Барлык яңалыклар
Әдәбият
13 декабрь 2025, 07:15

ЗӘЙНУЛЛА АБЗЫЙ ЭЛЕКТР СУЗА

Ял көннәрегез кәеф күтәренкелегендә үтсен.

Зәйнулла абзый безнең коллективта иң олыларның берсе иде. Ул озак еллар туган якларында район гәзите мөхәррире булган. Аннан Бөек Ватан сугышы башлангач та илебезгә басып кергән немец-фашист илбасарларына каршы изге сугышка,  фронтка киткән. Алгы сызыкта булган. Курку белмәс Зәйнулла абзыебыз басып алучыларга каршы алышларда батырлыклар, кыюлыклар күрсәтеп, орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Ул:  «Мин фронтта беренче класслы радист идем. Хезмәтемне һәрчак төгәл үтәдем. Командование миннән канәгать булды. Анда бирелгән орден-медальләрем шул хакта әйтә»,– дип горурланып сөйли иде. Сугыш тәмамлангач, аңа кайдадыр радист булып эшләргә кат-кат тәкъдим ясап та караганнар, ләкин ул ризалашмаган. Кулындагы яра эзләрен генә күрсәткән дә: «Бу кулым белән  анда озак эшләп булмас. Мин бит журналист, егетләр. Туган якларга кайтып, кулга яңадан каләм алырга туры килер»,–дигән. Ансы турында кайда кем белән шулай сөйләшкәннәрдер, араларында без булмадык, ә инде үз колакларыбыз белән ишетмәдек. Илләмәгәр ул армый-талмый торган тынгысыз журналист иде. Менә монысын инде барыбыз да  яхшы беләбез. Мин Башкорт дәүләт универстетының  филология факультетын тәмамлап, редакциягә эшкә кайтканда авыл хуҗалыгы мөдире иде. Эшкә урнашып, мин шимбә көнгә кадәр хәбәрчеләрдән килгән хатларны гәзиттә басарлык итеп эшкәртеп, төзәтеп бетерүгә, Хаккый белән Зәйнулла абзый ике ягымнан култыклап алдылар да, ай-ваема карамыйча, ниндидер кибеткә алып киттеләр.  Мин мондагы тәртипне ныклап белеп бетермәсәм дә, планнарын шунда ук аңлап калдым. Күрәсең, минем гәзиткә  эшкә урнашуымны бергәләп юарга уйлаганнардыр! Нишлисең, артык карышып та булмый. Аларга буйсындым. «Безнең белән бергә  бу өстәл артында озак еллар эшләргә дип уйласаң, туганым, тәҗрибәле агайларыңның кулларына нык тотын. Алар сүзеннән читкә карама. Без сине язарга да, кайдан ничек материал табарга да, аны тиз-тиз шомартып язарга да өйрәтербез. Ут кебек кызу, бал кебек татлы егет булырсың»,– диде  икесе дә, аркама дусларча кагылып.

*    *    *

    Беренче эш атнасы шулай үтеп китте. Мин үземнең берничә кыска-кыска хәбәремне язып, алардан карап, матурлап бирүләрен үтендем. Ике картлач һич карышып тормады. Машинкада язганда ике битлек хәбәрне яртыдан да әзрәккә калдырып бирделәр. Менә сиңа мә! Димәк, сыем җитеп бетмәгән.

–Син, туганым, артык борчылма тор, беренче коймакны пешергәндә хатын-кызлар да төерләрсез булдыра алмый. Икенче табаныкы тәмле дә,  шомарак та пешә ул. Өченчесе телеңне йотарлык була,–дип миңа хәйләкәр күз кысты берсе.–Ай азагында хезмәт хакы алырга әллә ни күп калмады. Тагын теге кибеткә барып, сөйләшеп утырырбыз. Шунда аңлатып бетерербез.

Мин ризалашып, баш кактым. Ә үзем кәгазьдә төзәтелгән  юлларны кабат җентекләп карый башладым. Кайсы сүз кайсы урынгарак күчкән, нигә болары икенче сүзләр белән алмаштырылган? Нигә бу сүз юлдан бөтенләй алып ташланган? Берсе дә игътибардан читтә калмады.

  Моннан соң да язмаларымны аларга күрсәткәләдем, төзәткәләгән урыннарны күреп, үзем шактый гына уйланып утырдым. Алар язган мәкаләләр, сурәтләмәләр гәзиттә басылып чыккач, бик җентекләп кат-кат укыдым. Үземнең осталыкны арттырырга да онытмадым. Ә инде беркөнне җаваплы сәркатип Мәсрүрә апабыз мине үз янына чакырып алды да, башка кеше ишетмәслек итеп, колакка:

–Син, туганым, бу абзыйларыңа бик үк ышанып, материалларыңны гел аларга гына күрсәтеп барма. Үзеңә ныграк ышан. Үз материалларыңны да күбрәк яза төш. Эшләмичә, өйрәнеп булмый,–дип киңәш итте.  Аңладым, барын да төшендем. Дөрес, бергә янәшә утырып язышкач, күршеләр белән киңәшләшмичә мөмкин түгел. Язучылар да, әсәрләрен бер-берсенә укытып, фикер алыша. Әмма һәрчак кеше өстенә генә авыр йөкне салмый. Автор төп фикерне үзе әйтергә тиеш.

  Менә шулай итеп эшкә өйрәндем. Без бер-беребезне  аңлаштык. Алар белән якын дуслар булып киттек. Шулай итеп утыз елдан артык рәттән куелган өстәлләр артында утырдык. Билгеле инде, кирәк чакларда үзара киңәшләшеп алдык. Кайвакыт, ял минутларында, шаян анекдотлар да сөйләшеп, көлешә идек. Берсе әле дә ныклап хәтердә калган. Зәйнулла абзый яшь чагында  үткер егет, шаян булса да, яше арта барган саен, кайвакыт булмас сүзләргә дә ышана башлаган иде.

Аның шәхси автомобиль гаражы яңа типография бинасы ихатасында ук дияргә ярый. Ул анда булган чакларда  янына мин дә кереп, сөйләшеп вакыт уздыргалый идек. Бергә эшләгәч, уртак сүзләребез бетми инде, табылып тора. Бер янына кергәндә аяк астында яткан машина тәгәрмәченә ялгыш абынып, борынны канаттым. Аның канын туктатып, утыргычтан аягүрә баскан идем, маңгай түбә такта тезелгән матчага бәрелеп, мөгез калыкты.

–Карале, дускай, синең булыр-булмас иске гаражыңа кереп, караңгыда маңгайны тиштем ахыры. Кабыз утыңны, канны туктатырга кирәк.Ишетәсеңме?–дидем ачу белән. Ул бераз начаррак ишетә иде шул. Кат-кат кабатлый торгач, аңлаштык. Ул каяндыр чүпрәк табып миңа сузды.

–Гафу ит инде, әй. Гаражга электр кермәгәч, берни күреп булмый. Бүген генә комхозга барып, бер электрик белән сөйләштем, иртәгә килергә вәгъдә итте,– диде һәм  тагын да нидер мыгырданды.

Мин   авыз эченнән, ул ишетелмәслек итеп кенә, сүгенеп алдым. Тик ялгышканмын. Саңгырауларның үз кирәкләрен кайбер очракларда  яхшы гына ишетеп тә калуларын белә идем. Бу юлы да шулай булды, ахры. Әкрен сөйләнсәм дә, ишетеп калган.

–Маңгаеңны юри  матчага мин бәрмәдем инде. Әйттем бит иртәгә килеп, электр кертергә сүз бирде – диде, башын читкә борып. Аннан өстәп куйды.– Үзем чыбык сузалсам, әллә кайчан эшләр идем.

