Барлык яңалыклар
Әдәбият
2 декабрь 2025, 11:03

Балаларга зур бүләк!

28 ноябрдә Уфада З. Биишева исемендәге китап нәшрияты өч авторның- Мөнир Вафин "Котырган болыт", Клара Сәфәрова "Күкеле сәгать", Рәлиф Шәгәли "Үсәсе килә" исемле татар телендәге  балалар өчен (+6) чыккан яңа китапларын тәкъдир итте.

Балаларга зур бүләк!
Балаларга зур бүләк!

28 ноябрдә Уфада З. Биишева исемендәге китап нәшрияты өч авторның- Мөнир Вафин "Котырган болыт", Клара Сәфәрова "Күкеле сәгать", Рәлиф Шәгәли "Үсәсе килә" исемле татар телендәге  балалар өчен (+6) чыккан яңа китапларын тәкъдир итте.

Авторларны яңа иҗат җимешләре белән котларга иҗатташлары, якташлары, туганнары һәм, гомумән, китап сөючеләр килде. Алар арасында балаларның булуы аеруча ямьле күренеш иде. Уфаның 84 нче гимназия укучылары Эллария Сәхапова, Сабина Фәтхетдинова, Сәйдә Гәрәева, Кәрим Сагетдинов, Гайшә Гәрәева һәм Камилә Нәфыйкова авторларның шигырьләрен яттан укуы бәйрәмнең бизәге булды.

"Күкеле сәгать","Үсәсем килә" җыентыклары бер китап булып дөнья күрде. Тәүгесенең авторы Клара Сәфәрова чыгыш ясап, нәшрият хезмәткәрләренә, Зөлфия Шарифьян кызы Карабаевага, балалар әдәбияты мөдире Әлфия Галимьян кызы Әсәдуллинага һәм татар әдәбияты мөхәррире Дилбәр Гомәр кызы Әхтәмовага зур рәхмәтләрен җиткерде.  

Язучыга яшь буынны тарбияләүгә һәм татар телен саклауга зур өлеш керткәне өчен Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповның "Рәхмәт хаты"тапшырылды. Аны Дүртөйле районында эшләп килүче “Дулкын” әдәби-иҗат берләшмәсе житәкчесе Алсу Әбүзәр кызы Әхмәтова тапшырды.

Клара Сәфәрованың китапташы Рәлиф Шәгәли –Илеш районыннан. Үзнәшер белән дөнья күргән берничә китап авторы. Аны яңа иҗат җимеше белән котларга гаиләсе, тормыш иптәше, улы, киленнәре, оныклары килгән иде.

Шулай ук киштәдә барлыкка килгән яңа китаплар арасында билгеле шагыйрь, журналист, юмор остасы Мөнир Вафинның “Котырган болыт” исемле җыентыгы бар.

Кыскасы, Яңа елга бу китаплар балалар, оныклар өчен бик яхшы бүләк булыр. Алыгыз, укыгыз, укытыгыз!

"Китап" кибете Уфаның Ленин урамы, 26 санлы йортында урнашкан.

Балаларга зур бүләк!
Балаларга зур бүләк!
Балаларга зур бүләк!
Балаларга зур бүләк!
Балаларга зур бүләк!
Балаларга зур бүләк!
Автор: Ибрагимова Эльмира
Читайте нас