Әдәбият
27 октябрь 2025, 15:14

Язучының туган ягында китап туе

Бүздәк район китапханәсендә Айдар Зәкиевның “Без югалткан көннәр” дип аталган китабын тәкъдим итү чарасы узды. Бу авторның өченче китабы.

Язучының туган ягында китап туеЯзучының туган ягында китап туе
Язучының туган ягында китап туе

Бүздәк район китапханәсендә Айдар Зәкиевның “Без югалткан көннәр” дип аталган китабын тәкъдим итү чарасы узды. Бу авторның өченче китабы.

Чарага китап сөючеләр, укучылар җыелды. Уфадан шагыйрь Мөнир Вафин, Эльверт Хаматшин, Руслан Сөләйманов, язучы Халисә Мөхәммәдиева, журналист Эльмира Ибраһимова катнашты.

Чыгыш ясаучылар Айдар Зәкиевның иҗатына югары бәя бирде. Аңа иҗади озын тормыш, югары биеклекләр юрады.

Бүздәк хакимиятенең мәдәният бүлеге башлыгы Зәлидә Илмәтова райондашларының Айдар белән горурлануын әйтте. Аның сүзләрен язучының беренче укытучысы Сания Шәрипова, Каран мәктәбе укытучысы, замандашы Зөлфия Мансурова да куәтләде.

Татар радиосының “Алтын тавышы” Тәлгать Хаматшинның китаптан өзекләр укуы чарага тирәнлек өстәсә,Линат Гәрәев һәм Люция Гарифуллина башкаруындагы җырлар, Радмир Ризвановның дәртле биюләре бәйрәм төсе һәм ямь бирде.

Зәлия Ахунова алып барган чараның сценарий авторы һәм оештыручысы- З. Биишева исемендәге “Китап” нәшриятының татар әдәбияты мөхәррире Дилбәр Әхтәмова.

 

Язучының туган ягында китап туе
Язучының туган ягында китап туе
Язучының туган ягында китап туе
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас