Әдәбият
15 сентябрь 2025, 14:02

Киштәдә яңа китап!

З. Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты кибетендә Башкортстанда яшәп иҗат итүче язучы Айдар Зәкиевның “Без югалткан көннәр” дип исемләнгән яңа, өченче, китабының исем туе үтте.

Киштәдә яңа китап!Киштәдә яңа китап!
Киштәдә яңа китап!

З. Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты кибетендә Башкортстанда яшәп иҗат итүче язучы Айдар Зәкиевның “Без югалткан көннәр” дип исемләнгән яңа, өченче, китабының исем туе үтте. Хикәяләр һәм повестьлар тупланган әлеге җыентыкны тәкъдир итү чарасына авторның иҗатташлары, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, студентлары һәм, гомумән, китап сөючеләр җыелган иде.

Беренчеләрдән булып, аларны “Китап” нәшриятының баш мөхәррире урынбасары Алия Гыйләҗетдинова сәламләде. Кайчандыр Айдарга яшь язучы буларак юл ачкан “Яшьләр тавышы” циклы турында сөйләде ул, һәм залдагы яшьләрне хезмәттәшлеккә, иҗатка чакырды.

Бу көнне һәр кунак Айдар Зәкиевка яңа иҗади үрләр теләп, изге теләкләрен юллады. Алар арасында билгеле галим-галимәләр, журналистлар, укытучылар бар иде. Шулай ук авторның туган җире - Бүздәк районы Каран авылыннан килгән укытучылары, сыйныфташлары прозаикны үз һәм якын итеп тәбрикләде. Туганнарының чыгышы аша чарага җыелучылар аның шактый картаулы тормыш юлы белән дә танышты. Буыннары да ныгымаган малай чагында ук әнисез, соңрак әтисез калырга туры килгән аңа. Әмма язмыш сынаулары яшь егетне чыныктырган, иҗат каләмен чарлаган гына. Шунлыктан Айдар Закиевның әсәрләре укучылар күңеленә якындыр да ул.

Бүген инде бәхетле гаилә корган, ышанычлы тормыш иптәше һәм яраткан әтигә әйләнгән Айдар Зәкиев хезмәт юлын журналистикада башласа да, бүгенге көндә БДМУның физкультура кафедрасында укыта. Бәйрәмгә аның коллегалары һәм студентлары да күмәк булып килгән иде.

Чыгышлар җыр-моң белән үрелеп, чараны тоташ бәйрәмгә әверелдерде. Хәер, “Китап” нәшриятының татар басмалары мөхәррире Дилбәр Гомәр кызы Әхтәмова татар язучыларының һәр яңа китап презентациясенә җитди әзерләнә. Бар күңелен биреп китапларның исем туен оештыра ул: сценарий төзи, җырчылар чакыра, кунаклар дәшә...

Һәм әйтергә кирәк, Уфаның Ленин урамында урнашкан китап кибетендә мондый бәйрәмнәр даими оештырыла. Юлыгыз төшсә, кагылмый калмагыз!

Айдар Зәкиевның “Без югалткан көннәр” җыентыгы да кибет киштәсендә үз урынын алды. Әмма ул анда озак ятмас, үз укучыларын табар һәм тиз арада сатылып бетәр дип ышанабыз.

Киштәдә яңа китап!
Киштәдә яңа китап!
Киштәдә яңа китап!
Киштәдә яңа китап!
Киштәдә яңа китап!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас