Әдәбият
12 август 2025, 08:53

Барс

Руслан түзмәде, үзенең зур малай икәнлеген дә онытып шыңшый ук башлады.

БарсБарс
Барс

Өйдә һәркем үз эше белән мәшгуль иде. Әнисе әнә аш бүлмәсендә коймак чыжлата. Их, тәмле исләре! Борыннарны кытыклый. Ә әтисе ниндидер язулар белән булыша. Идарәдә эшли ул. Шул идарә эшләре өйгә дә иярә дә кайта әтисенә. Ара-тирә әтисе тамак кыргалап куя. Дикъкать белән эшләгәндә гел шулай итә ул. Ә Руслан менә дәресләрен дә карап бетерде.

– Улым, Руслан, кил әле яныма, – Рашат, келт итеп нәрсәнедер исенә төшергәндәй,  итагатьле генә дәшеп улын чакырды. Ә анысы чакырмаса да барырга тора иде инде. Мәктәптән дә әнисе белән әтисен сагынып кайта бит ул.

– Җиткән егет булдың бит инде, улым, тиздән сиңа сигез яшь тула.

“Егет” сүзен ишетү Руслан өчен горурлык. Әнә бит әтисе аны ничек үстерә. Бу сүзне ул әтисеннән беренче тапкыр ишетүе түгел инде. Ә нинди кадерле һәм кирәкле сүз бит ул малай өчен. Шул сүзне ишеткән  саен ул үзен тагын зураеп, үсеп киткәндәй тоя.

Рашат улының характерын яхшы белә.  Чын-чыннан ул үзен зурлар кебек хис итә. Балаларга хас иркәлеге бөтенләй юк. Иркәләмиләр аны, яраталар гына. Руслан әле дә әтисенең кочагыннан шуып чыкты.

– Ирләрчә сөйләшәбезме, әти?!

Рашат башын артка чөеп ихлас көлеп җибәрде.

Аш бүлмәсеннән Әлиянең ягымлы тавышы ишетелде:

– Чәй утырттым, чыгыгыз.

– Әнисе үзең чык әле бу якка. Бик мөһим мәсьәлә хәл итми,  чәй алдына утырып булмас.

Русланга сер түгел, туган көне җитә башласа, әтисе гел шулай мөһим мәсьәлә күтәрә.

Алъяпкыч чабуларын төзәтә-төзәтә Әлия килеп чыкты. Аның йөзе балкый иде. Димәк, әнисенә дә билгеле. Руслан җитди кыяфәттә әтисе белән әнисе каршында басып  тора. Бәләкәй балалар кебек итәкләренә утырмас та инде. Менә аңа нәкъ үзе көткән сорау куелды:

  – Улым, туган көнеңдә иптәшләреңне чакырабызмы?

  Бу сүзләрне ишетүгә кулларын чәбәкләп “Ура!” кычкыра-кычкыра сикергәли торган Русланны, әйтерсең, бүген үзгәртеп куйганнар. Ул дәшми генә башын аска иде. Әлия моны үзенчә аңлап елмаюын яшермичә:

  – Улым, син дә үз чиратыңда бурычыңны онытма. Туган көнеңне гел “бишле” билгесе белән генә каршыла. Бу чиректә “дүртле”ләрең чыкмас дип ышанабыз.

  Бурычмыни  инде бу Руслан өчен, ул күптән “4”леләрен  “5”кә төзәтеп бетерде инде. Руслан сүзендә тора ла ул...

  Әлия һаман дәшми басып торган малаеның аркасыннан сөеп кочагына тартты. Ә Руслан гомердә булмаганны карышты, читкә тартылды. Бу кылыгы белән ул бигрәк тә әтисен аптырашта калдырды. Ә Руслан һаман көтте. Әле бит аның иң кирәкле соравы, иң мөһиме әйтелмәгән иде. Ә җавабы аның күптән әзер.

  Рашат аның уйларын укыгандай сынап күзләренә карады. Менә хәзер әйтәчәк... Йә, әтекәчем, әйт тизрәк. Ирләрчә, сөйләшү булгач, бер-беребезне аңларга тиешбез. Руслан күзләрен тутырып әтисенә карады.

  – Улым, нәрсә бүләк итик икән туган көнеңә?

  Бу сорау белән алар улларын бозмыйлар иде. Бүләк төшенчәсен ул күптән аңлады.”Энә дә бүләк, дөя дә бүләк”, – дип аңлаткан иде аңа әбисе. Иң мөһиме бүләкне кабул итеп ала белү. Үткән елда аңа ике тәгәрмәчле велосипед бүләк иттеләр. Әй куанды Руслан. Әмма ул велосипед сорамаган иде. Бу юлы да теләге тормышка ашмаса?

