Барлык яңалыклар
Әдәбият
11 октябрь 2025, 05:00

Республика көне белән, Башкортстан: Бигрәк якын исеме күңелгә

Сезне зур бәйрәм – Башкортстан Республикасы көне белән ихластан котлыйбыз! Бездә төрле милләттән булган һәм төрле дин тотучы кешеләр дус, тату яши. Бүген Башкортстан – куәтле, эзлекле үсеш алган төбәк. Үзенең уңыш-казанышлары белән республика төрле буын ватандашларыбызга бурычлы. Башкортстан киләчәккә омтылып яши, елдан-ел бөтен дөньяга таныла бара.

Республика көне белән, Башкортстан: Бигрәк якын исеме күңелгә
Республика көне белән, Башкортстан: Бигрәк якын исеме күңелгә

БАШКОРТСТАНЫМ

Башкортстан– минем туган җирем,

Бигрәк якын исеме күңелгә.

Ал кояшлы матур иртәләре

Күз алдымнан китмәс мәңгегә.

 

Матур аның яшел урманнары,

Эштә уңган  җитез уллары.

Бормаланып аккан  елгалары,

Пароходлар йөртә сулары.

 

Кызлар әнә җырлап сыер сава,

Ә кич алар сәхнә түрендә.

Ярышларда җиңгән эшчәннәрне

Кошлар мактый  илем күгендә.

 

Мин шул илнең гади бер малае,

Иртә таңнан һәр көн җир сөрәм.

Зәңгәр киңлекләрдә тургайлардай,

Җырлый - җырлый иген үстерәм.

 

Үкенмәмен гомер баскычларын,

Атлый - атлый өскә менәлсәм.

Файда күрсә  илем хезмәтемнән,

Бар көчемне шуңа бирәлсәм.

                                            1957.

Әгъдәл НИЗАЕВ. Чакмагыш.

Фото: Башкортстан журналистлары фотобанкы, Динар Кәлимуллин.

Республика көне белән, Башкортстан: Бигрәк якын исеме күңелгә
Республика көне белән, Башкортстан: Бигрәк якын исеме күңелгә
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас