

БАШКОРТСТАН
Башкортстан – гүзәл республикам,
Туган җирем, җырлы төягем.
Синдә туып, синдә яшәгәнгә.
Йөрәгемдә шатлык тоямын.
Башкортстан – иркен дала иле,
Мәгърур таулы, күлле- урманлы.
Мөмкинме соң, сиңа сокланмыйча,
Мөмкинме соң сине зурламый!
Нәфис сүз остасы чәчәннәр дә,
Думбра чиртеп, сине данлаган.
Җыры өчен михнәт, җәза күргән,
Тик халкыннан аерылмаган.
Шагыйрь икән, сүздән һәйкәл коя,
Җырчы икән, моңын багышлый.
Сынчы исә синең матурлыкны
Ташка уеп сырлый, нәкышлый.
Башкортстан – гөлбакчалар иле,
Чәчәк ата, үрли югары.
Киләчәккә горур карап атлый
Уңган кызы, батыр уллары.
Тарих битләренә бабайларның
Данлы көрәш юлы язылган.
Киләчәккә изге мирас итеп,
Алар ирек уты кабызган.
Һәрбер кеше бәхет тоеп яши,
Һәрбер милләт тигез хокуклы.
Кулга-кул тотынып алга атлый,
Килер көнгә өмете ныклы.
Тату гомер иткән йөз милләтнең,
Ышынычы, ныклы калканы.
Башкортстан, син - тынычлык иле,
Син — бердәмлек, дуслык Ватаны.
ТОРМЫШ — ТАБЫШМАК
Яши-яши күп нәрсәне аңлыйм,
Ак-караны хәзер аерам.
Табышмаклар чишеп, ачыш ясап,
Бер сөенәм, берчә кайгырам.
Тешем үтмәс, диеп курыкканым
Чишелә дә куя бик җайлы.
Гади диеп, уйсыз ышанганым
Булып чыга хәйран катлаулы.
Соң булса да дөнья төшендерә
Әйткән киңәшләрен әнинең.
Күпме сүзнең төбенә тоз коеп,
Үкенечтән җаным әрнеде!
Тормыш казанында кайный-кайный,
Кеше күпме алдый, алдана:
Дөрес дигән дә гел дөрес булмый,
Хакка чыга икән ялган да.
Яшьлек – яшел, еллар сабак бирә,
Тәҗрибәдә — тормыш асылы.
Ялгышулар, үкенечләр аша
Үзләштерәм яшәү акылын.
ШИГЫРЬ ИЛЕ
Минем дөньям – шигырь иле,
Аның үз кануннары:
Саф мәхәббәт, кайнар йөрәк,
Чиста күңел аннары.
Минем дөньям – шигырь иле ,
Илаһи , серле галәм.
Монда дуслар – ап-ак кәгазь,
Тугры, үткен каләм.
Минем дөньям – шигырь иле,
Җирдәге оҗмах кебек.
Бераз хыялый булсаң гына
Буладыр монда кереп.
Минем дөньям – шигырь иле,
Бар тәмугка тиң мәле.
Тулгак тота – шигырь тумый,
Каләм карыша – тискәре.
Минем дөньям – шигырь иле,
Яшәмим посып-качып.
Шигърияткә гашыйкларга
Ишекләрем ап- ачык.
ГОМЕР КИТАБЫМ
Күңел киштәсеннән хөрмәт белән,
Гомер китабын алам кулыма.
Аңардан да дөресрәк итеп,
Кем бәяләр үткән юлымны.
Шактый калынайган бу китабым –
Елларымның гадел шаһиты.
Җырлы-моңлы якты язмышымның
Чагылышы аның һәр бите.
Үткәннәргә рәхмәт сүзе булып,
Битләренә гөлләр коелган.
Барысы да җанга якын монда,
Барысы да җанга уелган.
Тыштан ялтырап, эчтән калтыраган
Хиссез гомерләргә кызыкмыйм.
Китабымның күләм ягы түгел,
Эчтәлеге булыр кызыклы.
Ачылмаган, язылмаган битләр
Көтеп тора тарих дәвамын.
Килер көннәремне моңга төреп,
Яңа җырларыма саламын.
Гомер китабымны төгәлләргә,
Нокта куярга да ашыкмыйм.
Моңлы гомеремне, җырларымны,
Әй, укучым, сиңа багышлыйм.