Әлеге үзенчәлекле, зур гаиләдә һәрвакыт тынычлык һәм татулык хөкем сөргән. Бернинди ызгыш-талашлар булмаган. Гаилә турында бу илнең патшасы да ишетеп алган һәм әлеге сүзләрнең чынмы, ялганмы икәнен үзе тикшереп карамакчы булган. Ул әлеге авылга килеп төшкән һәм гаҗәпкә калган: бөтен җирдә чисталык, матурлык, җитешлек һәм тынычлык икән. Аптыраган патша. Болай яши алуның серен белер өчен гаилә башлыгы янына килгән.
– Син гаиләңдәге татулыкка, тынычлыкка ничек ирештең? – дип сораган.
Гаилә башлыгы бер бит кәгазь алган һәм бик озаклап нәрсәдер язган. Патша, кәгазьне кулына алгач, анда нибары өч сүз язылганын күргән: ярату, дөреслек, сабырлык.
Патша укыган, колак артын кашып алган һәм:
– Шул гынамы? – дип сораган.
– Әйе, – дигән гаилә башлыгы. – Тыныч тормышлы тату гаиләнең нигезе шушы өч нәрсә инде.
Шулай, гаиләдәге бар кеше бер-берсен яратса, хөрмәт итсә, алдашмаса, гафу итә һәм сабыр итә белсә генә гаиләнең нигезе нык була, ә анда яшәүчеләр үзләрен бәхетле хис итә...
(«Бәхетле гаилә нигезе» кыйссасы.)
...Кияүгә чыкканына ярты елдан артык вакыт үтүгә карамастан, табиблар Миләүшәнең ни сәбәпле балага уза алмавын аңлата алмадылар. Күп санлы икшеренүләрдән күренгәнчә, хатынның физиологик яктан бер кимчелеге дә юк кебек иде. Ахыр чиктә, бу хәлне Миләүшәнең яшь үзенчәлекләре белән бәйләделәр һәм күпмедер вакыт үткәннән соң барысы да җайланырга тиеш, көтәргә генә кирәк дип өметләндерделәр, торымнан-торымга тикшеренергә, анализлар тапшырырга куштылар...
Чираттагы тапкыр дәваханәгә кереп ятып, биш тәүлек буе төрледән-төрле процедуралар үткән хатынын алып кайтырга дип, дәваханәгә ире Марат килде. Табиб аны үз янына чакырып алды.
– Марат Камилович, бу юлы үткәрелгән процедураларның файдасы күренә кебек – хатыныгызның анализларында уңай үзгәрешләр бар, – диде ул.
Инде күптән мондый хәбәрне ишетергә зар-интизар булып яшәвенә карамастан, Марат табиб сүзләренә башта ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Аннары исә, куанычыннан үз-үзен белешмәс дәрәҗәгә җитеп, кинәт аны кочып алды.
– Рәхмәт, доктор, рәхмәт! Мин сезнең алда мәңгелек бурычлы!..
– Туктагыз әле, Марат Камилович, – табиб ирне тынычландырырга кирәк тапты, – шатланырга ашыкмагыз.
– Ә нәрсә? – Марат сагаеп калды.
– Юк, берни дә түгел. Ашыкмагыз, дип кенә әйтүем. Әле бит тәгаен ачыкланмаган. Дүрт-биш көннән тагын бер тест үткәрербез, шунда төгәл билгеле булыр...
Марат җиңел сулап куйды да хатыны янына ашыкты.
Миләүшә белән бер палатада ятучы хатын янына, аның чама белән биш яшьләр тирәсендәге улын ияртеп, әнисе килгән иде. Малай һич тик тора белми, орчык кебек бөтерелә, күзенә күренгән бөтен әйберне тотып-капшап карарга маташа. Ул да булмады, тәрәзә янында торучы буш карават өстенә менеп сикерергә тотынды. Әбисе аны караваттан өстерәп диярлек төшерде.
– Балам! Алай ярамый! Син бит зур малай инде хәзер. Әнә, күрәсеңме, бу абый ничек тыныч кына утыра. Зур кеше икәнсең, син дә шуның кебек бул, шайтан чапма! – диде ул, оныгына бармак янап.
Малай шым булды. Ләкин бу тынлык озакка бармады, Миләүшә белән Марат палатадан чыгып ишекне ябарга да өлгермәгән иде әле, әби кешенең янә усалланып оныгына кычкырганы ишетелде.
– Ә мин шундый тиктормас улым булса да каршы түгел, – дип куйды Марат үзе дә сизмәстән.
– Юк, безнең кызыбыз туачак! – диде Миләүшә хискә бирелеп.
Марат хатынының күзләренә текәлде.
– Нәрсә, нәрсә, әллә бер-бер хәлне ишетми калдыммы? – дигән булды ул елмаеп һәм, уңай якка үзгәрешләр турында табиб аңа да әйткәндер, күрәсең, дип уйлап куйды.
– Болай гына әйтүем лә, – Миләүшәнең йөзе кинәт җитдиләнеп калды. – Хыялланырга ярамыймыни?
– Ярый, җаным, ярый. Сиңа хәзер бөтен нәрсә ярый, – диде ир, хатынын җилкәсеннән кочып.
Миләүшә иренә сәерсенеп карады. Марат аңа табиб белән ике арада булган әңгәмә турында сөйләп бирде...
Читтән караганда да, чынлыкта да, Маратның гаиләсендәге атмосфера бик күпләрне көнләштерерлек иде. Миләүшәнең балага узганлыгы да ачыклангач, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр аеруча җылынып китте. Ләкин соңгы араларда мондый идиллия вакыт-вакыт Маратның әти-әнисенең, хәтта үзенең дә бәгырен чеметкәләп китә. Ни өчен дигәндә, тирә-юньдәге күп кенә гаиләләрдәге вазгыятьне, җәмгыятьтә атлаган саен күзгә ташланып торган җитешсезлекләрне исәпкә алганда, бу гаиләдәге татулык, тигезлек, ничектер, чынбарлыктан бигрәк, романтик киноларның соңгы күренешләрен, ягъни гадәти «хэппи энд»ны хәтерләтә кебек. Шуңа күрә, табиб сүзләре дә дөрес: нинди дә булса нәтиҗә ясаганда ашыгырга ярамый. Алдан кычкырган күкенең башы авырта, диләр. Маратның Миләүшә белән танышканчы кичергәннәре дә мондый уйларга урын калдыра кебек...
Беренче адым
«Тормышыма кысылуың өчен рәхмәт!»
...Оркыя кәстрүлдәге су кайнап чыккач алдан әзерләп куелган ике дистә пилмәнне салган гына иде, улы Марат йоклап яткан тарафтан кыштырдау тавышы ишетелеп китте, бишек селкенеп куйды.
– И-и, каяле, кем икән анда? Ә-ә, кем торган... минем улым уянган бит монда... Үсә, үсә, үсә, үсте-е...
Маратның асты юешләнмәгән иде. Бераз ими суырганнан соң тагын мәлҗерәде, күзләре йомылды. Тамагы ачып кына уянган иде, күрәсең, – бер мизгелдән кабат мес-мес килеп йоклап китте.
Оркыяның келт итеп исенә төште: бүген эшкә азык-төлек китерәселәр бит. Чәй янына печинҗә-перәннек ярап куяр иде үзе. Ничек тә барып кайтасы иде бит. Әллә соң...
Аяк очларына гына басып, бишек янына килде, челтәр япмасын күтәрә төшеп, нарасыена күз ташлады. «Йоклый... Яңа гына йоклап китте балакаем, хәзер аны уятып, бимазалап йөрү ярамас шул. Беразга калдырып китсәм ничек булыр икән? Әтисе кич кенә кайтыр инде, аны көтсәм соңга каласым көн кебек ачык...» Берара уйланып утыргач, Оркыя, тәвәккәлләп, үзе эшли торган балалар шифаханәсенә барып кайтырга булды. Тавыш чыгармаска тырышып кына тышка чыгып ишекне бикләде дә, артык булмас дигәндәй, колагын ишек ярыгына терәп, берара тын гына басып торды...
Оркыя «тиз генә барып киләм» дисә дә, кайтып җиткәнче бер сәгать чамасы вакыт узды. Хатын өйгә керде дә, иң беренче эш итеп, бишеккә күз төшерде. Бер карашка барысы да ул киткәндәгечә кебек. «Шөкер, балакаем да уянмаган бугай – тавыш-тын ишетелми». Акрын гына бишек янына килде. «Каяле, улым, йокы чүлмәгем минем, инде торсаң да буладыр. Җитәрлек йокладың... И-и, балакаем. Әттәсенә тәмле мәммәм алып кайттым мин аның. Хә-ә-әзер, минем улым да ашап алыр...»
Бишек япмасын ачып җибәрүе булды, кинәт күз аллары караңгыланып китте. Газиз баласы, Мараты... бишектә юк иде.
Оркыя, үз күзләренә ышанмыйча, байтак вакыт буш бишеккә карап торды. Хәрәкәтләренең мәгънәсезлеген аңласа да, кечкенә мендәрне, юка чүпрәкләрне кармалап карагандай итте.
Калтырана-калтырана, астын-өскә китереп, өй эчен айкап чыкты. Аптыраганнан, хәтта базга ук төшеп менде.
Юк! Ул өйдән чыгып киткәндә бишектә йоклап калган Марат беркайда да юк иде. Урлаганнар?! Әллә...
Оркыя уйларына да, кыланышларына да хисап бирерлек хәлдә түгел, бөтен күзәнәкләре буйлап таралган коточкыч шом, курку аны акылын җуяр хәлгә китереп җиткерде. Хатын, иләсләнеп, шашкан кыяфәттә, ишек тупсасына абына язып ишегалдына атылды. Болдыр баскычына аягы әллә тиде, әллә юк - ул, өзми-куймый: «Балам, улым, балам...» – дип бертуктаусыз кабатлый-кабатлый, абзар-кура тирәсенә йөгерде. Әле дүрт аяклап үрмәләргә дә өйрәнмәгән күкрәк баласы, билгеле, анда да юк иде.
Оркыя капка төбенә чыгып, бүрәнәгә утырды. «Нишләргә? Ходаем, әтисенә ни дип әйтермен? Милициягә барыргамы?»
Оркыяның бәгырен мең төрле сорау бимазаларга кереште.
Урам чатында гына малай-шалайлар мәш килә. Оркыя акрын гына торып басты да шулар янына атлады.
– Күптәннән бу тирәдә уйныйсызмы, малайлар?
– Иртәдән бирле инде, апа. Бүген ял көне бит, – дип җавап кайтарды малайларның берсе.
– Безнең өйгә керүче-чыгучы күренмәдеме? – дип сорады Оркыя, әллә ни юньле-рәтле җавап ишетүгә өмете булмаса да.
Малайлар бер мәлгә тынып калдылар.
– Ә, әйе, әле яңарак кына бер кешенең тәрәзәгездән чыкканын күрдек...
– Эһе, карак булды бугай ул. Төенчек сыман нәрсәсе дә бар иде...
– Талаганмы рәхәтләнеп?..
Малайлар, бер-берсе бүлдерә-бүлдерә, тәрәзәдән төенчек тотып чыккан кешенең кайчандыр бу тирәдә моңа кадәр дә күренгәләгәнен сөйләделәр, булдыра алганча ул кешенең төс-кыяфәтен тасвирлап бирделәр.
«Йа Ходаем, төенчеге дә бар иде, ди... Балам, йөрәк пәрам... Кем булды икән?» Оркыя малайлар тасвирлап биргән ир-атны күз алдына китерергә тырышты...
– Нәрсә, елга аша чыкканда балтаң суга төштеме әллә, төс-кыяфәтеңдә бер дә калмаган...
Авылны икегә бүлеп агучы инешнең аргы ягында яшәүче Зариф җизнәсе, әнисенең бертуган апасының ире, Оркыяны һәрвакыттагыча елмаеп каршы алды.
– Марат сездә түгелме? – дип сорап куйды Оркыя әле апасына, әле җизнәсенә карап торганнан соң.
Зариф пырхылдап көлеп җибәрде.
– Бәрәкалла, бишектәге Маратың йөри дә башладымыни инде?!
– Соң, җизни, шаяра дип уйлыйсыңмы әллә мине?! – Оркыя елый ук башлады. – Улым югалды...
– Ярар, утыр әле, кызый, тынычлан. – Зариф Оркыяны, иңнәреннән кочып, кәнәфи янына китерде. Хатын утырып бераз тынычлана төшкәч, кырысрак тавыш белән дәвам итте: – Бишектәге балаңны караусыз калдырып кая бардың инде? Башыңа тай типтеме әллә?
Инде күпме еллар белеп тә, Зариф җизнәсен бу кадәр җитди, усал кыяфәттә күргәне юк иде әле Оркыяның. Ул, йөзен учлары белән каплап, кабат үкси башлады.
– Җитте, кызый, балавыз сыгып утырма!
Оркыя, күзләрен ачып, җизнәсенең йөзенә текәлде. Зариф канәгать төстә елмаеп тора иде, ә кулында...
– Балам!!!
Оркыя, сикереп торып, җизнәсе янына атылды, йолкып диярлек, аның кулыннан биләүгә төрелгән нарасыен алды һәм кабат җизнәсенә сораулы караш ташлады.
– Менә шулай, кызый, баланы ташлап теләсә кая йөрмиләр ул...
Оркыя бераз тынычлана төшкәч, Зариф Маратның ни рәвешле алар йортына килеп эләгүе хакында сөйләп бирде:
– Капка төбендә вак-төяк эшләр белән мәш килеп йөргәндә, ике малай килеп, өегездә бала елаган тавыш ишетелүен хәбәр иттеләр. Бардым. Тәрәзәгез янына килеп тыңлап карадым – чынлап та, бала елаган тавыш ишетелә. Нишләргә? Ишек-тәрәзәләр бикле. Газаплана торгач, түр яктагы тәрәзәне каерып ачып кердем. Баланы күтәреп, кире тәрәзәдән чыктым да, бәлки син кайтып җитәрсең дип, байтак вакыт капка төбегездә көтеп утырдым, аннары Маратны үзебезгә алып кайтырга булдым...
Бу вакыйгадан соң бик күп еллар үтте инде. Оркыя улын, үсеп буйга җиткәнче, беразга гына да ялгыз калдырмаска тырышты. Кайда да булса нәни бала күрсә, хәтерендә һәрвакыт әлеге «маҗара» яңара да, бөтен тәне калтырана башлый, йөрәге ярсып тибәргә тотына иде. Ире Камил тарафыннан кайвакыт «Артык иркәлисең баланы, алай ярамас» дигән канәгатьсезлек сүзләре ишетелгәләсә дә, Оркыя бөтен барлыгын бердәнбер улына багышларга омтылды, Мараты бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермәсен өчен, кемдер әйтмешли, кулыннан килгәнне дә, килмәгәнне дә эшләде...
Шөкер, аңа карап кына, Марат алай ук искитәрлек иркә, назлы малай булып үсмәде. Кечкенәдән әтисенең аяк астында чуалды, вак-төяк эшләрдә үзенчә кулыннан килгән кадәр булышырга тырышты. Мәктәптә укыганда һәрчак алдынгылар исәбендә булды. Институтны да уңышлы тәмамлады. Ләкин...
Ләкин соңгы вакытларда Оркыя улы өчен нык борчыла. Бер уйлаганда, борчылырлык нәрсә дә юк кебек үзе. Марат егерме биш яшькә җитте инде, тик әле һаман да берүзе. Бары шул гына. Кечкенә чагыннан бергә уйнап үскән, бер сыйныфта укыган яшьтәшләренең барысы да диярлек гаилә корды инде, балалар үстерәләр, ә Марат компьютерыннан башканы белми. Ә бит яшь бара, кем әйтмешли, улыгыз башлы-күзле булмаган икән бит әле дип туктап тормый. Соңгы елларда Камил белән Оркыяны нык борчыган сорау да шул гына: «Кайчан да булса оныклар җитәкләп урамнарда, урманнарда йөрү бәхете безгә тәтерме?»
Менә бүген дә, эштән кайтып тыныч кына кичке ашны ашап утырган җирдән, ата белән ананың сүзе шул темага кереп китте.
– Камил, әтисе, ничек уйлыйсың, нишләп улыбызның һаман да кызы юк икән? Нормаль түгел бит инде бу. Башка әллә нинди уйлар керә... Төскә-биткә дә чибәр үзе, акыллы, нәрсәсе җитешми соң?
– Башыңны авырттырып, әллә ниләр уйлап утырма әле! Вакыты җитмәгәндер. Буыны шундый бит инде хәзер, безнең малай гына түгел. Шул интернетта аралаша торганнардыр, без белмибез бит.
Нәрсә дә булса ул теләгәнчә бармый икән, адәм баласы гаепне читтән эзләргә күнеккән. Оркыя да, усалланып түгел, аптыраганнан гына, ирен битәрләп алды:
– Соң, син әти кеше бит, сөйләшеп кара инде, ичмасам. Кызлар турында әнисе киңәш бирсенмени?!
Гаилә башлыгы, гадәттәгечә, телевизор пультын кулына алды.
– Ярар, тынычлан, сөйләшермен.
– Кигән киеменең дә рәте-чираты юк, заманча түгел, дигәндәй. Кызларны кызыктырырлык модалы киемнәргә исе китми, мин аны гел бер футболка белән джинсыдан гына күрәм. Өстәвенә, беркая да чыгып йөрми диярлек, эшләрен компьютер аша гына башкара. Кайда кем белән танышсын инде ул?
Гаилә башлыгы боларның барысын да яхшы белә, әлбәттә. Берара тын гына утырды да дәвам итте:
– Минем бер дус үз фирмасына программист эзли. Хезмәт хакы да әйбәт. Әйтеп карыйм әле, бәлки, Марат шунда барырга ризалашыр.
– Әйбәт булыр иде шул. Юкса көннәр буе өйдә утыра... Тагын ни, әтисе, әллә әнинең күрше урамдагы фатирын аңа бирикме? Квартирантлар күчеп китәргә җыена, яңа кешеләр эзлисем килми. Дөресен әйткәндә, чит кеше кертүнең бер файдасы юк, фатирны туздырып кына бетерәләр. Бәлки, бездән аерым яши башлагач, ниһаять, үзен ир-егет итеп тоя башлар. Кызы да пәйда булыр. Юкса, берәрсе белән йөри башлаган очракта да, аулакта калыр мөмкинлеге юк бит...
Маратны үгетләп торасы булмады, эшкә керергә бик теләп риза булды. Әбисеннән мирас булып калган ике бүлмәле фатир квартирантлардан бушагач, шунда күченде. Баштарак әти-әнисе янына еш килеп йөрде, тик тора-бара бу визитлар шактый сирәгәйде. Марат үзе моның сәбәбен яңа эш урынында мәшәкатьләрнең көннән-көн артуы белән аңлатты. Оркыя исә, улын бик сагынса да, ниһаять үз «кабырчыгыннан» чыгып, кешеләр белән аралаша, кая да булса барып йөри башлаган улы өчен шатланды гына...
Һәм менә, ниһаять, Оркыя белән Камил түземсезләнеп көткән көн килеп тә җитте.
– Әти, әни, сезне үземнең... кызым белән таныштырырга телим. Исеме дә, үзе дә Зифа. Эштә таныштык, ул анда... хуҗалык эшләрен башкара. Бик чибәр кыз, ягымлы, сезгә һичшиксез ошар дип уйлыйм. Барысы да әйбәт кенә барса, киләчәктә мин аңа өйләнергә ниятлим, – дип ярып салды Марат көннәрдән бер көнне. – Тик алдан ук кисәтеп куям, аптырамагыз, ул өч яшькә өлкәнрәк, ләкин минем өчен бу аерма берни түгел, үзегез дә күрерсез, кыяфәте бөтенләй унсигездә генә кебек!
Маратның күзләре бәхетле ялтырый. Оркыя белән Камилнең аны мондый кыяфәттә беренче тапкыр күрүе. Нәрсә, димәк, бар да яхшы, бар да алар теләгәнчә – ниһаять, уллары гашыйк булган!
– Яхшы, улым, бик теләп танышырбыз. Шимбә көнне кичке ашка монда чакыр. Нәрсә әзерлик икән?
– Әй, әни, бу мәсьәләдә борчыласы юк, ашау ягыннан талымсыз ул, минем шикелле, нәрсә бирсәң шуны ашый, – дип көлде Марат, – берәр нәрсә пешерерсең инде шунда...
Шимбә көнне Оркыя белән Камил сый-хөрмәтләрне көндездән үк әзерләп куйдылар да кич җитүен, киләчәктә килен булырга мөмкин Зифаның килүен көттеләр...
– Әни, әти, таныш булыгыз, бу – Зифа!
– Исәнмесез! – диде кыз күтәренке тавыш белән.
Аның сәламләве өйдәгеләргә кычкырган кебек яңгырап ишетелде.
Оркыя, барча кайнаналарга хас булганча, иң беренче эш итеп, Зифаны «энә күзе аша» үткәрмичә булдыра алмады. Кызның кыяфәте, дөрестән дә, унсигез яшьлекләрнекеннән аерылмый диярлек. Чибәр йөз, тәбәнәк кенә буй, төссезләндерелгән, көдрәләнгән чәчләр, куе кызыл иннек, кара карандаш белән куелган күзләр, ботларга сыланып торучы джинсы, ялтыравыклар ябыштырылган кыска свитер. Кыскасы, институтка керү яки, бу нияте барып чыкмаган очракта, акчалы эшкә урнашу өмете белән шәһәргә килгән авыл кызы икәне әллә кайдан кычкырып тора.
«Сайлый белгән дә инде Марат!.. – дип уйлап куйды Оркыя.
– Үтегез, чишенегез, балалар, кулларыгызны юыгыз да өстәл янына...
– Ә бәлки сезгә булышыргадыр? – диде Зифа ягымлы тавыш белән.
– Юк, кирәкми, барысы да әзер.
Ниһаять, гаилә башлыгы да җанланып китте һәм шундук тост та тәкъдим итте:
– Мәхәббәт өчен!
Фужерлар бушап калды. Гаилә башлыгы аларга кабат шәраб салып куйды.
Зифа оялчан кызга охшамаган, ризыкларны тәлинкәсенә тутырып сала да комсызланып ашап утыра. Фужерындагы шәраб та кимегәннән-кими бара.
«Атна буе ач торган диярсең!» – дип уйлап куйды Оркыя, тиз арада кыздырылган тавык кисәгенең башына җиткән Зифаны күзәтеп.
– Зифа, кызым, үзең турында сөйлә әле, юкса безнең Марат шундый астыртын, синең хакта берни әйткәне булмады...
- Нәрсәсен сөйлисең инде аның?.. Шәһәрдә күптән түгел генә, менә эшкә урнаштым, Марат белән таныштым, шуннан китте инде...
– Ә каян килдең? Әти-әниләрең кайда?
Зифа авызындагы ризыгын чәйнәп бетергәч кенә җавап бирде:
– Качаклар авылыннан мин. Биектау районыннан. Моннан якынча бер сәгатьлек юл. Анда яшьләргә юньле эш юк, шуңа күрә миңа да шәһәргә китәргә туры килде...
Оркыя Маратның бу кызга чын-чынлап гашыйк булганлыгын күреп-сизеп утырды. Улы, йотардай булып, кызның күзләренә текәлгән. Башын каршысында утыручы Зифага табарак ия төшеп, аның бәянын дикъкать белән тыңлый. Шул ук вакытта, Оркыяның эчке тавышы бу кызның гади генә түгеллеген «пышылдый» иде. Зифаның үз-үзен тотышында чынлап та ниндидер икейөзлелек яшеренгән кебек тоелды аңа.
Кичке ашны ашаганнан соң, Марат, әти-әнисенә рәхмәт әйтеп, урыныннан кузгалды. Ә Зифа, Оркыя янына килеп, аны кочып алды.
– Тәмле ризыкларыгыз өчен рәхмәт, әни...
Мондый мөгамәлә Оркыяны тәмам аптырашта калдырды: «Нинди әни?! Гомерендә беренче тапкыр күрә!»
– Ярый, рәхмәт сезгә, без китик инде, – дип кабатлады Марат. – Зифа белән кибеткә кереп чыгасы бар, алтын балдак вәгъдә иткән идем, үзем сайлыйм ди...
Зифа оялчан гына елмаеп куйды. Хушлашып чыгып киттеләр.
Ире белән икәүдән-икәү генә калгач, Оркыя аш бүлмәсендәге урындыкка утырып, уйга чумды.
– Йә, әнисе, ни әйтерсең? Ничек сиңа Маратның кәләше? Ярыйсы гына күренә бугай, ягымлы...
Ләкин хуҗабикә аның белән килешергә ашыкмады:
– Камил... Йөрәгем белән сизәм, бу хатын ниндидер мәкер кора... Турысын әйтим, миңа ошамады. Маратның тәҗрибәсе юк, кешеләрне, хатын-кызларны аермый. Беренче очраган кызның кармагына эләккән... Улыбызның яше баруын яхшы аңласам да, аның бу хатынга өйләнүен теләмәс идем... Үзен күрсәтәчәк әле ул, менә әйтте диярсең...
– Син улыңны көнлисең, әнисе! Аналар барысы да шулай инде. Бу аның тормышы, син комачаулама, кысылма араларына. Бала-чага түгел бит, үзләре хәл итәрләр!
– Синең әниең мине беренче күрүдә үк үз итте, һәрвакыт аның килене булуыма шатлануын әйтеп килде. Гомергә якын дуслар булдык, беләсең. Хәзер дә Аллага шөкер. Ә Марат мәсьәләсендә, бер дә көнләшү түгел бу, ә ана йөрәгенең сизгерлеге. Улыбыз өчен нык борчылам...
Дөрестән дә, Камилнең әнисе белән Оркыя бүген дә якын дуслар кебек. Галимәнең килененә беркайчан да авыр сүз әйткәне булмады, хәтта сирәк кенә булса да улы белән килене арасында аңлашылмаучанлык килеп чыккан вакытларда, Оркыяның хаклы икәнлеген яхшы белгәнгә күрә, һәрвакыт аны яклап, куәтләп торды. Дөрес, Оркыя аның үз улын да хәтере калырлык сүзләр белән тиргәгәнен, акыл өйрәткәнен хәтерләми. Камил гаилә корганнан бирле әти-әнисеннән аерым яшәде, бәлки, бу очракта шул да үз ролен үтәми калмагандыр.
Оркыяның үз әнисе бакыйлыкка күчкәнгә берничә ел иде инде, шуңа күрә хатын күргән-ишеткән бөтен яңалыкларын, эч серләрен, уй-фикерләрен каенанасы белән уртаклашуны гадәт итеп алды. Бу юлы да Маратның кәләше турында Галимәгә сөйләргә булды.
Галимә киленен игътибар белән тыңлады.
– Кайдан дисең ул кызыйны? Качаклардан? Яхшы беләм мин ул авылны, берничә тапкыр кунакка да барганым бар. Каенатаңның бер дусты шунда яши иде. Ул Зифа турында мөмкин кадәрен белешермен. Анда кешеләр бер-берсен яхшы белә. Ачыклый алганнарны хәбәр итәрмен. Кызганыч, фамилиясен әйтә алмыйсың инде... Ярар, зыян юк, бу проблема булырга тиеш түгел. Хуш, хәбәрләшербез, Оркыя кызым! Камилгә сәлам!..
Оркыяның каенанасы икенче көнне үк шалтыратты.
- Димәк, болай, тыңла. Ул Зифа... Кыскасы, син хаклы, даны таралган кызый икән. Үсмер чагыннан ук типтереп яшәгән, аннары бер җинаятьче белән бәйләнешеп киткән. Аннан кыз бала тапкан. Ул бандитны төрмәгә утыртканнар. Авылда Зифаны бөтен халык яхшы белә. Күптән түгел кубарылып шәһәргә чыгып киткән, кызын балалар йортына тапшырган. Теге бандит тиздән иреккә чыгарга тиеш диме, чыккан диме шунда. Менә шундый хәлләр... Димәк, синең беркатлы Маратың шуның ятьмәсенә эләккән инде?
– Шулай булып чыкты бугай шул. Аптыраган инде, нишләргә дә белгән юк.
– Әйе, шушы яшькә җиткәнче кызлар кулын тотып карамаган егетне күреп алып, тиз арада зиһенен чуалтып өлгергән инде бу. Егет ялгыз, фатиры бар, яхшы гына хезмәт хакы алып эшли. Ана тәрбиясеннән яңа гына бушаган, тормышны юньле-башлы аңлап бетермәгән малайга бер елмаю да җитә шул, кызның теләсә нинди капризларын үтәячәк. Зифа моны яхшы аңлый. Ким дигәндә, теге бандит иреккә чыкканчы рәхәтләнеп Марат фатирында яшәргә була. Ә аннары, Алла сакласын, Маратны талап, төп башына утыртып качарга да күп сорамас... Сүз дә юк, ул кызыйдан биздерергә кирәк Маратыңны, соңга калганчы...
Оркыя шок хәлендә иде. Менә сиңа булачак килен!..
Хатын, ирексездән, яшь чагында үз башыннан үткән җан әрнеткеч вакыйганы исенә төшерде.
...Ял бүлмәсен тәртипкә китергән арада пристаньга бер теплоход килеп туктады. Пермьнән килгән теплоходта пассажирлар әллә ни күп түгел иде. Оркыя белән шәфкать туташы Валентина бортка күтәрелеп хәл белештеләр, кирәк-яраклар тапшырып, тиешле кәгазьләргә мөһер суктылар да, пристань янында гына урнашкан шифаханәгә, үзләренең эш урынына кереп киттеләр.
Артларыннан ук диярлек нәни бала җитәкләгән бер яшь хатын килеп керде.
– Нәрсә, үскәнем, еракка юл тотасызмы? – Оркыя, бераз иелә төшеп, балага кулын сузды. – Исәнме, егет.
Бала, Оркыяның кулын тотып, атсыз бармагындагы балдагын нәни куллары белән капшап карады да, борылып, әнисенең күзләренә текәлде.
– Ничә яшь инде?
Монысы малайның әнисенә аталган сорау иде. Ана кеше нарасыеның өс-башын рәткә китерде.
– Өч яшь тә дүрт ай. – Баласы тыпырчына башлагач, кулын ычкындырды.
– Һич тыныч кына тора алмый бу шайтан малай, – диде яшь ана бераздан, шул арада уенчык машина белән мәш килеп идәндә бөтерелүче нәни баласына ишарәләп. – Әстерхан теплоходы килгәнче ничек түзәргә инде...
– Нишләп шайтан булсын ул, име, үскәнем. – Валентина малай янәшәсенә чүгәләде. – Каяле, бергәләп уйныйк әле.
Малай яшь шәфкать туташын үз итте булса кирәк – уйный торган уенчыгын аңа сузды.
– Бр-р-р, кая барабыз без машина белән, ә...
Ана кеше әле Валентинага, әле баласына карап торды да, Оркыяга таба иелеп, башкалар ишетмәслек итеп кенә пышылдады:
– Рөхсәт итсәгез, мин кибеткә чыгып керер идем. Әстерханга кадәр ерак бит, ашу-эчү әйберләре юнәтмичә булмас.
Оркыя каршы килмәде. Баласы да алай бик көйсезгә охшамаган, әнә, Валентина белән икәүләп рәхәтләнеп шайтан чабалар. Азык-төлек кибете дә әллә ни ерак түгел.
– Ярар, ярар, барып килегез, – диде Оркыя яшь анага. – Безгә дә ак ипи алырсыз әле, – дип, бер ипилек акча да тоттырды...
Кич җитте. Пермьнән Әстерханга баручы пароход кузгалып китәргә дә санаулы минутлар гына калып бара. Өенә кайтырга чыккан Оркыяның хәтеренә кылт итеп көне буе ана һәм бала бүлмәсендә уйнап утырган нарасый һәм аның каядыр китеп югалган яшь анасы төште. «Пароходка утыручылар арасында бер дә күзгә чалынмадылар бугай бит болар, әллә игътибарга алмыйча гына калдыммы?» Күңеленә шом кергән Оркыя кабат шифаханәгә ашыкты.
Ни хикмәт, өч-дүрт сәгать элек кибеткә дип киткән яшь ана һаман килмәгән, ә нарасые уйнап арыган – идәндә утырган килеш кәнәфигә башын терәп йоклап киткән. Янында, нишләргә белмичә аптырап, шәфкать туташы Валентина утыра.
«Кайда булыр бу хатын? Кайтыр, кайтмый калмас. Сөт кибете эзләп Элеватор тавына ук менеп киткәндер йә. Пароходка соңга калыр инде калуын. Ярар, баш бәласе түгел, кунар җире булмаса, үзебезгә булса да алып кайтырмын. Нәни бала белән урамда калдырып булмый бит инде...»
Оркыя өметен өзмәде. Пароход киткәч тә, Валентинаны кайтарып җибәргәч тә көтте ул баласын калдырган яшь ананы. Төн уртасы якынлашып килгәндә генә, нарасыйны киендереп, урамга чыкты.
Соңгы өмет чаткыларын туплап, күпмедер вакыт әрле-бирле таптанганнан соң, шифаханәгә кире кереп, төнне шунда гына үткәрделәр. Иртән иртүк, тәвәккәлләп, нәни баланы җитәкләп, Оркыя балалар йортына юл алды. Бераз баргач, янәшәдән тырык-тырык атлап баручы нәни баланы күтәреп алып, кочагына кысты. Үзенең нинди хәлдә калуын аңлап булса кирәк, бала борынын тарткалый башлады, сулышы ешайды. Һәм үксеп еларга кереште:
– Ән-ни-и, ән-ни-и...
– И бала, юк шул, әниең кайтмады... Ә син елама, хәзер кайтып җитәрбез. Тәмле итеп ашарбыз, юынып йокларга ятарбыз...
«Ничек шулай үзеңнең газиз балаңны ниндидер чит-ят кешеләргә ышанып калдырырга була икән соң ул? – дип уйланды Оркыя. – Күр инде, бөтенләй ташлап калдырды бит! Үз нарасыен, йөрәк парәсен!..»
* * *
Оркыя Маратны үзләренә чакырып смс җибәрде. Улы кичкырын эштән кайтышлый кереп чыгарга сүз бирде.
Әйтәчәк, барысын да сөйләп бирәчәк Маратка! Аның бердәнбер газиз улы барысын да белергә тиеш! Ләкин шунысы да бар: Марат бу мәгълүматны ничек кабул итәр бит әле?
– Әни, нәрсә әйтәсең килгән иде? Минем вакытым тар, Зифа белән кафега җыенган идек...
– Улым, мин Зифаның бер җинаятьчедән кыз баласы барлыгын белдем. Ул аннан баш тарткан икән, үз куллары белән балалар йортына илтеп тапшырган. Ә теге бандит төрмәдә, тиздән иреккә чыгачак. Белә идеңме?
– Юк, белми идем, – Марат, башын аска иеп, бераз тын гына утырды. – Авыл кешеләреннән белештеңмени? Әни! Сез нишләп минем тормышка кысыласыз ул? Бу сезнең эш түгел, аңладыңмы? Зифа, мөгаен, әлегә бу турыда әйтергә кыенсынадыр. Тик мин ышанам, вакыты җиткәч, үзе барысын да сөйләр, чөнки ул мине ярата! Ә сиңа ул гади кыз булганга, безнең оешмада җыештыручы гына булып эшләгәнгә күрә ошамый, шулаймы?
– Аның баймы, ярлымы булуындамыни хикмәт, улым? Нинди кеше икәнлеге йөзенә чыккан бит... Син гашыйк булгансың, зиһенең томаланган, ә ул шуннан файдалана...
– Әни! Җитте! Бик беләсең килсә, якын арада мин аңа тәкъдим ясаячакмын! Һәм син дә, әти дә безнең бәхеткә комачаулый алмаячаксыз! Без ул баланы да һичшиксез үзебезнең янга алачакбыз, мин аны үземә рәсмиләштерәчәкмен!
– Яхшылап уйла, улым, бик яхшылап.
– Әни! Аңламыйм мин сезне. Башта әти белән икәүләп: «Ник һаман өйләнмисең?» – дип колак итен кимердегез, хәзер яраткан кызым белән гаилә коруыма каршы киләсез...
Марат кәефе кырылып, ачуланып чыгып китте. Оркыя югалып калды: «Йа Раббым! Ничек коткарырга улымны? Ышанмый бит, тыңлап та тормый...»
Бер атнадан Марат күрше шәһәргә өч көнлек командировкага китте. Кич эштән кайтышлый Оркыя улының фатирына кереп чыгарга булды. Марат запас ачкычын аңа биреп калдырган иде. Ишекне тавыш-тынсыз гына ачып керүгә ирләр ботинкасына абынып егыла язды. Сүз дә юк, мондый зур, тупас аяк киеменең Маратныкы булуы мөмкин түгел. Димәк, өйдә, Зифадан тыш, тагын кемдер бар!
Оркыя колакларын шомрайтты. Йокы бүлмәсе тарафыннан Зифаның карлыккан тавышлы ир-ат белән сөйләшкәне ишетелә. Фатирда үзләреннән башка кеше барлыгы башларына да килми, күрәсең, иркенләп, кычкырып сөйләшәләр. Сүзләре ачык ишетелә. Сизгер күңелле Оркыя телефонындагы диктофонны кабызды.
– Витёк, тагын бераз гына көтәргә кирәк. Минем сарык шушы арада тәкъдим ясарга җыена. Ул чагында эшләр тизрәк җайланачак. Фатирны минем исемгә яздырырга күндерәчәкмен. Берәр нәрсә уйлап табармын, балага уздым, мине яратуыңны расла диярмен. Ул шундый беркатлы, минем һәр сүзгә ышана. Аның белән йоклавы миңа шулкадәр җирәнгеч икәнен белсәң иде. Гел сине уйлыйм. Моңа бит мин синең өчен генә ризалаштым, синнән башка беркем кирәкми, үзең беләсең... Ул гаиләдә бердәнбер бала, бөтен маллары аңа калачак. Бер-бер хәл булган очракта бердәнбер варис кем? Мин! Фатир да минеке булачак! Ә аны мәңгелек юлга озату – монысы инде синең эш булачак. Сине өйрәтеп торасы түгел.
- Сүз дә юк, мәхәббәтем... Өйдән ераграк бер җирдә табарлар үзен. Сине тол хатын дип танырлар, фатир безнеке булыр. Әти-әнисе берни эшли алмас. Карап-карап торам да... Шәп актриса икән син, гыйшык утында янучы беркатлы кыз ролен ышандырырлык итеп башкарасың. Ул малайны акылга утыртырга вакыт, минем яраткан кызымнан файдаланган өчен түләргә тиеш!.. Кызны балалар йортыннан алырбыз да нормаль кешеләр шикелле яши башларбыз. Яки бу фатирны сатып, тыныч урынга күчеп китәрбез. Ошамый миңа бу шәһәр...
Оркыя йокы бүлмәсендәгеләрнең сүзләреннән куркуга калды. «Зифа баласын шушы ирдән тапкан, күрәсең. Димәк, төрмәдән чыгып та өлгергән...» Фатирдан әкрен генә чыгып, хатын полициягә шалтыратты. Тиз арада килеп җиткән хокук сакчылар диктофонга яздырганнарны игтибар белән тыңладылар. Аларның әйтүенчә, әлеге Витя чынлап та күптән түгел генә иреккә чыккан һәм тагын кеше таларга өлгергән булган. Кыйммәтле мәгълүмат өчен Оркыяга рәхмәт әйтеп, аның ярдәме белән Марат фатирына үтеп керделәр һәм Витяны кулга алдылар. Зифа кычкырып еларга кереште, Витяга кагылмауларын үтенде, аның гаебе юк, бу аңлашылмаучанлык, ялгыш гаепләү дип маташты...
Оркыя белән күзгә-күз очрашкач, йөзен кыйшайтты:
– Нәрсә, коткардыңмы малаеңны? Син булмасаң, барысы да җайлы гына барып чыгасы иде... Тфү!
– Синең үзеңә тфү, намуссыз җан! Бик беләсең килсә, бу фатир минем исемгә язылган, Маратка түгел. Сиңа монда берни дә тәтеми иде.
Зифа белән Витяны алып киттеләр. Оркыя фатирны тәртипкә китерде дә улына шалтыратты.
– Әни, ни сөйлисең... Моның булуы мөмкин түгел... Зифа... Ул...
Марат шок хәлендә калды. Аңлашыла, бу хәбәргә җиңел генә ышанырлык түгел иде...
Озын-озак аңлатып тормастан, Оркыя аңа телефон аша диктофон язмасын җибәрде.
Бераздан Марат әнисенә шалтыратты:
– Әни, рәхмәт! Син мине коткарып калдың! Ә мин тиле, Зифа мине чынлап ярата дип уйлаган идем...
(Дәвамы бар).
Амур ФӘЛАХ.