Барлык яңалыклар
Әдәбият
26 ноябрь 2025, 12:45

Алар- әдәбиятның киләчәге

Яшь язучылар арасында Рәзинә Зәйнетдинова-Урманшина һәм Заһидә Мусинаның иҗаты аерым игътибарга лаек.

Алар- әдәбиятның киләчәге
Алар- әдәбиятның киләчәге

Әдәбиятка яшьләр килүе – сөенечле хәл. Димәк, бүгенге заман әдәбиятының киләчәге бар. Яшь язучылар арасында Рәзинә Зәйнетдинова-Урманшина һәм Заһидә Мусинаның иҗаты аерым игътибарга лаек. Алар үз әсәрләрендә заман сулышын чагылдыра, көнүзәк проблемаларны күтәрә. Милли әдәбиятта детектив, фантастик жанрдагы әсәрләр киштәсен дә тулыландырып торалар. Шулай ук тәрҗемә эшендә актив катнашалар. Рәзинә Зәйнетдинова-Урманшина һәм Заһидә Мусина башкорт әдәбиятын үстерүгә керткән өлешләре өчен Ш. Бабич исемендәге Республика яшьләр премиясенә тәкъдим ителәләр.

Рәзинә Зәйнетдинова– Республикада үткәрелгән әдәби конкурслар җиңүчесе. 1990 елда Гафури районының Юлык авылында дөньяга килә. Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалында башкорт филологиясе факультетын тәмамлый. 2018 елдан “Шоңкар” журналында өлкән мөхәррир булып эшли. 2018 елда “Китап” нәшриятының “Яшьләр тавышы” сериясендә “Килен шәле” китабы дөнья күрә, 2024 елда “Кашлы йөзек” дип аталган повесть һәм хикәяләр җыентыгы басыла. Ул проза өлкәсендә күбрәк маҗаралы, детектив, фантастик жанрларда иҗат итә. Тормыш иптәше Салават белән Алтынай һәм Асия исемле ике кыз үстерәләр.

Рәзинә, кияүгә чыгып, олы кызы дөньяга килгәч, язу эшенә тотына. Башта балалар һәм үсмерләр өчен бер генә вакыйганы сурәтләгән хикәяләр яза. Язмалары “Йәншишмә” газетасында басылып тора. Өлкәннәр өчен беренче хикәясе - “Килен чәле”. Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчыларның хатыннарына бушлай бирелгән фатир өчен туганнар, балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне яктырта. Шул чор өчен актуаль проблеманы күтәргән әсәре тиз арада “Агыйдел” журналында басылып чыга. Балалар һәм үсмерләр өчен дә язудан туктамый. “Блогер”, “Очкынга өч адым”, “Рәмилә-Рокси”, “Сабак” хикәяләре үсеп килгән яшь буынга багышланган.

Рәзинәнең әсәрләрендә бүгенге заман һәм аның кешеләре мөһим урын алып тора. Ул төрле жанрларда эзләнә һәм укучысына тормышның төрле якларын ачып күрсәтергә тырыша. Мәсәлән, “Батыр рухы” дигән фантастик хикәясенең төп герое Хәким – заман язучысы. Ул иҗади көрчеккә килеп терәлгәч, башкорт батырларын, элекке геройларны антигерой итеп күрсәтеп, әсәр яза һәм танылу яулый. “Үкенечкә күрә, бу күренеш хәзерге әдәбияттада очрый. Берничә ел элек язылган әсәрләрне берләштереп чыгарылган тарихи әсәрләр урын ала башлады. Әдәбият өлкәсендәге бу күренешләрне күзәткәндә, “Батыр рухы” дигән хикәямнең герое күңелемдә яралды. Аны үзаллы акылга утырта алмагач, фантастик алымнарга мөрәҗәгать иттем”, – ди ул.

Рәзинәнең “Кашлы йөзек” повестенда катнаш никах, тел мәсьәләләре күтәрелсә дә, чынында исә ул заман хатын-кызының җәмгыятьтәге ролен сурәтләүгә кайтып кала. Бүгенге көндә хатын-кыз укый торган романнарга корылган, башыннан ук ничек тәмамлануы күзалланган язмалар күбәюенә басым ясый ул. Һәр әсәр аша укучы үзе өчен ниндидер нәтиҗә эшләсен, тормыш сабагы алырлык булсын. Чөнки күпләр үткәнне сурәтли, яки юньсез каенана, эчкече, ялкау ир, гаилә бозучы сөяркәләр темалары бер яклы гына яктыртыла һәм китап укучы әдәбият шулай булырга тиеш дигән кебек кабул итә. Язучы бүгенгесе белән яшәсен. Геройлары да нәкъ бүгенге кешеләр булсын, ди яшь язучы.

Рәзинә Урманшина үз иҗатында бернинди темаларданда курыкмый. “Козгын” әсәре спорт буенча дөнья чемпионы булган егетнең авыру баласына акча табар өчен, коллектор булып, кредитларга бурычлы кешеләрне үтерүе турында. Автор геройларын сурәтләгәндә халык акылына таяна. Шуның белән һәр буын укучысының күңелен яулап ала да инде.

