Әдәбият
4 сентябрь 2025, 08:37

МарСәлимне кайда да беләләр!

Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллегендә танылган башкорт язучысы - сатирик, шагыйрь-юморист, РФ һәм БССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Дуслык ордены кавалеры Марсель Сәлимов белән очрашу узган.

МарСәлимне кайда да беләләр!МарСәлимне кайда да беләләр!
МарСәлимне кайда да беләләр!

Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллегендә танылган башкорт язучысы - сатирик, шагыйрь-юморист, РФ һәм БССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Дуслык ордены кавалеры Марсель Сәлимов белән очрашу узган. Кичәдә шагыйрьнең дуслары, Петербург татарлары һәм башкортлары, иҗат эшлеклеләре, журналистлар һәм язучы-сатирикның иҗатын яратучылар катнашкан.

Вәкаләтле вәкиллектә МарСәлим китаплары һәм Башкортстан Республикасы газета-журналлары

күргәзмәсе оештырылган.

Әдип үзенең шигырьләрен һәм юморескаларын укып, Башкортстанның мәдәни һәм әдәби тормышыннан кызыклы тарихлар һәм фактлар белән уртаклашкан. Очрашу азагында әдип постпредство китапханәсенә татар һәм башкорт телләрендәге яңа китапларын бүләк иткән. Чарада катнашучылар автограф алып, истәлеккә фотоларга төшкән.

МарСәлимне кайда да беләләр!
МарСәлимне кайда да беләләр!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас