Барлык яңалыклар
Әдәбият
28 декабрь 2025, 12:38

Гөлнур Айзат «Соңгы шәм». (1)

Илдан манма тиргә батып уянды. 

Гөлнур Айзат «Соңгы шәм». (1)
Гөлнур Айзат «Соңгы шәм». (1)

Күзләре тәрәзәгә төште. Дулкын-дулкын булып торган тәрәзә пәрдәләре аша офыктагы сүрән яктылык алар бүлмәсенә дә сузылган. Хатыны Гөлсөяр тыныч сулыш алып, татлы уйларга чумып йоклый. Ир аны уятмаска тырышып, акрын гына торды да, песи адымнары белән генә кызы Илгизә бүлмәсенең ачык калган ишеге янында тукталды. Көне буе мең төрле образга кереп бетә торган терекөмеш сыман Илгизә дә зур караватында рәхәтләнеп таралып яткан. Илдан гел шулай: иртән торып эшкә китәр алдыннан кызын яратмыйча чыгып киткәне юк. Илгизәнең яртылаш идәнгә төшкән җиңел юрганын күтәреп куйгач, ир, кызының бөдрәләреннән акрын гына сыйпап алды да, уятмаска тырышып, юлында булды. Йорт эченә чыкты.

Иртәнге җиләс һава ирнең таза беләкләрендә иркәләнеп, аны тынычландырды. «Әнкәй нишләп бүген төшкә шулай керергә булган соң әле? Сарсаз болынына төшәсемне белгәнгәме?Берәр эш эшлисе булса, әнкәй киңәшләрен бирми калмый» дип, ир үз уйларының йөгәнен карашларына чорнап, бакча ягына китте. Аяклары үзләре үк әнисе Мәрҗәния белән бергә киңәш-табыш алып утырырга ярата торган эскәмия янында тукталды.

– Их, әнкәй, ничек җитмисең син миңа, бик җитмисең! – дип авыр сулап куйды Илдан.

Инде үзе дә ир уртасы булып килгән Илданның әнисен төшендә тере килеш күреп уянуы күзләрен дымландырыды. Юк, алай йомшак ир түгел анысы Илдан. Әтисе Фәйзи дә шактый нык, кырыс, артыгын сөйләми, батырып эшли торган юньле адәм иде. Әнисе дә аз сүзле, йөгерек уйлы, җитез, булган карчык иде. Илдан да әти-әнисеннән кирәкле сыйфатларны җитәрлек алган. Шулай булмаска мөмкин дә түгел, Сарсаз авылының язмышы аның кулында бит!

Һәр иртә шул авылны кайгыртып күзләрен ача, көннәр буе авыл кешеләренең гозерен үтәп чаба, кичләрен шул авылның киләчәге өчен ниләр эшләп булыр икән дип борчылып, хыялланып йокларга ята. Авыл – үзенең җитәкчесенең йөзе, тырышлыгы инде ул!

 Ир әле ел ярым элек кенә әнисе белән соңгы тапкыр шушы эскәмиядә утырган чакларын күз алдына китерде. Ул чакта әнисе инде шактый бөтерешкән, шулай булса да авыртулары хакында зарланып беркемне борчымый иде. Ирнең колак төбендә шул чактагы сөйләшүләре ишетелеп киткәндәй булды.

– И, улым, озак тормамдыр инде мин. Сүнде бит... соңгы шәм дә, – дип куйды Мәрҗәния.

– Нинди шәм турында сөйлисең, әнкәй?

– Тормыш турында улым, гомер турында! – диде карчык.

– Ә шәмнең нинди катнашы бар монда, әнкәй?

– Бар, улым, бик бар! Төш күрдем мин бүген.

Атагыз кайткан иде...Тегендә аңа иптәш кирәк. Ялгызы гына авыр аңа анда.

Илдан әнисенә аптырап карап куйды ул чакта. «Әллә?». Бу «Әллә?» дигән сорауда әнисен югалту куркынычы да, аптырау да, иң кадерле кешесенә берничек тә булыша алмаудан гаҗиз булу да – һәммәсе дә җыелган иде шул.

– Менә шул... Өй тулы халык ... Ут беткән, имеш... Мин шул халыкка чәй ясап йөрим, мәҗлес кебек. Шкафтан эзләп табып шәм кабыздым. Соңгы шәм иде ул йорттагы... Шулвакыт атагыз кайтып керде. Кунаклар янына утырып чәй эчмәде. Өстәл уртасындагы шәмне шәмдәле-ние белән генә күтәреп алды да: «Мәрҗәниягә йокларга вакыт,иртән печәнгә төшәсе бар. Кунакларның эшләре беткән аларның», – дип, соңгы шәмне өреп сүндерде. Көтә, көтә мине атагыз, улым.

Илдан эскәмиядә авыр итеп көрсенеп, тын алган әнисенә ни дип җавап кайтарырга да белмәде.

Иртәнге җиләс тынлыкта ялгызы гына утырган эскәмиядә, әйтерсең лә, әнисенең шәүләсе пәйда булды. (Дәвамы бар).

Гөлнур Айзат «Соңгы шәм». (1)
Гөлнур Айзат «Соңгы шәм». (1)
Автор:
Читайте нас