

Яңа гына кызарып пешкән алма кебек сылу кыз. Җырлаганда көмеш сулы чишмә чылтыравын да, хәтта сандугачлар сайравын да тыңлаган кебексең.
Дөньямны онытып гел генә аның артыннан чабуымны авылдашларым да ишеткән. Беркөнне бригадир Урал агай юлда күреп туктатты да: «Сиңа, энем, турысын әйтим, юкны бушка аударып йөрергә җитәр, менә дигән кыздан колак кагарсың, өйлән энем булмаса!» – ди, бу иңбашыма көрәктәй зур кулын куеп.
Бу сүзләрдән каушап киттем. Кинәт кенә ишетелгән тәкъдимнән аптырап, нәрсә дип әйтергә белми җилкәне кашыган булам.
– Ни бит әле, агай, бу хакта бер дә уйланганым юк иде. Туй ясарга әзерлек тә юк,– димен һәм кыяр-кыймас кына өстәп куям.– Гөлсәрия белән дә сөйләшенмәгән.
– Анысына һич хафаланма, энем. Абзыең авылда синең кебек буйдак байтак егетләрне башлы-күзле итте. Безнең фермада бер дә тиккә генә гел чибәр, уңган «озынчәчләр» эшләми. Шуңа безнең фермабыз районда иң алдынгылардан санала. Сөтне күп итеп савып алабыз. Гөлсәрия дә район алдынгысы. Үзебезгә алыйк та кайтыйк, ягъни сиңа кәләш итеп, диюем. Үзем башкода булам.
Мин үзем дә тимерне кызуында сугарга яратам. Бригадир агай оеткы салгач та кабынып ук киттем. Гөлсәрия белән мәхәббәтебез хак. Әти-әниләре риза. Нигә әйтеп карамаска? Кызга күз атып йөрүче егетләр бер мин генә түгел бит. Я башын-күзен әйләндерерләр.
Кичләтеп бригадир үз машинасы белән безгә килде дә тәвәккәләдек бит күрше авылга...
* * *
Өйләнешүебезгә атна үттеме-юкмы, Урал агай капка янына машинасы белән килеп туктады.
– Нәрсә, киленкәй, ияләшеп буламы?– ди бу хатыныма. Гөлсәрия оялып тормый, ут кебек ул.
– Яратканым янымда булгач, ияләшми кая барасың? Тик менә өйдә эшсез тору ялкыта,– ди ул. Бригадир агай шуны гына көткән кебек куанычын эченә яшермәде, шаркылдап көлеп җибәрде:
– Менә мин шундый сүзләрне ишетмәмме дип торам да. Алай бик теләгәч, син хәзер үк фермага бар, килен. Анда ике төркем таналар бәйләдек. Берсе – сиңа!– диде.
Вәт, баш та инде безнең бригадирда. Парламент! Менә ни өчен өйләнүне бик ашыктырган икән. Мин хатынлы, ул савучылы булды түгелме?
Шул көннән бирле Гөлсәриям белән иртәле-кичле генә очрашабыз. Бик чырыш булып чыкты ул. Кешеләрдән алда китә, өйгә соң гына кайта. Кайчан шулай йөрүенә әзрәк ачу да килә, тик түзәм. Әнә бит тырышты да, булдырды да. Хәзер Гөлсәриям сөт савып алу буенча район маягы. Үзен депутат итеп тә сайладылар. Җыелыш саен аны мактыйлар, бүләген дә гел биреп торалар.Эшенә сокланмаган кеше юк. Әмма... монысын сер итеп кенә әйтәм, көнләшүчеләр дә юк түгел. Шулар берчак хәтта арабызны боза язды бит.
Эшкә баргач, ял иткәндә, төрлесен сөйләшеп утырганда, хезмәттәшләрнең берсе:
– Синең Гөлсәрияң, фермада кунгалый башлаган икән, шул дөресме?– дип сорамасынмы.
– Әйе,– дидем.– Сыерлары бозаулаган чак бит.
Егетләр көлешеп алды:
– Бүтәннеке бозауламыймыни?
– Ишеткән бар андый уңганнарны. Сөтне ничек итеп күп сауганын да белеп торабыз.
– Уралына гашыйк булган ди ул, вәт!
Минем өскә бер бидрә салкын су койдылармыни. Кемгә гашыйк диген әле син, бәлеш авыз, шадра Уралга, безнең бригадирга. Әйтәм аны соңгы вакытта минем янда күбрәк бутала. Ике кулын биреп минем белән күрешә. Җыелыш саен Гөлсәриямне мактый. Ә бәлки мин кәләш әйттергәнче үк бригадирның аңа үз күзе төшеп йөргәндер?!
Эш беткәнне көтеп тормадым, тракторым белән фермага ашыктым:
– Кая Гөлсәрия?– дидем баргач, миңа бу нишләп монда йөри икән дигәндәй, гаҗәпләнеп карап торган кызларга ачулы күз йөгертеп. Алар җавапны озак көттермәде.:
– Әнә, Уралы яныннан монда килә,– диде арадан берсе. Гөлсәрия каршына барып бастым да:
– Кая Уралың, хәзер он итәм үзен,– дидем, йодрыкларны йомып.Ул башта аптырап калды.Аннан, нидер аңлады булса кирәк, елмаеп көлде дә:
– Әйдә, илтеп күрсәтәм үзеңә,– дип мине җитәкләп үзе белән алып китте.
Абзарга кергәч, ул озын гәүдәле кара-чуар сыерны ике кулы белән кочаклап алды:
– Менә ул минем Уралым, җәй айларында көнгә утыз алтышар литр сөт бирә. Аны яратмый буламыни?...
Мин дә үземнең юләрлектән чыдамый көлеп җибәрдем һәм кинәт кенә болай нигә килүемнең сәбәбен сөйләп бирдем.
* * *
Шуннан, Гөлсәриям дә ярдәмләшермен дигәч, мин дә фермага эшкә төштем.Иртә таңнан монда киләм дә бөтен механизмнарны карап-тикшереп чыгам, аннары эшләтә башлыйм. Транспортер белән тирес түктерәм, мал азыгы керттерәм. Сыер саву аппаратларын эшкә кушам. Үземә йөкләтелгәннәрне аткарган арада хатыныма булышырга өлгерәм. Ары чабам, бире киләм, тегендә йөгерәм. Сыерлар астын тазартам, азык салышам. Кайвакыт савышам да. Арыта, кайчак кич телевизор караган җирдән авып, йоклап киткәлим.
* * *
Иртәнге якта йокыдан уяна алмыйча җәфаланам. Эшемә вакытында барып җитәргә өлгерә алмаган көннәрем бик еш булгалый. Ферма мөдире әллә ничә мәртәбә җыелышта, халык алдында бастырып, маңгайдан тирләр акканчы, тиргәп кызартты. Әгәр шунда җир ярылса, оялудан уйламый-нитми, түбән төшеп качар идем.
Ә хатынның эше болай да муеннан. Район үзәгендә киңәшмә-фәлән була икән, ул, әлбәттә, шунда бармыйча калмый.Чакыралар бит үзен. Инде бушады дигәндә авыл Советында сессиягә чакыралар. Бүген мәктәп укучылары белән очрашуга китте. Аларга ничек эшләве, сыерларыннан сөтне күп алу серләре турында сөйли, укучыларның төрле сорауларына җавап бирергә кирәк. Ярый әле анда киткәндә: «Кайтып өлгермәсәм, сыерларны сава тор, җаным»,–дип әйткән иде.
* * *
Иртәгә хуҗалыкта идарә утырышы була, диләр. Кичке савымга кадәр тәмамланса ярар иде. Хатыным анда идарә әгъзасы бит. Мөһим мәсьәләләр каралачак диме, ансын төгәл генә итеп әйтә алмыйм инде. Ул да катнашырга тиеш. Саву вакытына кайтып өлгермәсә, теге каһәр суккан Урал кушаматлы, күп сөт бирә торган кара-чуар сыеры белән тагын тарткалашырга туры киләчәк. Сауганда хатынның халатын киеп, башка яулыгын бәйләп янына килмәсәң, әллә каян таный. Я сөтен бирми, я гел тыпырчынып кына тора да янындагы әйберләрне тибеп очыра. Ярый әле, якында башка савучылар бар. Тиз генә ярдәмгә шуларны чакырам да аларга хәлне аңлатам. Һич тә авырсынып тормыйлар, Алланың рәхмәте төшкерләре. Бергәләп каһәр төшкән холыксыз Уралын тынычландырабыз да савып котылабыз. Мондый хәлләр бер генә мәртәбә булса, түзәр идең, көн саен шулай бит ул, явызың. Җиләп, тәмам арыдым мондый артык эшләрне башкарудан. Һәркем үз эшен башкарсын икән. Шулай күңеллерәк булыр дип уйлый башладым.
Болай булмый, лутчы аерым сыерлар төркеме алам. Ике кулыма бер эш булыр. Җай белән ул малкайларны үземә ияләштерермен әле. Хатын йөрсен киңәшмәләрдә. Аның һәм үземнекен бергә кушып, илле сыерны ничек тә карармын әле. Ходаем ярдәменнән ташламасын.
Әгъдәл НИЗАЕВ.
Фото: "Ясалма интеллект".