

Җәйге каникулдан соң чираттагы "Әдәби тукталыш"ка килеп җиттек! Һәрвакыттагыча өчпочмаклы өстәлләрне түгәрәкләп, уртасына самовыр уртыртык та, күңел булганчы сөйләштек.
Кызу темплы тормышта көндәлек эш-мәшәкатьләрдән туктап торып, яңа китаплар, яңа әсәрләр белән танышу, классиканы искә төшерү, язучылар, шагыйрьләр, әдипләр белән берлектә заманча кыска хикәяләр, мавыктыргыч повестьләр язу серләрен ачарга тырышу, әлеге өлкәдә уңыш казанган популяр авторлар белән очрашулар үткәрүне максат итеп куйган чара ул. Ай саен Уфаның “Заман” ресторанында узучы “Әдәби тукталыш” проектының авторы һәм алып баручысы Эльмира Ибраһимова, иганәчесе “Зәйнәп” шифалы үләннәр бренды хуҗасы Ләйсән Сираева. Әлеге чара иҗат дөньясында кайнаучыларны һәм каләм вә клавиатура аша, ягъни сүз ярдәмендә, яңа гына анда үтеп керүчеләрне берләштерә һәм аралаштыра.
Беренче китап турында да сөйләштек. “Аны ничек чыгарырга һәм нәрсәдән башларга?” “Китапка тупланасы әсәрләрнең күләме күпме булырга тиеш һәм алар ничә иләк аша үтәргә тиеш?” кебек сорауларга ачыклык керттек. Бүгенге көндә үз китабын чыгарырга теләгән яшьләрнең гомумән барлыгын-юклыгын ачыкладык.
"Шигърият һәм "җырият": ягъни шигырь белән җыр текстлары арасында уртаклык бармы?" дигән теманы шагыйрь Руслан Сөләйманов, шагыйрә, композитор һәм рәссам Флера Шәрипова, җырчы-музыкантлар Айдар Һәм Алмаз Юнысовлар белән бергә күтәрдек. Җырның уңышы кемгә бәйле: җырчыгамы, шигырь язучыгамы, әллә композиторгамы икәнлеген ачыкларга тырышканда Валерий Назаров: “ Барысын арткы планга күчереп, сәхнә түренә ясалма фәһем чыкты!”- дип бәхәскә нокта куйды. Дөресрәге, күпноктадыр. Чөнки янә сорау туды: ул очракта гонорар кемгә була соң? Димәк, әлеге темага әйләнеп кайтырга туры киләчәк әле.
Ә инде каникулдан соң беренче очрашу "Кыскалыкта осталыкмы?" дип аталды. Безнең заманда роман һәм повестьларга урын калдымы? Озын әсәрләр язу отышлымы, әллә кыскалары гына укымлымы? Әлеге сорауларга җавапны язучы, шагыйрә, драматург Халисә Мөдәрисова, журналист һәм язучы Халисә Мөхәммәдиева, журналист һәм әдәбият белгече Рәүф Идрисов һәм чарага килгән укытучылар, башлап язучылар, студентлар, театр артистлары белән берлектә эзләдек.
-Без романнар укып үскән буын. Әпсәләмовның “Ак чәчкәләр”ен, Зәйнәп Биишеваның “Кимсетелгәннәр”ен йотлыгып укый идек. Романнар безне кеше буларак, шәхес буларак тәрбияләде, - дип башлады сүзен Халисә Мөдәрисова.
Тик бүген диванга кырын төшеп озын роман укып ята торган заман түгел. Әсәрдәге сурәтләү өлешен дә күпләр диаганаль буенча укып китүен яшерми. Хәер, барысы да түгел. Мәсәлән, ТЮЗ актрисасы Алина Дәүләтшина киресенчә әсәрне сурәтләүләр аша исендә калдыра.
-Автор язганнар күз алдына килә. Син кинодагы шикелле күрәсең, җил искәннәрен тоясың. Хәтта тәмнәр телдә калгандай була. Ә кыскача, турыдан тезеп язылган вакыйгалар агышы хәтердә сакланмый ул, - ди.
“Атна” гәзитендә эшли башлаган беренче көннәреннән үк табигатьне сурәтләп, укучының вакытын алмаска, артык сүз язмаска, беренче җөмлә белән үк бөтереп алып кереп китәргә тиешлегенә өйрәнгән Дилә Мөхәррәмовага диалоглар белән барган әсәрләр ошый. Драма язу теләге дә шул чакта ук туган. Кыскасы, “Фәхрине үтереп ташладылар” булырга тиеш.
- Бар форма, бар эчтәлек. Һәр эчтәлек үз формасын таләп итә. Хикәядә бер вакыйга, бер тормыш күренеше. Повесть булса, вакыйгалар чылбыры тезелә. Соңгы вакытта жанр чикләре җуела, бутала, бер-берсенә кереп китә. Нәрсә икәнен аңлап та булмый хәтта. Ирекле жанр дигән әйбер барлыкка килде. Дөрес, чикләрнең буталуы яңа күренеш түгел, ул элек тә булган. Әмирхан Еникиның “Әйтелмәгән васыяте”, мәсәлән.