Икенче көнне тәрәзәдән күрәм, болар электрик егет белән аның гараж эчендә нидер эшлиләр. Кеше эшләгәнне карап тору гадәттә никтер кызыксындыра бит. Вакыт табып, алар янына бардым. Мин килгәнче шактый гына йөгергәләп йөрсәләр дә, болар чыбыкны сузмаганнар иде әле. Ә шаян электрикның йөзе кызарып, пешкән алма кебек. Күз алмалары тонып беткән. Безгә карап нидер   аңлатырга тели ахры. Ләкин теле юньләп әйләнми. Берни аңларлык түгел. Исерек.

–Әле һаман электрны кабызмадыгызмыни? Өч метрлык чыбыкны  түбәдән эчкә генә сузарга, ләбаса,– дидем, тирә-якны караштырып.

– Менә бит, Тимербулат исерде, камыр кебек булды. Бүген эшне төгәлләп булмый инде,– диде Зәйнулла абзый, идәндәге буш капчыкка башын куеп йоклаган электрикка башы белән ымлап.

– Ни булган? Көн әйбәт, җил юк. Түбәгә менәргә дә чыбыкны ялгарга. Эше дә бетте,–дидем караштырып.

– Ансы шулай да ул,–дип сукранды Зәйнулла абзый.–Тик ул бит бик инәлеп «гараж түбәсенә  менәргә кыюлык өчен бер стаканыңны тутырып салып бир, аннан  өскә менеп «ә» дигәнче ялгыйм, болай әллә ни куркыта бит әле»,– дигән иде. Аннан эшләп бетерергә ант итте. Стаканны тутырып аракы салып биргән идем: «Безгә  исерек көе түбәгә дә, баганалар башына да менәргә эш кагыйдәсе рөхсәт итми»– дип идәндәге капчыкка башын куеп хырылдап йоклады.

–Әй, абзый, шушы яшькә җитеп, эшкә килгән кешене башта ук эчереп исертергә ярамаганын белмисеңмени?–дип әрләп ташладым. Ул башын селкеп: «Әйе... әйе...әйе...»– диюдән башка сүз әйтә алмады.

   Шул көннән соң ул Тимербулат дусны эзләп бик  күп мәртәбәләр өенә барды. Ләкин тегесе суга төшеп баткандай юк булды. Гаиләсе аның кайда икәнен әйтәлмәде. Бәлки юри белдермәгәннәрдер. Минем маңгай гаражга кергән саен тагын да берничә мәртәбә бәрелде әле. Соңрак шунсы ачыкланды, Зәйнулла абзый кебек алданучылар тагын да булгалаган икән. Төп-төгәл бер ел тулды дигәндә комхоз начальнигына кереп, хәлне сөйләп биргәч кенә Тимербулат килеп, Зәйнулла абзыебызның калай гаражына ике метр озынлыктагы электр чыбыгын унбиш минутта сузып, лампочкасын куеп ут кабызып китте. Вакытны үзем күзәтеп тордым. Маңгай караңгыда гараж матчасына бәрелми,  идәнендәге чүп-чарга аяк белән кабат абынмый башладым. Тик Зәйнулла абзыйның бер шешә аракысы гына җилгә очты. Җитмәсә, коммуналь хуҗалык кассасына акча да түләргә туры килде. Ә былтыр электрик анда акча түләтмәскә вәгъдә иткән иде. Нишлисең, урыста тәрҗемә итеп әйткәндә,  артык гадилек караклыктан начаррак дигән мәкаль бар, диләр шул. Электрикны чакыруы турында ишеткәч «эшеңне тәмамлатмый торып, бер грамм да аракы эчермә. Алдавы бар»,–дип кат-кат кисәтмәсәм тагын бер хәл иде. Ул исә тыңламаган, электрикның тасма теленә ышанган. Моннан соң хәерле булсын.

      Электрик замандашны кайвакыт күреп очрашканда әле дә шушы кызык вакыйга турында искә алып, кызык итеп сөйләшеп, көлешәбез. Беребез дә шул гыйбрәтле хәлне хәтергә төшергәндә һич тә үпкәләми. Безнең белән үзе дә кушылып елмаеп куя. Тормышта андый гына кызык хәлләр, сирәгрәк булса да, очраштыргалый инде. 

Автор: Юлай Низаев
Читайте нас