  – Йә, Руслан, әйт инде,– диде әнисе.

  – Эт кирәк миңа! Эт! – дип, ярсый-ярсый кабатлады Руслан. – Рудикныкы бар, Денисныкы бар, Ратмирныкы бар, хәтта өчлегә укып йөргән Фаязныкы да бар, – дип тезеп алып китте ул, кобарасы очкан әнисенә карап.

  – Минеке генә юк... Руслан түзмәде, үзенең зур малай икәнлеген дә онытып шыңшый ук башлады.

  Рашат гаепле бала сыман башын аска иеп утыра иде. Ирләрчә сөйләшүнең  көтелмәгән юнәлеш алуын күреп, улын тынычландырмакчы булды. Әмма, малае түземсезлек белән көткән җавапны Әлиядән башка әйтәлми иде. Югыйсә, улын күкләргә чөярлек шатландырырга бары бер сүз җитә иде. Эт яратмый шул Әлия. Бигрәкләр яратмый. Руслан да моны яхшы белә дә бит...

  Бала дисәң бала инде. Аның, күрәсең, исеннән чыкмаган. Ә әтисе белән әнисе ул турыда бөтенләй онытканнар. Бит ул вакыт әнисе белән ризалашканнар да иде, инде.

  – Әнисе, – диде Рашат, мөмкин кадәр йомшак дәшәргә тырышып. Без улыбызга бит ризалыгыбызны биргән идек.

  Рашатның тел төбе кайда барганлыгын аңлый Әлия. Рашат берне түгел, ун эт алып кайтып бәйләр иде. Ата-ананың сүзендә торырга тиешлекне дә аңлый ул. Үзең сүзеңдә тормасаң, балада ничек тәрбияләргә кирәк ул сыйфатларны.

  – Шулай инде... – диде Әлия тыныч кына. Рашат җиңел сулап куйды, – туган көнең җиткәндә дә елап кәеф бозышып утырмыйк. Алыр, әтиең, алыр.

  Бу сүзләрне үз колагым белән ишеттемме икән, дип, бер әтисенә, бер әнисенә карады Руслан. Ышанмаска чара калмады. “Әйе, әйе, ” – дигән сыман әтисе дә, әнисе дә аңа карап елмаялар иде. Руслан аларның икесен дә нәни кочагына тартты. Әле әтисенең, әле әнисенең битеннән чупылдатып  үпте дә үпте,үпте дә үпте. Ә үзе һаман иртәгә мәктәпкә баргач, дусларына, классташларына бу шатлыклы хәбәрне ничек итеп җиткерәсе, күрше Малиха апаның эте Актырнак белән шатлыгын уртаклашасы, әбисенә барып сөенче алуы турында уйлый иде. Их, нигә бүген түгел икән аның туган көне!

  ... Руслан ипләп кенә чаңгыларын такты. Хәзер ындыр буйлап юл тотачак. Басу башында иптәшләре көтеп тора. Һәм алар урманга, кышкы урманга барачак! Андагы хозурлыкны, андагы тере матурлыкны сөйләп тә, әйтеп тә аңлатырлык түгел!

  Ишек алдыннан татлы хыялларга бирелеп кузгалып китте. Янында эте дә булсамы! Лапас буеннан үткәндә ул ниндидер ят шыңшу тавышы ишетте. Чаңгыларын тиз генә ычкындырып бәрде дә, абзарга атылды. Ә анда! Ни күзе белән күрсен! Әрҗәдә – бәләкәй генә эт баласы  елап утыра. Руслан нәрсә уйларга да белмәде. Тиз генә эт баласын кулына күтәрде дә кочагына кысты.

  – Барсик, Барс, Барсик...

Ул үзенең этенә күптән уйлап куйган исемен бертуктаусыз кабатлады.

  Нәни генә эт баласы өшүдән дер калтырый иде. Руслан аны куенына ук тыгып җылытты. Эт баласы инде күптән шыңшуыннан туктаган, ул, Русланның куртка изүеннән башын тыгып: “Син буласыңмы минем хуҗам? Рәхмәт сиңа мин дә синең тугры дустың булырмын”, – дигән кебек, шомырттай кара күзләрен тутырып Русланга карады. Ә Руслан һаман башын ватты. Ул Барсның үзенә туган көн бүләге икәнлеген аңлады аңлавын. Тик әтисе белән әнисе нигә аның берүзен  суыкта калдырып  киткәннәр? Руслан моңа бик тә үпкәләде. Ул:”Хәзер, хәзер, түз”, – дип сөйләнә-сөйләнә, чүпрәкләр табып, этен урап-җайлап кына салды да, йөгереп өйләренә кереп китте.

  –Яңа туган бит ул! Ул анда өши!

  Руслан атылып яңадан чыкты. Тартмасы-ние белән этне күтәрде дә, өйгә алып кереп китте.

  –Кайда алып кереп киләсең? Уф! Әнисе үзенең тавышына үзе курыкты күрәсең, ул хәлсезләнеп диван почмагына барып утырды да, бераздан икенче бүлмәгә үк чыгып китте.

 - Өши бит ул, әнием.

  Бәләкәй бит әле. Ул пычрак түгел!

  Ә Барс берничә көн лапаста кунган булып чыкты инде. Ничек чыдаган ул, ничек чыдаган! Ярый алып керде. Әнисе дә күнде. Әтисе эштән кайткач, ул да тиргәмәде. Ә, киресенчә, улына карап елмайды гына. “Ирләрчә сөйләшү кайчак шулай, күзгә-күз карап, дәшмичә генә аңлашу да буладыр”, – дип уйлады Руслан. Ул үзен батырлык эшләгәндәй хис итте. Барска сөт эчерде, урынын йомшартты. Ә бераздан тагын да  батыраеп, этне кулына ук күтәреп алды. Әнисе тагын да чәрелдәп җибәрде: –Ю, кулыңны, тиз бул! Нигә аны тотасың?

  Ярый әле әтисе яклашты. Әнисе дә тынычланды.

  Кайда ул кышкы урманга бару! Иптәшләре көткән-көткәндер дә киткәннәрдер. Бәлки әле Русланны сүзендә тормауда гаепләгәннәрдер. Ашыкмагыз, дусларым. Эт баласын коткарды бит ул. Менә хәзер сез күрсәгез иде нинди бәхетле Руслан!

  Бармавының да сәбәбе җитди иде шул.

Руслан көн буе эте белән мәш килде...

...Ямьле язлар да җитте. Этне инде күптән абзарга чыгарып япканнар. Көндезләрен ул гел Руслан белән булды. Русланның туган көнен дә бик матур итеп үткәрделәр. Дуслары, күршеләре дә керде. Ә әбисен Барс белән икәү барып чакырдылар.

Көннәр җылыта башлады. Урамнарда гөрләвекләр ага. Малайлар-кызлар “елга” буарга чыкты. Иң кызыгы батыргыч ясау булды. Тагын да кызыграгы – үзләренең  батыргычына үзләре төшү иде. Руслан да бервакыт шулай чак калды. Ярый әле Барсы бар иде. Ул коткарды дисәң дә ялгыш булмас. Руслан басам гына дигәндә, Барс йөгереп килеп, ал тәпиләре белән Русланның балтырыннан кочаклады. Белгән, күрәсең. Белмәскә, бергә ясадылар ич. Ул үзенең коткаручысын күтәреп алды.

– Кара син аны, ничек үскән!

Ул Барсның зур үсә башлавын, күтәргән саен авырая баруын күреп куанды. Бәй, овчарка токымыннан диде бит әтисе аңа. Руслан этен зур овчарка итеп күз алдына китерде. Хыялыннан канәгать елмаеп, малайлар артыннан йөгерде. Ә Барс аның артыннан. Нинди кызык! Елгачыкларны буып торалар да, суы күп итеп җыелгач, аны агызып җибәрәләр. Һәм дәррәү "Алга!" кычкырып агып барган елганы куалар....

– Минем эт тә овчарка була, – диде борынын мыш-мыш тартып, Руслан белән белән янәшә йөгергән Нәфис. Ул Русланныкы кебек үк кара эт баласы сорап караган иде дә: “Башка юк шул, жәлке булмас иде,” – дигән Рашат абыйсы. Малайлар кызышты инде. Сораучылар күп булды. Әле дә Нәфис  үзен-үзе юатмакчы булып сөйләнә. Русланның эте кебек башка берсендә дә юк. Әтисе аны бик ерактан алып кайтты.

... Нинди генә уеннар уйнамадылар.

Язгы каникуллар да артта калды..

Күптән түгел Руслан яхшы укучы буларак, район олимпиадасында катнашкан иде. Нык тырышкан күрәсең, республика олимпидасына үткән. Әгәр дә ул үзен өч көнгә алып китүләрен белсә, районына да бөтенләй бармаган булыр иде. Ничек түзәр ул дустыннан башка?..

Шәһәргә беренче тапкыр баруы булмаса да, шул хәтле сагынып кайтты Руслан  авылын, әти-әнисен, әбисен, иптәшләрен, аеруча иң яхшы дустына әверелгән Барсны.

Чү, автобус артыннан Барс йөгерә түгелме?  Әйе, койрыкларын болгый-болгый  йөгерә. Автобус килеп туктау белән иң беренче булып Руслан атылып та төште, дустын кочаклап та алды. Күрәсең, Барс та сагынган. Русланның кулларын, хәтта битләрен яларга да тартынып тормады. Бу хәлне әнисе күрсә! Инде белә генә күрмәсен.

Руслан башкалага китәргә чыккач та, Барс шулай автобус артыннан йөгереп озатып калган иде. Ничек авыр булган иде Русланга дусты белән аерылышу. Ә әле менә икәүләшеп татлы минутлар кичерәләр.

Ямьле май айлары да килеп җитте. Барс Русланны мәктәпкә озатып килә, каршы ала. Кайчагында инде ул дустына ияреп кереп үк китә .

Җәйге каникулны түземсезлек белән көтеп алды Руслан. Ел да калдырмаган пионер лагереннан да баш тартты. Кара диңгез буена да әтисе белән әнисе үзләре генә барды. Русланга күз-колак булырга әбисен калдырдылар. Күмертаудан дәү әбисе дә килде.

Тик җәй бигрәк тиз үтеп китте.

Алтын көз дә озак көттермәде. Сентябрь ае җитте. Тагын укулар башланды. Бүген бәйрәм! Руслан дүртенче класска укырга бара. Олы чәчәк бәйләме күтәргән малайга, сүз дә юк, шатлан-шатлана Барс та иярде. Руслан аны рәхәтләнеп ияртеп йөри. Эте белән горурлана ул. Ә ничек ярата алар бер-берсен. Ничек ярата! Әнисе дә күптән ияләште. Әтисенә еш кына: “Хәзер Барстан башка  йорт тирәсен күз алдына да китереп булмый,”– ди.

...Көзге каникуллардан соң беренче генә көн укырга килгәннәр иде. Шулчак алгы парталарның берсендә утырган  Фаяз  артына борылды да, әкрен генә пышылдады:

–         Руслан ишеттеңме әле? Бүген этләрне атып йөриләр, ди. Мин үземнекен яшердем.

Бу шомлы хәбәрдән Руслан исәнгерәп китте:

–         Нигә аны  әллә кайчан әйтмәдең??? – Ул кычкырып җибәрүен сизми дә калды. Укытучының шелтәләп үз фамилиясе белән дәшкәнен дә көтмичә, сикереп торды да, рөхсәт сорап чыгып китте.

Әй йөгерде ул, әй йөгерде. Өйләре дә бит авыл очында ук. Нигә бу мәктәп ерак булды икән? Их, Барсикны бәйдән ычкындырып кына киткән булсачы. Атмаган гына булсалар ярар иде. Өлгерсә генә ярар иде Руслан. Аның күз аллары караңгыланды. Хәзер аның дусты Русланның ярдәменә мохтаҗдыр. Мылтык төзәп килгән кешеләргә башта сәерсенеп карагандыр. Ә аннан соң, хәлнең асылына төшенгәч, бар көченә ярсып өргәндер. Үзенә тимер ут көпшәсен төзәүче кабәхәтләрне, өзгәләп ташлардай  булып, авыр чылбыр белән тартышкандыр. Ул аның саен дустын кызганды. Их, өлгерсен иде. Аның йөрәге кысты, хәле бетте. Ләкин ул һаман йөгерүен белде. Башы әйләнеп, косасы килде. Нәрсәгәдер абынып егылды. Тез башын ниндидер ташка бәреп авырттырганын да, беләгеннән кан акканын да тоймады ул. Тырмашып яңадан торды да, тагын йөгерде.

Зәңгәр түбәле алты почмаклы өйнең урам якка караган тәрәзәләре дә күренә иде инде...

  • Барс, Барс... – дип пышылдады ул.

Урсай елгасы буенда Барс белән балык тоткан чаклары, болыннарда җиләк җыюлар, кичке аяз тынлыкта ат саклаган чаклар бер-бер артлы күз алдыннан үтте. Ә иген басуы буйлап күпме куышып уйнады алар. Истән чыгарлыкмыни? Актык көчен җыеп кайтып җитте Руслан. Аның тез буыннары калтырап тора иде.

          – Барс, Барсик!

Тавыш юк. Барс оясы кырында да күренми.

         –Барс!

Тавышка әнисе чыкты. Улының кыяфәтен, йончыган йөзен күреп артына ава язды.

        –Улым, алтыным! Яшердем бит мин аны. Каралты-кураларны да тикшерәләр дигәч, базга яшердем, балам.

Әлия такмаклый-такмаклый Руслан каршына йөгерде, хәлсез генә елмайган малаен күкрәгенә кысты...

...Бер шимбә көнгә күрше авылдан туганнары кунакка чакырып киткәннәр иде. Иртәнге таңда әбекәсенең зур улы КамАЗ машинасы белән килеп тә җитте. Машина үкергән тавышка Руслан йөгереп чыкты. Машина дигәндә Русланны куш инде, Барс белән менеп тә утырдылар. Зурлар өйдә озак булмады. Чыктылар да. Тик әнисе, җитмәсә әтисе дә, Барсны алып барырга каршы төште.

    –Улым, Барс йорт тирәсен саклар.  

    Машина кузгалуга, төтен эчендә өзгәләнеп-өзгәләнеп өргән Барсны күреп, елар чиккә җитте Руслан. Ләкин аның үзен дә төшермәделәр. Нигә качып калмаган икән. Алай булса бөтенләй бармаслар иде. Малайның хәзер, бигрәк тә руль артында канәгать елмаеп утырган абыйсына, үзләрен алырга килгәне өчен ачуы чыкты. Барс урман буена кадәр ияреп барды-барды да, калды. Русланга ул һаман йөгерәдер төсле тоелды. Кайда калды икән?

        Малай кунакта да тынгылык тапмады...

...Дусты берүзе калды бит! Кара урман аша йөгерде дә йөгерде Руслан. Әллә ни ара да китеп өлгермәгән иде әле ул. Кинәт аның исенә төште. Турыга юл булырга тиеш. Ул юл үзләренең авылларына якын Урсай елгасына барып тоташа. Ә үзләренең ягына инде елга аша чыгачак. Авылларының арасы 12 чакрым икәнлеген белә Руслан. Әмма туры юлдан бу араны тагын да кыскарта бит. Бу суыкка инде елга өсте туңгандыр. Шулай дип уйлауга, ул ашыгудан баш киемен онытып калдыруын абайлады. Ачык изүләреннән көзге ачы җил сызгырды, колакларына суык өрде. Атлап барса, суыктан шыкыраер төсле... Хәзер йөгерергә генә иде. Җитмәсә, куркыныч төнне чакырып, караңгы кич җитеп килә. Якынлашадыр инде, авылына да якынлашадыр. Руслан шатырдап  кипкән иреннәрен кыймылдатты. Аның су эчәсе килде. Арыды. Талчыкты. Әмма үзенекен итте. Алда гайрәтле киң Урсай елгасы җәйрәп ята иде...

Әниләре, елашып, бөтен авылны бетереп эзләгәннән соң, шул ук КамАЗда авылга кире юл тотты. Әйтте әтисе:

     –Ул авылга гына киткән. Тик бала кешесе шул араны ничек итеп шул вакыт эчендә үтә алсын. Юл буена очратмадылар бит, юл буена. Хафага төшкән ата-ананы ничек юатырга белмәделәр. Өйгә кайту белән әбигә барып килделәр. Һәм котлары очып Урсай елгасына ашыктылар. Барс барсыннан да алда барып җитте. Ярның аръягында дустын күрү белән, өсте яңа гына туңа башлаган боз өстенә ыргылды.

   –Барс!

Ул ачыргаланып-ачыргаланып кычкырган үз исемен ишетте. Аягы астындагы элпә кебек кенә боз катламы чытырдап та тормыйча чәлпәрәмә килде. Хәзер инде ул бозлы судан йөзеп бара иде. Теге як ярда дустының үрсәләнүен күреп, тизрәк янына ашыкты.  Нәзек боз кисәкләре аның муенына кадалды, тәнен ертып керде...

  • Барс! Барсик... Руслан дустының канлы түшенә егылды. Ә анысы,

койрыгын болгый-болгый, Русланның бите буйлап аккан күз яшьләрен ялады...

  Тугры дуслыкка шаһит булып, төн күгендә көзге ай елмая иде...

Зөлфия Газиева.

Фото: culture.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас