Әдәбият
27 октябрь 2025, 14:22

Дилә Булгакованың иҗат кичәсе

Башкортстан Язучылар берлегендә шагыйрә, бик күп матур җырлар авторы Дилә Булгакованың иҗат кичәсе үтте.

Дилә Булгакованың иҗат кичәсеДилә Булгакованың иҗат кичәсе
Дилә Булгакованың иҗат кичәсе

Башкортстан Язучылар берлегендә шагыйрә, бик күп матур җырлар авторы Дилә Булгакованың иҗат кичәсе үтте. Балалар өчен язылган китапның урысчага тәрҗемә вариантының исем туе да иде ул. “Сокровище” дип аталган җыентык өчен язучының әкиятләрен һәм хикәяләрен Заһидә Мусина тәрҗемә иткән. Башкортстан язучыларының әсәрләрен тәрҗемә итү проектының авторы һәм җитәкчесе -Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов.

Шагыйрәне матур бәйрәме белән котлап,җылы теләкләрен юллады рәис һәм Дилә Булгакованың иҗаты Башкортстан әдәбиятында зур урын алып торуын ассызыклап үтте.

Җыр-моң һәм шигърият бергә үрелгән бәйрәмдәДилә Булгакова сүзләренә язылган җырларны Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Җәмил Әбделманов, шулай ук Флера Шәрипова, Роза Якупова, Резида Сабитова, Тимур Кулбахтин башкарды. Виртуоз баянчы Фирдус Шәрәфуллин гармун моңына чорнады.

Иң ямьле күренешләрнең берсе - Уфа “Нур” татар дәүләт театрының балалар студиясендә шөгыльләнүче нәни кунакларның чыгышы булгандыр. Алар Дилә апаның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде. Дилә ханымны тәбрикләргә килүчеләр арасында аның иҗатташ дуслары - Башкортстанның халык шагыйре Гөлфия Юнысова, Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимов, Уфаның «Ихлас» мәхәлләсе рәисе Мөхәммәт Галләм дә бар иде. Һәркайсы әдибәгә җылы сүзләрен җиткереп, изге теләкләрен юллады. Гомумән, бу чарага килүчеләр изге күңелле, нурлы йөзле Дилә Булгакованы чәчәк гөлләмәләренә һәм матур теләкләргә күмде.

"Сәхибҗамал" хатын-кызлар оешмасы тарафыннан оештырылган чара югары дәрәҗәдә үтте.

Дилә Булгакованың иҗат кичәсе
Дилә Булгакованың иҗат кичәсе
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас