Барлык яңалыклар
Әдәбият
15 декабрь 2025, 15:14

Батыр әтәч

Бик тиз генә тоттырмады әтәч... 

Батыр әтәч
Батыр әтәч

Бик тиз генә тоттырмады әтәч...

(хикәя)

Шәфкатьнең эштән кайтканын түземсезлек белән көтеп алды Мәслихә карчык. Күрше егетне күрү белән каршысына ук йөгереп чыкты:

  • Улым, анау әтәчемнең муенын гына борып бир инде, бигрәкләр

үзәгемә үтте.

  • Нихәл, Мәслихә әби, әтәчең сиңа да ташлана башладымыни?
  • Улым, исәнме, күрешергә дә оныттым шул әтәч белән. Үзем шөкер!

Әтәчем дә, алай-болай миңа очынмый. Менә әхирәтләрмне капкадан да кертми бит, өсләренә, башларына  очып куна, эзләрен суытты.

  • Кешесенә карап инде, кешесенә карап, – дип шаяртты Шәфкать.

“Бәлки, шулай кирәктер дә!” – дип уйлый иде үзе. Чынлап та, бәлки кешесенә караптыр. Шәфкатькә бер дә алай кыланмый ул әтәч, ә, киресенчә, аны күрү белн “Кикрикүк” дип сәламләп тә куя хәтта.

Шәфкать өйләренә дә кереп тормыйча, күрше капкасына борылды.

“Бисмилла”сын әйтеп, кулларын чайкап алгач, әтәчне эзләп абзар-кура гына юнәлде. Ә Мәслихә карчык, бөтерчек кебек бөтерелеп, күрше егете артыннан калмый, ияреп йөреде дә: “Тукта әле, пешекләргә су куям”,– дип кабат өенә таба чапты.

Бик тиз генә тоттырмады әтәч. Һәм ул бер зыяны да тимәгән күрше

егетенең дә үзен нигә куып йөртүен аңлый алмады. Менә Шәфкать лапаска йөгергән әтәчне бер почмакка кысрыклап эләктереп тә алды.

  • Кара әле, әтәчеңне әйтим, койрыклары “перламутровый”. Нинди генә

төс юк монда, энҗе сипкән кебек, елкылдап тора бит әле!  “Вес”та бар моның, – дип сөйләнеп куйды ул, әтәчнең төрле төскә кереп, җемелдәгән канатларыннан сыпырып.

Өй ягыннан Мәслихә әбинең тавышы яңгырады:

  • Тоттыңмы, балам? Ычкындырма берүк! Парларга су куйдым.

Шәфкать кулларында тыпырчынган әтәчне кысыбрак тотты.

  • Кара әле, кара, әттәгенәсе! Койрыгыннан – аяк буяу белән сызып

төшергән кебек, бер ак “полоса” сузылган. Бозауларның маңгаенда ак тап булса , “Акмаңгай” дип исем кушалар. Бу әтәч –Аккойрык инде, алайса, ягъни  йолдызлы койрык. Койрыгына ак тасма бәйләгәнмени,  Аллаһының кодрәте. Ә күзләре бәләкәй генә, төймә кебек күзләрдә дә – зур сорау, зур аптырау күреп гаҗәпләнде Шәфкать.

“Нигә мине тоттың? Мин бит сине гел сәламләп кенә йөрдем” –дип

әйтә төсле иде алар һәм әтәч бар җаны, тәне белән ычкынмакчы итте, тартылды.

  • Булдымы? Суым кайнап чыкты, әйдә китер әтәчне,– дип Мәслихә

карчык, өй бакчасы ягыннан сөрән салды.

  • Парламый тор әле! Шәфкать акрын гына учларын бушатып, әтәчне

иреккә җибәрде. Әтәч канатларын пырылдатып, кагынып алды да, рәхмәтле карашын егеткә ташлап, бу куркыныч “зонадан” ераккарак качу ягын хуплады.

Ул арада әбиебез дә коштабакларын күтәреп килеп җиткән иде:

  • Кайда әтәчең, улым?
  • Ычкынды, кулларымнан ычкынып качты, –дип үз гомерендә беренче

тапкыр алдашырга туры килде Шәфкатькә, әтәч гомере хакына.

  • И-и-и, балакаем, синнән дә ычкынырлар икән, дип Мәслихә әби,

савытларын җиргә куйды ды, үзе дә яшел чирәмгә аякларын сузып утырды.

  • Әй, Мәслихә әби, әтәчең бигрәк тә куәтле, кодрәтле, үзе дә, койрыгы

да матур, яшәсен әйдә дөнья иркен,– дип Шәфкать әбине юатмакчы булды.

  • Матур шул, матур, усал булса да, акыллы үзе. Үземнең дә

кагылдырасым килмәгән иде әтәчкә. Аптыраганнан инде, аптыраганнан. Түбән оч Фатима бит, беркөнне урамда әйтә:  “Өеңә керә алмадым, капкадан да кертмәде, җилкәмә очып кунды, ник котылмыйсың шул әтәчеңнән, әтәч бетмәс инде”, – ди.

Фатима кермәгәннән генә дөнья бетмәс, үзе күп сөйли, үзе чүп сөйли, “ләтчит” сатучыларны кертәм дип, акыллы әтәчемнән язасым юк, – дип килеште Мәслихә күрше егете Шәфкать белән.

...Мәслихә әби төнлә начар йоклады, әллә башына шул әтәч проблемасы каптымы? Әллә ялгыш адым ясарга уйлаганы өчен борчылдымы? Таң карасы белән тавыкларын карап кермәкче булып тышка чыкты. Җәй айлары. Яктыра башлаган инде. Ул, кабат-кабат күзләрен уып та, сөртеп тә карады.

Әллә ялгыш күрәме, лапылдап торган озын, соры койрыгын сөйрәп, чатанлый-чатанлый төлке качып маташа. Мәслихә ишек төбендәге калын, озын таякларын тотып, кычкыра-кычкыра абзарга таба атлады. Төлке бакча артыннан ындыр аша китеп югалды. Мәслихә әбинең башына бер генә уй калды: “Бетте генә тавыкларым. Харап булдылар!”.

Бәрәкалла, тавыклар кереп-чыгып йөри торган лапас ишегендәге тишекне кичтән ябарга оныткан ләса, кичәге мәшәкатьләр белән. Беравык ишек ачарга куркып торды ул. Тәүдә әкрен генә колак салды. Эчке якта “шылт” иткән тавыш та ишетелмәде. “Беткән тавыклар, бетергән явыз төлке!” дигән уйларын куа-куа, Мәслихә лапас ишеген ачып җибәрде. Инде таң яктысы кергән лапас эчендә, берара, берни шәйләми торды. Кесәсеннән алган фонарен кабызып, ипләп кенә тирә-якка янә күз йөгертте ул. Ни күрсен, почмакларда куркышкан тавыклар посып утыра түгелме? Ә иң мөһиме – исәннәр! Тавыклар да, тагын бер кат исәнлекләрен исбатлап, үз хуҗаларын күргәч, кыштырдашып куйдылар.

Мәслихә, үз күзләрен үзе ышанмыйча, кат-кат санады тавыкларын. Һәм кат-кат санаганда да төп-төгәл 17 тавыкка чыгарды. Димәк барысы да исәннәр. Ә бит төлке чатанлап, нәкъ шуннан киеп чыкканын үзе күрде. Шатлыгының чиге булмады. “Тукта, ә әтәчем кайда соң, әтәчем? Минем алтын койрыгым?” дигән уй йөгерде җитез карчыкның зиһенле башыннан. Ә канга баткан әтәч, актык көчен җыеп таң атуын белдерү өчен кунакчага чак-чак тырмашып менгән иде. Шулай да ул зәгыйфь кенә булса да, бер тапкыр “кикрикүк” дип кычкырды да, Мәслихә әбинең алдына гөрселдәп килеп төште. Мәслихә әби шул секундта ук әтәченең тавыкларын төлкедән саклап көрәшүен дә, инде әтәченең мал булмасын да аңлады. Аның күзләреннән күз яшьләре акты.

  • Гафу ит мине, гафу ит мине, дип бертуктаусыз сөйләнә-сөйләнә әтәчен

күтәреп алып, күкрәгенә кысты. Мин сине дәвалармын, үләннәрем белән, догаларым белән дәвалармын, дип үзен-үзе белештерми, әби өзелеп елый иде.

Беркөнне Шәфкать әтәчнең хәлен белергә тагын керде:

  • Әссәләмәгәләйкүм, Мәслихә әби, әтәч ни хәлдә, әтәч” – дип кычкырды

ул керә-керешкә үк.

  • Аллага шөкер, балам. Инде тәмам савыкты.

Шәфкатьне күреп калган әтәч, хуҗасының сүзен җөпләп йөгереп килде дә, “Кикрикүк” дип егетне сәламләде.

  • И-и-и, улым, балакаем, әлдә әле теге көнне әтәчем кулларыңнан

ычкынган, Алланың рәхмәте! – диде йөзләре яктырып киткән Мәслихә карчык. Һәм ул куана-куана кош-кортларына азык әзерләү нияте белән бакчадагы казаны янына ашыкты...

Зөлфия Газиева.

 

Фото: tr.pinterest.com

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас