аңламый калды. Бүгенге идарә утырышында барысы да аңа гына бәйләнде. Шушындагы кемнәргә ничә сарык бәрәнен бушлай таратканны сөйләсәң, авызлары ябылыр иде дә, ярамый шул. Шушы хуҗалыкта алар белән бергәләп яшисе бар.
– Быел сарыклар берәр генә бәрән китерде, үлгәләделәр дә. Ничә елга бер шулай да булгалый икән. Китапларда мондый хәл табигать законы дип атала. Белгечләр шулай яза, – дип һаман үзенекен исбатлый тирләгән Әбдерәшит. Мондагыларның берсе дә әлеге минутта китап актарып утырамыни, билләһи? Эзләсәләр дә табалмыйлар ул хакта.
– Кызык, хуҗалыкныкы берне, үз йортыңдагы сарыклар өчәрне бәрәнлиме?– дип төрттерде берсе.
– Дөрес, җәмәгать, әмма анысына мин гаепле түгел лә. Табигать эше,– диде Әбдерәшит.
Рәис сүз алды:
– Җитте сиңа, Әбдерәшит, замандаш. Кая куйсак та, кулың озын, урыныңны бушат!
Утырыштагылар хуплап кул чапты.
– Шулай да эшсез тотарга ярамый, ышанычны эштә акласын, дуңгызчылык фермасына мөдир итик!– диде идарә әгъзаларыннан берәү.
–Дөрес,– дип хуплады башкалар да.
Менә шулай бер урыннан икенчегә йөртәләр кайбер урында булдыксыз җитәкчеләрне.
Әгъдәл НИЗАЕВНЫҢ "Без кичергән кырыс заман" китабыннан.
Фото: Ясалма интеллект ярдәмендә эшләнде.