Әдәбият
9 Ноября 2025, 10:00

МАТАЙНЫ АТКА ТАГЫП

Ул елларда алты көн эшләп, бер көн ял итә идек. Шимбә саен Аблай авылына кайтабыз. Яшьтән бергә яшәгән, бергә мәкаләләр язган Хаккый белән шимбә көнне ничек тә редакциядән иртәрәк китәргә чамалыйбыз.

МАТАЙНЫ АТКА ТАГЫПМАТАЙНЫ АТКА ТАГЫП
МАТАЙНЫ АТКА ТАГЫП

Я Үрнәккә, яки Бәширгә, я булмаса Калмашбаш, Рапат якларына  бергәләп командировкага баруны планлаштырабыз. Без инде нинди хәлдә дә эшне булдырып, гәзиткә язарга блокнот тутырып,  материал тапмыйча  калмыйбыз. Шимбәне командировкага планлаштыруның төп сере шунда, кичкә кадәр редакциядә утырсаң, авылга соңрак кайтыла, билгеле. Юл озын бит. Ә командировка планлаштырсаң, редактор (ул елларда әлеге кебек мөхәррир дип йөртми идек) иртүк җибәрә, бишекле мотоциклны да бирә.

Киттек шулай бер шимбә көнне Каръяуды авылы ягына. Иген уручылар янында булдык, терлекчелек фермаларына керергә дә өлгердек. Кичке якта Иске Почкак авылында яшәүче хәрби Дан орденнарының өч дәрәҗәсе кавалеры Шәйхелислам Сәлихов агай янына да кердек. Хаккый аның турында нидер язарга җыенып йөри иде. Анда шактый гына утырып, Кырла һәм Киңсаз авыллары аша (туры юлдан, янәсе) туган Аблаебызга таба кайтырга чыктык. Кырланы үткәч, туры юл сайлап,түбәнлеккә төштек.

Күрәсең, эш белән озак йөреп, көннең ниндилегенә игътибар итмәгәнбездер. Тиздән без кайтасы якта яңгыр сибәли башламасынмы!  Әллә ни озак бара алмадык, ялан юлы тиз пычранды. Мотоцикл тәгәрмәчләре әле бер якка, әле икенче юнәлешкә таба тайды. Канауга да төшкәләдек. Тәгәрмәчләргә пычрак балчык белән төрле үлән уралып, мотоциклның йөрешен әкренәйтте.

 Аннан-моннан эшләнгән кечкенә күперне чыкканда, мотоциклның арт тәгәрмәче тирән чокырга төшеп,  сулы балчыкка батты. Аннан чыгарырга азапланып, төн уртасы җитте. Ярый әле Аллаһы Тагәлә ярдәменнән ташламады. Алдагы Киңсаз авылына кайтып баручы атлы очрады. Ул тартып чыгарды.  Чалбар каешларыбызны бергә бәйләп, матайны  тагын арбага  тактык. Шулай итеп, әкрен генә алга юнәлдек. Киңсазга кергәндә сәгать төнге берне сукты. Гөнаһ шомлыгына каршы, Көсәкәй авылына җиткәндәрәк мотоциклыбыз бер-ике төчкереп алды да, инде хәлем бетте, дигәндәй башкача кабынмас булды.

Мотоциклны арттан килгән теге атлы арбага каешлар  белән яңадан тагарга туры килде бит. Авыл урамына килеп кергәндә көнчыгыштан кызарып таң беленә башлаган иде.

Яктыру белән мотоциклның  «чирен» эзли башладык. Юк, һәч табылмый гына бит. Төш җитте, ял көнебезнең киче якынлашты.  Һаман мотоциклны бер сүтәбез, бер җыябыз. Авылдагы  безнең техника кисәген «белгән»  унлап егет «чокымаган» җирен калдырмады бит. Аннан таралыша башладылар. Шуннан арадан берсе ычкындырып куйды: «Әнә, Сарьян абыйга  барыгыз, ул ерак түгел, тик без моннан китеп бетмичә килмәс. Кешеләр карап торганда  чокынмас, характеры шундый аның».

   Бардык аның кырыена. Чыннан, да мотоцикл яныннан халык китеп беткәч кенә килде ул. «Эт күп булса, куян тоттырмый, диләр, туган»,–дип сөйләнә-сөйләнә бу техника кисәген бер-ике йөреп әйләнеп чыкты. “Бая ук килмәгәнгә хәтерегез калмасын инде, туган»,–диде ул. Нәрсәләрендер борды, карбюраторын сүтеп  бензин белән юды һәм тавыш-өнсез мотоциклыбызны  10-15  минут эчендә кабызып, шул тирәне урап та килде.

Бу юлы безнең ял әнә шулай бушка  үтеп тә китте. Кич караңгы  төшкәндә генә Аблай авылына кайтып, алма бакчаларында репортажны яздык та, иртәнгә редактор өстәленә куйдык.  Юлда  атлы Көсәкәй егете һәм  Саръян агай кебек яхшы кешеләр күбрәк булсын иде. Андыйлар очраганда нинди генә авыр хәлләрдән дә җиңел генә чыгып була икән. Аларга чын күңелдән рәхмәт әйттек.

«Исереп йөргәнсездер», – дип әйтүләреннән шикләнеп, бу хакта беркемгә дә сөйләнмәдек.  Журналистлар менә шулай ял белән исәпләшми ул. Без әнә шундыйлар сафында идек Ә, гомумән, редакция һәм типография эшчеләре ул елларда һәрвакытта да транспортка интегеп яшәде.  Атлаган саен ватылып җәфалый торган шул  матаебыз гына авыр хәлдән коткара иде. Соңгы елларда  арурак транспорт бирделәр, әлбәттә. Тик алар да  күбрәк очракта берәр оешмада яки предприятиедә хезмәт итеп «арыгач» кына безгә эләгә иде. Шунысына  да шатландык.

Әгъдәл НИЗАЕВ.

Фото: Ясалма фәһем.

МАТАЙНЫ АТКА ТАГЫП
МАТАЙНЫ АТКА ТАГЫП
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас