

Зур урман эчендә, бер алан уртасында тылсымчы яшәгән. Аның бер көтү сарыгы булган ди. Көн саен ул шуларның берсен суеп ашый торган булган. Сарыклар тылсымчыга бик күп борчу китергәннәр – алар урман буенча таралышканнар һәм тылсымчы бер сарыкны тотарга, ә калганнарын бер көтүгә җыярга озак вакытын исраф иткән. Әлбәттә, ул суярга җыенган сарык моны сизенгән һәм бик каты карышкан, ә аның акырган тавышлары башкаларны куркуга салган.
Бу тылсымчыга тәмам туйдыргач, ул бер хәйлә уйлап таба – һәрберсе белән күзгә-күз сөйләшеп чыга һәм күңелләренә ниндидер фикер сала. Берсенә ул болай ди: “Нишләп син сарыклар качканда качасың? Син бит арыслан, син куркырга тиеш түгел. Мин сарыкларны гына суям, ә син миңа – дус”. Өченчесенә: “Карале, син бит сарык түгел, ә бүре. Мин хөрмәт иткән бүре. Мин, элеккечә, көн саен бер сарык суячакмын, тик сиңа – бүрегә, тылсымчының иң яхшы дустына – куркырга кирәкми”.
Шулай итеп, тылсымчы һәрбер сарык белән сөйләшеп чыга һәм барысын да сарык түгел, ә бөтенләй башка бер хайван икәнлекләренә инандыра. Бу сөйләшүдән соң сарыкларның гадәтләре тәгаен башкага әверелә – алар тыныч кына үлән ашый башлыйлар һәм бүтән беркайчан да урманга качмыйлар. Тылсымчы янә бер сарыкны суйганда алар: “Менә тагын бер сарыкны суйдылар, тик миңа – арысланга, бүрегә, тылсымчының иң яхшы дустына – куркырга сәбәп юк”, –дип уйлыйлар.
Хәтта суеласы сарыклар да карышмый башлый. Тылсымчы сайлаган сарык янына килеп: “Нихәл, яхшы дустым? Күптән сөйләшкәнебез юк, әйдә ишегалдына барыйк әле, синең белән сарыклар көтүе турында киңәшләшеп аласым бар”, – дип әйткән. Сарык горурланып тылсымчы артыннан атлаган. Тылсымчы чынлап та үзенең яхшы дустыннан көтү хәлләрен сорашкан. Корбан сөенә-сөенә барысын да ачып салгач, тылсымчы аны суйган. Мизгел эчендә башкарылганга күрә, сарык берни дә аңларга өлгерми калган.
Тылсымчы үзеннән бик каты канәгать була – ул һәрбер сарыкның үз-үзен бәяләвен үстерә һәм аларның үлем турындагы уйларын, борчуларын оныттыра. Маллар тынычланып үлән ашый һәм рәхәтләнеп яши башлый. Нәтиҗәдә аларның ите йомшарып һәм тәмләнеп китә. Бик күп еллар буена тылсымчы зур көтү белән идарә итә. Ә иң кызыгы: сарыклар аңа үзләре ярдәм итә башлыйлар: әгәр дә берәр зирәгрәк сарык эшнең нәрсәдә икәнен төшенә башласа, үзләрен арыслан һәм бүре дип санаучы, тылсымчының иң яхшы дуслары дип уйлаучылары аның сәер тотышы турында шунда ук хәбәр иткәннәр. Ә икенче dzen.ruкөнне тылсымчы ул сарыкны суеп та ашаган...