Республика һәм халыкара конкурслар лауреаты Заһидә Мусинаны мин үзем өчен берничә ел элек “Килен” әсәре аша ачтым. Бу повесть хатын-кызның авыр язмышын сурәтли. Ул әнисе белән булган вакыйгаларга нигезләнеп языла. Повесть берничә телгә тәрҗемә ителә. М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрында Заһидә Мусинаның әсәре буенча куелган “Килен” спектаклен тамашачы көтеп ала.

Башкорт әдәбиятына ышанычлы адымнар белән килеп кергән яшь язучы Заһидә Мусина республикабызда гына түгел, бүгенге заман төрки дөньясындада танылу яулап килә. Ул 1997 елда Баймак районының Таулыкай авылында туып үсә. Балачактан хикәяләр язуына карамастан, язмышы аны урау юллар аша әдәбиятка алып килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, башта Санкт-Петербург дәүләт технология институтында, аннан Мәскәү дәүләт өлкә университетында укый. 2020 елда Уфа фән һәм технологияләр университетының башкорт филологиясе, көнчыгышны өйрәнү һәм журналистика факультетының “Журналистика” юнәлеше буенча укырга керә, бүгенге көнне магистратурада белем ала.

2020 елдан “Шоңкар” журналының бүлек мөдире булып эшли, бүгенге көнне Язучылар союзының сәркатибе һәм “Һәнәк” журналында эшен дәвам итә. 2023 елда Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында дөнья күргән “Килен” һәм “Минем яңгыр” китапларын укучылар яратып кабул итә.

Заһидә төрле җанрларда иҗат итә, фантастик һәм маҗаралы хәл-вакыйгаларны да тасвирлый. “Әдәбият, әйтерсең, үзеннән-үзе тормышыма килеп керде. Максатлы рәвештә сайладым дип әйтә алмыйм. Кулыма каләм алганнан соң, юллар үзеннән-үзе ачылып торган кебек булды. Димәк, мин - үз урынымда, - дип бүлеште Заһидә Мусина. - Беренче хикәяләрем фантастик иде. Ул вакытта үзем триллерлар карарга ярата идем, шуннан илһам алдым. Унҗиде яшьтә тормыш тәҗрибәсе дә юк бит, башка нәрсә турында язарга? Шуңа да фантастика белән кызыксынып киткәнмендер. Һәр иҗат – ул күңел чагылышы. Шуңа да тема сайлау кәефтән, тормыш этабыннан тора. Көчләп темалар эзләмим, нәрсә борчый, нәрсә күңелне тырный - шул турыда гына яза алам. Моның кире ягыда бар – бөтенләй бернәрсә борчымаган вакытта иҗат та алга бармый”.

Заһидә Мусинаның юморескалары иҗатында шулай ук матур урын алып тора. “Беренче юмористик әсәремне “Һәнәк” журналына яздым. Моңа кадәр дә юмор белән шөгыльләнә идем. Студент вакытта башкорт телендә КВН уйнадым, хәтта республика чемпионы да булдык. “Һәнәк”тә эшләвемә инде өч ел була. Бу вакытта нәрсә турында гына язмадым: ялган җитәкчеләр, коррупция, эчкелек, кешеләрнең начар сыйфатлары– саранлык, мактанчыклык, алдакчылык, гайбәт сөйләү - язам дисәм, җәмгыятьтә җитешсезлекләр күп”. Соңгы язган “Юкка гына түгел” исемле юморескасында артистлар һәм язучыларга ни өчен атказанган һәм халык исеме бирелүе турында сорауны бик оста күтәрә.

Заһидә Мусина татар әдәбиятын үстерүгә дә үз өлешен кертә. Күренекле шагыйрә, язучы Дилә Булгакованың балалар өчен хикәя һәм әкиятләрен рус теленә тәрҗемә итә. “Сокровище” китабы “Соседи по огню” проекты буенча дөнья күрә. “Хәзерге белорус әдәбияты антологиясе” китабын әзерләүдә, белорус телендәге хикәяләр һәм шигырьләрне башкорт теленә тәрҗемә итүдә катнаша.

Шулай ук Заһидә Мусина Рәзинә Зәйнетдинова-Урманшина белән Русия һәм Казахстан төбәкара форумында катнашып, казах телендәге әсәрләрне башкортчага тәрҗемә итүдә зур эш башкаралар. Тәрҗемә эшендә башкорт телен яхшы белүләре, тугандаш халыкларның телен аңлаулары ныклы ярдәм итә. Башта рус телендәге тәрҗемәне укып, аннан казах телендә дә карап чыгып, бу эшкә җитди алыналар. Каләмдәшләребез Казах язучысы Кемел Токаевның өч детектив повестьтан торган “Билгесез эз” китабын башкорт теленә тәрҗемә иткәннәре һәм хәзерге башкорт әдәбиятын үстерүгә керткән өлешләре өчен Ш. Бабич исемендәге Республика яшьләр премиясенә тәкъдим ителәләр. Без аларны бу премиягә лаек дип саныйбыз. Башкортстан әдәбиятының киләчәге бар! Китап укучылар саны гына кимемәсен!

Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинова

 

Автор: Ибрагимова Эльмира
Читайте нас