ЯҢА ЕЛ АЛДЫННАН...
Яңа ел килә җилдереп,
Ап-ак карга төренеп.
Күңелләрне җилкендереп,
Якты өметләр биреп.
Яңа елдан һәрберебез
Шатлык, сөенеч көтә.
Алдагы килер көннәрдән
Тик бәхет өмет итә.
Оныкларны сөендерер,
Тагын бер ел үстереп.
Ә мин үзем яшәр идем,
Вакытны кичектереп.
Өр-яңа ел килә жиргә,
Кар бураннар уйнатып.
Вакыт безне алга әйди,
Булмый үткәнгә кайтып...
АТ ЕЛЫ БЕЛӘН!
Аргамакларга утырып,
Җиргә килә Яңа ел!
Яңа бәхет, сөенечләр
Өмет алып килә ул.
Тулпар ат -- ул әк(и)яти зат,
Сихри зур көчкә ия.
Хыялларны чынга әйдәп,
Илаһи канат куя.
Утлы ат елы күңелдә
Очкын, ялкын кабызсын.
Җиргә афәт алып килгән
Атыш, шартлаулар тынсын.
Ат уңган да, тынгысыз да --
Һәрчак эшкә җигелгән.
Чабышларда җиңү яулау
Килми аңа җиңелдән.
Акыллы да, түзем дә ул,
Авыр йөкне дә тарта.
Димәк, аттай булганнарның
Быел бәхете арта.
Яңа елым, чаптар аттай,
Җилдереп үтсен иде.
Һәркемне дә Ат елында
Тик уңыш көтсен иде!
Ел имин үтсен иде!