Барлык яңалыклар
Әдәбият
15 декабрь 2025, 08:35

“Ике шагыйрь бер мәйданда”

Шигырь бәйрәмендә Булат Ибраһим (Казан) һәм Руслан Сөләйманов (Уфа) сәхнә тотты. Үзләре әйткәнчә, Уфа-Казан шигърияте күперенә басып, шигырь артлы шигырь укыдылар.

“Ике шагыйрь бер мәйданда”
“Ике шагыйрь бер мәйданда”

Кызу темплы тормышта ал-ял белми каядыр чапкан арада туктап, көндәлек эш-мәшәкатьләрне бер читкә куеп, ял итәсе килә. Саега барган күңелләрне тирәнәйтер көчкә ия шигырь тыңлыйсы килә, уйланасы, моңланасы килә... Нәкъ шул максатта барлыкка килгән иде дә инде “Әдәби тукталыш” проекты. Таныш һәм таныш түгел кешеләр бергә җыелып, яңа китаплар, яңа әсәрләр белән танышты, заманча кыска хикәяләр, мавыктыргыч повестьләр язу серләрен ачарга тырышты, әлеге өлкәдә уңыш казанган популяр авторлар, язучылар, шагыйрьләр, композиторлар белән очрашты.

З. Биишева исемендәге китап кибетендә үткән “Ике шагыйрь бер мәйданда” дип аталган чара да әлеге проект кысаларында, әмма яңа урында һәм яңа форматта узды. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле урынбасары Гөлшат Сафина һәм “Әдәби тукталыш” проектын алып баручы Эльмира Ираһимова оештырылган чараның максаты да бераз башка иде. Шигырь бәйрәмендә Булат Ибраһим (Казан) һәм Руслан Сөләйманов (Уфа) сәхнә тотты. Үзләре әйткәнчә, Уфа-Казан шигърияте күперенә басып, шигырь артлы шигырь укыдылар. Гадәти чаралардан аермалы буларак алып баручылар да, чыгыш ясаучылар да алар үзләре иде. Әни, әти, туган як, мәхәббәт, тел, милләт... Чиратлап укылган шигырьләргә фортепиано һәм скрипка моңнары кушылды. Фортепиано партиясен - Башкортстанның халык артисты Индира Әсәдуллина, скрипка партиясен Айгөл Гайнуллина башкарды.Көндәлек ыгы-зыгыга ел азагы мәшәкатьләре дә өстәлгәнлектән шактый киезләнгән күңелләр иреккә җибәрелгән кош халәтен кичерде бу чарада. Ә бәлки күләвектән алып зур суга җибәрелгән балык халәтендә булгандыр... Тик әнә теге, каршыдагы йока гына пыялалы тәрәзә артындагы чуар көндәлектә түгел иде ул... Бер телле, әмма ике төрле шигърият мәктәбендә каләм чарлаган бу ике шагыйрьнең укучы күңеленә үтеп керү юллары да һәркайсыныкы үзенә башка иде. Булат Ибраһим шигъриятенә хас сабырлык һәм тирәнлеккә Руслан Сөләймановның шаян, бераз “бунтарь” рухы кушылып, тыңлаучыларны берчә уйландырды, берчә моңландырды, берчә елмайты. Күңелләрдән-күңелләргә, җаннардан җаннарга күчкән җылылыкны ничек кенә теләсәң дә, учка салып өләшеп булмый. Әмма шигърият бәйрәменә килгән һәр кеше аны үзе белән алып китте. Һәм әлеге проектның дәвамлы булып, яңа елда яңа шагыйрьләр белән очрашулар өмет итеп хушлашты.

И. Еникеев фотолары.

“Ике шагыйрь бер мәйданда”
“Ике шагыйрь бер мәйданда”
“Ике шагыйрь бер мәйданда”
“Ике шагыйрь бер мәйданда”
“Ике шагыйрь бер мәйданда”
“Ике шагыйрь бер мәйданда”
“Ике шагыйрь бер мәйданда”
“Ике шагыйрь бер мәйданда”
“Ике шагыйрь бер мәйданда”
Автор: Ибрагимова Эльмира
Читайте нас