З. Биишева исемендәге "Китап" нәшрияты кибетендә шагыйрь Рәсим Шәфи-Рәхмәтнең "Яңгырлар мәле" китабының исем туе булды. Шигърият сөючеләр аны “Июль”, “Тәүге тукталыш “,”Төймәләр дәвере”, “Гөлләр кешеләргә охшаш” китаплары аша яхшы белә. Һәм менә аның китап киштәсендә “Яңгырлар мәле” дип аталган тагын бер җыентыгы урын алды.
Шагыйрьнең шатлыгын уртаклашып, аны тәбрикләргә иҗатташлары, якташлары, дуслары, республика басмалары журналистлары һәм, әлбәттә, шигърият сөючеләр җыелды.
Беренчеләрдән булып килгән кунакларны һәм авторны З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятының баш мөхәррире Зөлфия Шарифҗан кызы Карабаева сәламләде. Аннан соң филология фәннәре кандидаты, Уфа фән һәм технологияләр университеты Стәрлетамак филиалының татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы доценты Нәсимә Әнвәр кызы Мөкминова сүз алды.
Хезмәттәшенең сүзләренә доцент, филология фәннәре кандидаты Илсур Сәлихҗан улы Мансуров та кушылып, Рәсим Шәфи-Рәхмәтнең иҗади уңышларын билгеләде һәм авторның шигырьләрен укып ишеттерде. “Тулпар” журналы хезмәткәрләре, язучылар Дилбәр Булатова һәм Мөнир Вафин дә ихлас тәбрикләделәр. Каләмдәшләре Варис Акбашев, Эльверт Хәмәтшинның да шигырьле котлаулары авторның да, залда утыручыларның да күңеленә хуш килде.
“Ашказар” газетасы журналисты, шагыйрә Рима Галимова да якташына тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Венер Фаттахов исә үзенең чыгышын моңга төреп җиткерде.
Шигырь булган җирдә моңсыз мөмкинмени инде? Әлбәттә, юк. Тәбрикләү сүзләре Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мңнегали Хөснетдинов, популяр җырчы Линат Гәрәев җырлары белән үрелеп барды.
З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятының татар бүлеге мөхәррире Дилбәр Гомәр кызы Әхтәмова тарафыннан оештырылган күркәм чара һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә узды һәм бары тик җылы тәэссоратлар гына калдырды.