

(Юмореска)
Авыл биләмәсе янындагы хатын-кызлар советы рәисе Зәбидә Зиевна, бик эшлекле, таләпчән уңган хатын, чираттагы утырышка колагына яңа алка тагып килде. Өченче көн аның туган көне булып, хәләл җефете аңа бүләк итеп алка биргән иде. Әллә ни кыйммәт алка да түгел, алтын янында «йоклаган» гына. Утырышка җыелган хатын-кызлар моңа тиз игътибар иттеләр. Тәнәфестә иң беренче булып ахирәте Галия килеп котлады. Сүзләрен ул Зәбидәне кочаклап ук сөйли башлады.
– Дускаем, кара син аны, нинди матур алка сатып алгансың, күзнең явын алып торалар бит. Ирең бүләк иткәндер?
– Ул. Туган көнемә алган, болай үз гомерендә бүләк фәлән алганы юк иде, бу юлы нигәдер юмартланган әле, картаю галәмәте микән инде...
– Молодец, минем бозау 8 мартка бер чәчәк тә алганы юк, сыра бутылкасыннан башка бер әйберен дә күрмим.
Зәбидә сизә инде, ахирәте аны юри кочаклый, алкаларны якыннан күрәсе, нәрсәдән эшләнгәнен, күпме хак торганын беләсе килә.
Башка хатын-кызлар да, Зәбидәне кочакладылар, күзләрен алкага терәп тикшеренделәр.
Утырыш тәмамлангач, төркем-төркем булып кайтыр якка таралдылар. Галия күршеләре белән сөйләшеп кайтканда, әйтеп куйды:
– Зәбидәне әйтәм, колагына йөз тәңкәлек зәңгәр пыяла тагып куйган да, шуның белән мактанган булла. Ире подарить иткән имеш, андый чүп-чарны бүләк итмәсә дә була инде, мин оялмыйча тагып та килмәс идем, шушы башым белән.
–Кешедән уздырам дигәндер инде, уздырдың пычагым, мин андый алканы төнлә абзарга да тагып чыкмас идем, – диде Зәвия дигәннәре.
– Ямьсез колагыңа ни таксаң да ямьсез инде ул, син аны луччы чәчең белән каплап куй, кеше күрмәсен, хәер капларлык чәче бармы ни аның.
–Ирен дә әйтер идем, елга ун көн генә айнык була, алкада разбираться итәмени инде ул. Җитмәсә, култыклашып йөргән булалар, беләбез инде, ничек яшәгәннәрен, кеше кебек тату яшәсәләр иде, өйдә этле-мәчеле, урамда Галиябану белән Хәлил диярсең, адәм страмнары!
Икенче төркем Ленин урамы буйлап атлады. Болардан сүзне Вәлия башлады:
– Зәбидәне әйтәм бер көнне мине өйрәтеп маташа, имеш, мин начар гаиләләр белән эшләмим, неблагополучный гаиләләргә бармыйм фәлән-төгән, андый гаиләләргә барырга булса, иң беренче Зәбидәләрнең үзләренә барыр идем, кешеләр сөйли, көн дә сугышалар икән болар, урамга чыккач кына елмаешалар.
Имеш, берәү алкалы булган, андый алкаларны без социализмда ук тагып туздырдык инде, бүген андый алкалар мода да түгел.
–Син аның аягының кәкрелеген күрсәң, шул дуга аякларын капламый кыска итәк киеп йөри ул, мин аның урынында булсам төнлә дә чалбарымны салмас идем. Уйлап-уйлап куям да, нинди егетләр яшь чагында аңа карадылар икән, полный сукыр булганнардыр инде.
Менә шундый сүзләр кайттылар ахирәтләр Зәбидә турында.
Икенче утырышка ул алканы тагып килмәде, итәк урынына чалбар да кигән иде. Ахирәте Галия аңа карап елмайды, алкаң кая ахирәт, бик матур иде ласа, диде.
– Алка аякка төс түгел икән, шуңа чалбар да киеп куйдым әле, – диде Зәбидә елмаеп.
Рәзиф Зиятдинов.