Аннары эш бит нәрсә сурәтләүдә түгел, ә ничек сурәтләүдә! М. Мәһдиевны диагональ буенча укып буламы? Юк. Тәмле итеп сурәтли белә икән, артык сүз юк икән, укыла әсәр, - диде әдәбият белгече Рәүф Идрисов.
Әмма әсәрне мавыгып укуның тагын бер сере бар булып чыкты. Аны язган авторның үзенең шәхес буларак кызыклы булуы.
-Мин, гомумән, бөтен авторныкын да укыйм. Башкача мөмкин түгел, эшем шул. Әсәр аша авторын яратырга өйрәнәм. Ә кайвакыт, киресенчә, әсәр әллә ни мавыктырмаса да, авторны белүем ул китапны кызыксынып укырга ярдәм итә. Чәчмә әсәр генә түгел, шигырьләрдә дә кеше язмышлары һәм күбрәк авторның үз язмышы, кичерешләре.
Гөлнара Гыйлемханованың “Әрем”ен кем укыды? Төп геройның “Аякларны алып бир әле” дигән сүзләреннән җаннар өши. Аны аңлатып булмый, аны укырга кирәк! - ди З. Биишева исемендәге “Китап” нәшриятының татар бүлеге җитәкчесе Дилбәр Әхтәмова.
Аның белән Халисә Мөхәммәдиева да тулысынча килешә.
- Толстойның “Война и мир” , Шолоховның “Тихий Дон”ын белмәгән кеше юк. Алар икесе дә олы шәхес. Шуның белән кызыктыргандыр әсәрләре дә. Ишембай шәһәренә интернатка килгәч, Кнут Гамсунның “Виктория” романын йотлыгып укып чыктым. Аннан соң бик аз роман укыдым мин. Әллә шул гына ошаган. Белмим. Кинемотаграфия гаиләсендә яшәгәч, романнарның экранлаштырылганын да карап барам. Бу алым, әлбәттә, әсәргә популярлык өсти. Киң массага җиткерә, сүз юк. Әмма кино карау, ул романны укыдың дигәнне аңлатмый. Бөтенләй дә. Әсәрне беләм дип йөрисе юк. Әйе, эчтәлеген якынча чамаларга булыша. Шундый заман китте: озын әйберләр бетте. Әмма бу романнар язылмаска тиеш дигән сүз түгел. Романнар язылырга тиеш тарих хакында, ә мәхәббәт хакында ул кадәр роман язып тормасаң да була, - ди Халисә ханым.
Язылган повестьләрне кешегә илтеп җиткерү ысулларының тагын берсе - сәхнәләштерү. Тик монда да әсәр никадәр озын булса да, аны ике сәгатьлек спектакльгә сыйдырырга тырыша режиссерлар. Һәм бу вакытта әсәрнең тулылыгы саклану-сакланмау зур сорау астында кала.
Бу фикергә өстәп, “Нур” театрының реклама бүлеге хезмәткәре Айгөл Юлъякшина бик кызыклы сүзләр әйтте.
-Зур күләмле әсәрләр укырга ярата идем. Хәзер кыска жанрларга тукталам. Ул күңелгә ятышрак. Күзгә чалынган мизгеллек күренешләрдә дә роман күрергә була. Барысы да кешенең фантазиясенә бәйле. Мәсәлән, архивта бер үк көнне бер үк артист язган ике гаризага тап булдым. Беренчесендә ул улы туу сәбәпле матди ярдәм сораган, һәм шул ук көнне әтисе үлү сәбәпле матди ярдәмгә гариза язган. Уйлап карасаң, роман сыешлы эчтәлек.
Тагын бер очрак. Авылда хатыннар ашта утыралар. “Безнең Галимә кияүдәме әле ул?” -дип сорады берсе. Икенчесе: “Булгалый”, - дип җавап бирде. Димәк, Галимә бер тапкыр гына кияүдә булмаган. Бәлки ике генә түгелдер. Ни өчен? Сәбәбе нидә? Нишләп ул бу табында юк? Бу хатыннарның өч сүзгә сыйган сөйләшүе минем аңымда повесть булып язылды. Димәк, фантазияне эшкә җиксәң, кыска гына әсәрне дә роман кебек укырга мөмкин, -диде ул.
Сөйләшү ахырына исә күмәкләшеп бер фикергә килдек: әсәрнең кыскалыгында-озынлыгында түгел хикмәт, ә кем һәм ничек язуда. Ике җөмлә эченә ярты повестьлек сюжет сыярга мөмкин. Олы бер повесть эчендә "тездән суда чумып йөзәргә маташкан кебек" "пычтырдарга " була. Ләкин бу укырлык әсәр юк дигән сүз түгел. Бары тик сайлый белергә һәм укырга кирәк. Нәфис әдәбият күңелләрне баета, уйландыра, тәрбияли, рухландыра. "Әдәби тукталыш"ны карап барыгыз, төшәргә онытмагыз.
Эльмира Ибраһимова.