Әдәбият
20 Ноября 2025, 05:24

Төрек-татар әдибе Фатиһ Кутлуның китабы дөнья күрде

Чит илдә туып үскән, татар телен соңыннан өйрәнгән башка милләт вәкиленең татар телендә иҗат иткән әлеге әсәре татар укычысына кызык булыр дип уйлыйбыз.

 

Танылган төрек-татар әдибе, тәрҗемәче, публицист Фатиһ Кутлуның Татарстан китап нәшриятында шушы көннәрдә “Кардәшлек кадере” дип аталган беренче китабы дөнья күрде.Бу татар әдәбиятында уникаль күренеш; чит илдә туып үскән, татар телен соңыннан өйрәнгән башка милләт вәкиленең татар телендә иҗат иткән әлеге әсәре татар укычысына кызык булыр дип уйлыйбыз.  Ф. Кутлуның “Кардәшлек кадере” китабына иҗат эволюциясенә багышланган публицстик язмалар, истәлек-хәтирәләр һәм Төркиядәге мөһаҗир татарларың рухи мирасы тупланды.

Китапның басма һәм электрон вариантын нәшриятның “tatkniga.ru” сайтыннан алырга була.

 

 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас