Әдәбият
4 август 2025, 06:16

Һадия Дәүләтшина премиясенә эшләр кабул ителә

Башкортстанда балалар һәм яшүсмерләр өчен әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Һадия Дәүләтшина исемендәге дәүләт премиясен алуга эшләр кабул итү башлана.

Һадия Дәүләтшина премиясенә эшләр кабул ителәҺадия Дәүләтшина премиясенә эшләр кабул ителә
Һадия Дәүләтшина премиясенә эшләр кабул ителә

Башкортстанда балалар һәм яшүсмерләр өчен әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Һадия Дәүләтшина исемендәге дәүләт премиясен алуга эшләр кабул итү башлана.

Республика Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, БР Башлыгы каршындагы комиссия әсәрләрне 2025 елның 15 августыннан 15 сентябренә кадәр кабул итә. Премия үсеп килүче буынны рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбияләүгә зур өлеш керткән өчен ике елга бер тапкыр бирелә. Катнашуга балалар һәм яшүсмерләр өчен аерым китап булып басылган, вакытлы матбугатта басылган яисә эшләрне кабул итү вакытына кимендә бер ел кала башка ысул белән халыкка чыгарылган әдәбият һәм сәнгать әсәрләре рөхсәт ителә.

Элемтә өчен телефон: 280-87-75.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас