

КЕШЕГӘ БАЗ КАЗЫМА
Умартачы агай авыл урамында бал сатып йөргән-йөргән дә, арыгач бер йортка тамак ялгап алырга кергән. Хуҗа хатын табын әзерләгән, чәй тәмнәре арасына базарда сатып алган бал салынган савыт та куйган.
Умартачы тәүләп балга үрелгән. Авызында бераз тәмләп караган да:
– Балың тәмле түгел, сеңелем. Сиңа саткан кеше кортларына шикәр сиробы ашатып, бал ясаткан. Алучыларны алай алдарга ярамас иде. Аллаһы Тәгаләдән куркырга кирәк, әнә миннән алыгыз моннан соң. Минем, Ходай сакласын, сезгә саткан кеше кебек, бер дә алдашканым юк,– диеп сөйләнгән.
Хуҗа хатын оялып тормаган, турысын әйтеп биргән:
–Өстәлдәге шушы балны, абзый кеше, үткән атнада базарда сездән сатып алган идек. Нишлисең, шулай туры килә икән. Теге бүлмәдәге кызым да сезне әле килеп кергәч тә таныды,– дип җаваплаган.
МИНЕКЕ ТҮГЕЛ, КИЯҮНЕКЕ
Урамның теге очында олырак яшьтәге агай бал сатып йөри.
–Алыгыз, ал, кардәшләр. Балы әйбәт. Бу бал кияүнеке, үзем умарта тотмыйм, ал-лер-гия! Кияү минем югыйсә– честнай кеше. Аллаһыдан бик курка, балына чит ризыклар кушылмаган,– дип сөйләнә икән.
Макталган балны халык ала инде.
Урамның икенче очында яшьрәк кеше бал сата икән.
–Алыгыз, ал, агай-эне! – дип сөйләнә икән бертуктаусыз.– Бал бабайныкы, ягъни хатынның әтисенеке. Үзем умарталар тотмыйм. Корт чакса, ал-лер-гия! Бабай честный кеше минем. Олы кеше, Ходайдан курка. Чит ризыклар балга кушылмаган. Кичкә таба сатучыларның икесе дә тиз-тиз генә югала. Тик балны ашап караган халык алдакчыларның эзләренә тиз төшә. Озак тормый икесен дә тотып, кушымталы балны хуҗаларына кайтарып биреп, акчаларын юллап алалар.
ЮЫНМАГАН ӨЧЕН
– Әти, әйт әле, бал корты кешеләргә нигә дип бәйләнә?
–Юынмыйча аның юлыннан йөргән өчен. Начар исне, бигрәк тә тирләгән исне бер дә яратмый алар– бал кортлары.
ОЯСЫННАН НИГӘ КИТӘ ?
–Умартадагы кортлар күче нигә дип чыгып китә? Шунда – яшәгән урыннарында торсалар, әйбәтрәк булмыймыни?– дип сораша бәләкәй улы әтисеннән.
–Бианай белән яшь киленнәр бер-берсен яратышмаган кебек, кортларның карт Инәсе белән яшь Инәсе бер ояда сыешып яши алмый. Шуңа күрә карт Инә акыллырак була. Ул, яшенә иркенлек калдырып, үзенә башка яшәргә урын эзли. Шулай итеп, үз йортында үзенчә яшисе киләдер инде.
СОРЫКОРТЛАРНЫ НИК КУАЛАР ?
–Көз җитә, башласа бал кортлары сорыкортларны гел генә умарталардан куып чыгара. Нигә дип алай итәләр? Салкында алар өшемимени?
–Эшлексез, ялкау кешеләргә дә «сорыкорт» дигән кушаматны тикмәгә такмаганнар. Сорыкортлар бал ташымый, әзерне ашап кына тик ята.
Кышкы чорда файдасызга ашап ятмасын, азык юкка гына күп бетмәсен өчен көз җиткәндә аларны куалап чыгара башлыйлар.
Эшлексезләргә безнең тормышта да урын юк. Андыйларга кадер-хөрмәт күрсәтелми. Кешеләргә дә эшлексез һәм ялкау булырга һич ярамый. Хезмәт яратырга, җәмгыятькә игелекле кеше булып үсәргә тырышыгыз, балам.
ҖЫРЛЫЙСЫ КИЛӘ БАШЛЫЙ
Өстәлгә куелган савыттагы балга күрсәтеп, бер малай:
– Безнең бал ботка кебек куе. Җәйге вакытта аерткандагы кебек түгел. Кышка таба ката башлый да калак белән алуы кыенлаша. Сыегайтып булмыймыни?– дип сорый әтисеннән.
Әтисе улына шаяртып җавап бирә:
– Була, улым, бик була. Әниең балны су белән кушып сыегайта да, әз генә ачыткы сала. Шуннан феләккә тутырып, җылы урынга урнаштыра. Берничә көннән искитмәле сыегайган баллы су була. Эчеп җибәрсәң, күңелләр күтәрелеп, җырлыйсы килә башлый...
МЕНӘ, ИЧМАСАМ, МӘХӘББӘТ!
–Син мине чынлап яратасыңмы, җаным?– диеп сорый кыз, егетенә иркәләнеп.
–Билгеле, сорамасаң да аңлашыла торгандыр, мөгаен.Тиздән өйләнешергә сүз дә куештык бит.
–Алайса, нигә умарта кортларыгыз турыгыздан үткәндә мине чага?
–Аны каян беләсең: әллә безнеке, әллә күршенеке...
–Сезнеке, сезнеке, – ди ашыгып кыз,– бүген тагын сезнең турыдан үтеп барганда берсе килеп бәйләнде дә, менә килеп иренемне чакты.
–Һы, нишләтим соң аларны, бәйләп куеп булмый кортларны,– дип аклана егет.
–Ә син егет булсаң,– ди кыз елардай булып,– башта икенче урында йорт сал, машина сатып ал. Аннан соң тиз генә миңа яучыңны җибәр, яратсаң. Бианай да янымда булмас, яраткан хатыныңны явыз кортларың да чакмас иде. Әледән үк чагып җәфалыйлар, хәшәрәтләр.
–Яратсаң, андый чагуларга гына түзәр идең, иркәм,– ди егет.
– Белмим шул, түзеп булырмы икән?– ди кыз уйланып.
Бераз вакыттан соң егетнең икенче бер чибәр белән кортлар нектар җыйган икесенең болында чәчкә өзеп йөргәнен күрәләр авылдашлары. «Менә, ичмасам, мәхәббәт,– дип соклана аларга кешеләр.–Кортлар мыжлап тора, ә икесе чәчкә җыя. Чагудан да курыкмыйлар».
Әгъдәл НИЗАЕВНЫҢ "Бал бабай хикмәтләре" китабыннан.