Әдәбият
23 август 2025, 17:20

Матурлык туйда кирәк

Шуны истә тоту кирәк, бал кортларының ис сизү органнары бик көчле була дип яза галимнәр.

Матурлык туйда кирәкМатурлык туйда кирәк
Матурлык туйда кирәк

 Бигрәк тә автомашина, тракторлар янында эшләп килүчеләргә бәйләнүчән бал кортлары. Техника йөртүчеләрнең кулына, өс киеменә кәрәчин, бензин, солярка исе сеңгән була. Ә бал корты андый исне яратмый.

Бер елны бакчамда аерылып чыккан күчне ябарга урын әзерләп йөргәндә Себер якларыннан кунакка кайтып төшкән яшь баҗам, (монысы элегрәк язып үтелгәне түгел, тынычрагы иде) яныма килде.

– Нишлисең, баҗакай,– дип кызыксына башлады бу. Беләм, автомашинасында килгән. Кулыннан әз генә булса да бензин исе аңкый. 

Күрештек. Эшемне туктатмыйча (корт ябарга вакыт җитеп килә), ничек яшәүләрен, яңалыкларын сорашам. Аңа берән-сәрән кортлар килеп бәйләнә. Бензин, май исенәдер инде. Баҗага өйгә кереп, мине көтәргә киңәш итәм. 

–Анда тамак чылатырга бар, өстәл астын карарсың,– дим. Үзем һаман эшлим. Ул өйгә кереп, бер йомры салып чыкты. Күрәм, аның кулында битлек.– Нишләргә уйлыйсың, бар өйдә генә утыр, эш беткәч яныңа керермен. Өстеңнән бензин исе килә, чагарлар. Өйдә калганын икәү салырбыз (шешәдәгене әйтәм), шунда сөйләшеп алырбыз.

Якын да килми баҗам.

–Мин дә бу эшне бераз чамалыйм, баҗа, давай, нишләргә? Эш куш, китер чүкечеңне. Син карап кына тор, мин хәзер җайлап бирәм,– ди бу, кулларына эш бияләйләре киеп. Ә минем умарталар янында гомергә бияләй кулланган юк.

Баҗам озакка түзмәде, кортлар җиңеннән кереп, беләген чакты, битлек чүпрәге яныннан эчкәрәк үтеп, колак артына берничәне утырттылар. Күлмәге күтәрелеп, чалбар каешы күренгән җирдәнрәк кереп, биленә «кундырды». Бияләйләре белән берничәне сытып үтереп, котылырга азапланган иде, барып чыкмады, ахры. Егерме-утызлаган корт битлеге тирәсендә очып, эшләргә ирек бирмәде. Ниһаять, баҗам түзмәде, кулларын бутый-бутый сүгенеп, әзрәк бәргәләнде дә умартачы өенә кереп качты. Ачулы кортлар ишек, тәрәзә тирәсендә безелдәп очып, аны шактый гына сакладылар да таралыштылар. 

Мин тыныч кына эшемне тәмамлап, өйгә кергәндә баҗам, калганын да сала-сала шактый гына йомшарган иде. Бераздан йоклап китте.Аны уятмау хәерлерәк иде.

Соңрак хатын омшаниктагы тынычланган күчне алып чыкты. Без аны яңа умартага ипләп кенә салдык. Кортлар умартаны яратты. Дәртләнеп эшли башладылар, кайберләре суга очты, икенчеләр эчтән вак-төяк кирәкмәгән нәрсәләрне тиз-тиз тышка чыгара башладылар. Су безнең бакчада, такта буйлап тик агып тора. Икенче көнне тагын кояшлы, матур көн булды. Баҗам, башкача умарталар янына барып та карамады. Бияләйләрен кая туры килә шунда ташлаган. Аларны көчкә таптык.Битлекне озак эзләгәч кенә юллап алдык.

Халык: «Матурлык туйда, акыл көн дә кирәк», – дип юкка гына әйтмәгән икән шул. Бал кортлары янына барганда акылың булсын, ә батырлыкны теләсә ничек түгел, уйлабрак күрсәт. Ул да синең белән көрәшә белә, җиңәргә дә күп сорамый. Баҗа кебек «батыр»ларны күп күрдем гомердә. Кисәтә башласаң: «Үзең йөрисең бит, чакмыйлар»,–дип кәперәеп якынаялар. Янәсе курыкмыйлар. Кыюланып киләләр дә куян кебек куркып качалар.Сораша башласаң, җиңелчә эчкән булып чыга.

Күршемнең бер кияве Өфө аэропортында эшли.Умарталар янына килгәч, ул шундый кызык хәлне сөйләде. 

–Кортлар бер тузынса, берничек тә җиңеп булмый икән.Табыш сезоны башлангач, бал кортлы семьялы умарталар төялгән самолет килеп төште. Ләкин никтер бушатмадылар әле. Күрәсең, әлеге самолет умарталарны бал табышы булган берәр район яки башка республикамы, краймы басуына илтеп куярга тиеш булгандыр. Шактый озак кына торды самолет, нишләп бездә тукталгандыр.Нәрсә көткәндер.

Бераздан, көн үзәгендәрәк, очучылар кабинага кереп утырды.Китәргә булдылар бугай. Башкалар да траптан менә генә башлаган иде, ишектән кортлар чыгып оча башламасынмы. Очучылар кабинасына керделәр ахры, алар да тиздән куллары белән бит, башларын каплап, самолеттан чыгып йөгерде.

Самолет тирәсендә корт күче тузынып, оча башлады. Беркем дә яннарына бара алмый. Шланглардан су сиптерәләр, озын саплы себеркеләр белән куалар. Алар тузынса, искитмәле икән. Берничек тә тынычландыра да, җыя да алмыйлар. Самолет эче төтенгә тулды. Болай кеше керерлек түгел. Безне якын җибәрмиләр. Кортларны куып, әллә дүрт-биш сәгать азапланганнардыр. Шулай итеп озак кына вакытларын юкка үткәрделәр. Тик бер эш тә чыгара алмадылар. Кортлар самолет тирәсендә очтылар да очтылар.

 Шуннан кемнедер алып килделәр. Әллә шул хуҗасы булды. Тагын нидер кыйландырып, тынычландырдылар инде. Беләсеңме, тышта берсе дә калмады. Барсы да кереп бетте.Самолет шуннан соң очып китте.

Күрәсез, алар янына бара белергә, җаен кортларның табып тынычландырырга кирәк.Шуннан алар сине тыңлый.

   Умарта кортлары янына, әйтеп үткәнебезчә, матурланып, одеколон сибенеп яки духи сөртенеп килсәң, тагын шул – тиз генә китәргә туры киләчәк. Балык ашаган кеше якын килеп, исе таралып торса, аны да бик өнәп бетерми алар.

Гадәттә, без умарталар карар алдыннан бераз юынып, я тастымал белән нык кына сөртенеп алабыз. Мунчада ныклап юынсаң тагы да әйбәтрәк. Кортлар кешедәге сасы тир исен, бигрәк тә атларныкын һ.б. яратмый. 

Без эш тәмамлангач та, күп очракта, юып халатларыбызны элеп куеп киптерәбез һәм җилләтәбез. Кортлар яратмый торган төрле исләр синдә калмасын. Кулланган инструментларны да юабыз. Бал аертканда өстәлгә төшкән тамчыларын сөртеп алабыз. Бал исенә килгән умарта кортлары өйдән чыгу юлын төрле җирдән эзләп, юашлана, тәрәзәгә килеп, очып чыгарга тырышып, юкка көч түгә һәм хәлсезләнә. Аннан ул яңадан элекке эшчән хәленә киләлми.

Умарталарны карый башлар алдыннан киемнәрне сайлап ала белү мөһим. Хәзер сатуда махсус тегелгән киемнәр тәкъдим ителә. Аларның битлеге дә шунда. Теләгән кешегә аннан алырга була.

Мин, гадәттә, эшләргә чыкканда ак күлмәк, ак халатны киеп алам. Хатыным да ярдәмләшкәндә шундый ук халаттан була. Бал кортлары йонлы киемне яратып бетерми, свитер кебек киемгә чагарга ябешәләр, аннан ычкына алмыйча интегәләр.

Яз кара күлмәк киеп эшләсәң, җәй бал сезонында, кояшлы көнне эссе була, бик тиз тирләтүчән. Тир исен, бая әйткәнемчә, кабул итмиләр. Минем апам, мәсәлән, көндәлек киеме өстеннән комбинезон киеп ала.

Әгъдәл НИЗАЕВНЫҢ «Туган як чишмәләре» китабыннан.

 

Матурлык туйда кирәк
Матурлык туйда кирәк
Автор:
Читайте нас