Ир уйларының очын табарга беркадәр тырышып карады. Әнисе улының төшенә юкка гына кермәгән инде! Илдан бакча читендәге турникта берничә тапкыр күтәрелеп, үзен тонуска кертте дә, өйгә таба атлады. Уй гына димә: эскәмиядә шактый утырылган икән. Офыктагы кояш авыл җитәкчесен сәламләп, ашыгып кына күтәрелә башлаган, ирне дә ашыктыра. ”Җәйге көн ел туйдыра”, – дип юкка гына әйтми халык. Вакытның кадерен белә Илдан. Әти-әнисе, кул арасына керә башлауга, биш улларын да эшкә өйрәтеп үстерделәр. Малайларның урамда трай тибеп йөргән чагын авылдашлары бөтенләй күрмәде.
Ире бакчада йөргән арада хатыны Гөлсөяр дә инде торган, чәй өстәлен әзерләп куйган. Тәрәзә төбе саен,бүлмәләрдә шау чәчәктә утыручы гөлләренә су сибеп йөри. Исеме дә, җисеме дә чәчәкләр-гөлләр сөя торган хатынына торган саен шакката Илдан. Ничек шулкадәрле гөл яратып була икән? Көнаралаш аларның тузаннарын сөртү дисеңме, төпләрен йомшартып, әллә нинди ашламалар белән туендыру дисеңме-берсен дә эшләми калмый Гөлсөяр. Әнисе дә гел: ”Улым, киленнең кадерен бел, санлап яшә! Бик булган,уңган хатынга тап булдың,балам!” – дип әйтергә ярата иде. Авыл советы рәисе булгач, көнгә йөз төрле холыклы кешеләр белән аралашырга, гозерләрен тыңларга туры килә. Янына каш-күз уйнатып кергән хатыннар да булгалый. Андый чакта ир гел Гөлсөярне күз алдына китерә. Шәфкать туташы булып эшләүче хатыны бик күпләргә үрнәк булырлык шул аның, бар яклап та.
– Әтисе, иртә таңнан бакчада озаклап йөрдең, берәр борчуың бармы әллә? Әйдә, чәй эчеп ал әле,тынычланып та китәрсең!
Хатыны балалар тугач та, Илданга шулай “әтисе” дип эндәшә башлады. Иргә йомшак итеп болай кайгыртып, яратып эндәшү бик ошый үзе, тик бу хакта хатынына гына әйтми. ”Мактап куйсам, я бозылып китәр, я күз тияр,” – дип мактау сүзләрен һаман киләчәкккә калдыра килә. Булыр әле, әйткән чаклар да булыр. Менә озакламый көмеш туйлары җитәчәк, шунда әйтер күңелендәге бөтен матур сүзләрне.
– Гөлсөяр, әни төшкә керде әле... Ир туктап калды. Хатыны иренә сораулы карашларын төбәгән килеш, кулына тоткан чынаягын куймыйча, чәен дә эчмичэ, җавап көтте.
– Нигә икән, әтисе? Ураза гаетендә әнкәйгә атап атына корбан да чалдык бит инде югыйсә!
– Бүген Саклау болынына төшәбез ... яфрак себеркесе бәйләргә. Агрофирмага бер машина кузовы тулы яфрак себеркесе төшерербез дип вәгъдә биргән идем кичә.
– Соң синең себеркеңнең әнкәйгә нинди катнашы бар?
– Бар шул, бик бар! Әнкәй менә төшкә кереп киңәш бирде әле үземә.
Әнкәй белән икәү Саклау болынында йөрибез, имеш. Әнкәй һәрвакыттагыча ак яулыгын артка чөеп бәйләгән. Үзе миңа караган да: ”Ашыгам, сиңа күрсәтеп кенә калдырам да китәм, эшләрем күп,” – дигән була. ”Нинди бетмәс эш инде, әнкәй синдә?” дим. ”Яфрак азык туплау өчен бу атна иң кулай вакыт, улым! Соңарырга ярамый. Яфрак себеркесе өчен бигрәк тә юкә, чикләвек агачларының яшь ботаклары әйбәт була, балам. Әнә күрәсеңме, Каш урман юл кырыенда күпме яшь юкәләр үсеп утыра. Әтиең белән гел без печән әзерли торган имәнлекне беләсең бит! Шуннан яшь имән ботаклары да җыеп кушарсыз себеркеләргә, яме, балам! Карале, себеркеләреңә кычыткан, ромашка, тукранбаш та куштыр. Яшь бозаулар бик – бик ярата андый яфрак себеркеләрен. Я, төшеңдеңме?” – диде дә ак яулыгын җилфердәтеп әнкәй китеп тә барды.
– Бигрәк матур төш бу, әтисе! И, әнкәй җаным бакыйлыкта да гел безгә яхшылык кына теләп ята икән! Әтисе, әллә мәйтәм болынга китешли мәчеткә тукталып, Сәйфетдин бабайга хәер биреп калдырасыңмы дим? Әнкәй белән әткәйгә, улыбызТимерханга атап... Гөлсөярнең тавышы калтырап куйды. Тимерхан – ир белән хатынның гомерлек йөрәк ярасы шул!
(Дәвамы бар).
Чыганак: «Мәйдан».