Әдәбият
26 июль 2025, 01:00

ХӘЛИМУЛЛА КҮЧЛӘР ТАБА...

(Үзе сөйләгәннәрдән)

ХӘЛИМУЛЛА КҮЧЛӘР ТАБА...ХӘЛИМУЛЛА КҮЧЛӘР ТАБА...
ХӘЛИМУЛЛА КҮЧЛӘР ТАБА...

Күрше авылдан яныма килеп  йөрүче Хәлимулла дусым белән очрашсак, умарталар, бал кортлары белән эштә булган тәҗрибә, хәлләр, кызыклар турында сөйләшеп сүз бетми. Бигрәк тә үзара тупланган тәҗрибә  файдалы булучан. Ул гомере буе хуҗалык фермасында терлек караган. Хатыны да бик уңган булып чыкты– сыерлар сауды. Пенсия яшенә җиткәч тә кул кушырып утырмады, җимеш бакчасында агач үстерделәр.  Яшелчә  орлыгы чәчтеләр, аннан күчереп утырттылар. Ә өлгергәч, бергәләп җыешып, хуҗалык кассасына күп итеп акча керттеләр. Боларның барсын да ире, ягъни минем дусым Хәлимулла белән кулга кул тотынышып эшләделәр. Хатыны өчен ире уң кул булса, Хәлимулла янында эшләгәндә хатыны сул кул иде. Әйберне бергә күтәрделәр, бакчаны янәш торып чүп үләннәреннән тазарттылар. Тик менә умарта караганда, эчен тазартып юганда Хәлимулла өлкән белгеч кебек булып ала. Анда хатыны ире рөхсәтеннән башка кыл да кыймылдатмый. Ул ни кушса шуны төгәл үти, хәтта җир яларга да әзер, диярсең. Ә менә өйдә азык көтеп яткан терлекләргә яланнан үлән чабып кайтарырга  вакыт җиткәндә генә Хәлимулла җәмәгатен ияртмәскә тырыша. Үзе сөйләвенә караганда, хатыны  басудагы иген, тугайлардагы чәчкәле үләннәрнең хуш исләрен сулап иркенләп йөрергә яратмый. Хәлимулла аз-маз үлән чабып, арбасына сала башлауга: «Җитәр инде, малларга бүгенгә ашарлык булды. Тамак кипте, кайтырга кирәк»– дип ашыктыра. Хатын-кыз авызына алган сүзен теленнән төшерми, башны катыра бит. Ә инде Хәлимулла үзе генә барган чакларда ашыкмый, кибеттән бер чәкүшкә исерткеч ала. Җае чыкса, хатыны күрмәгән чакта, печән астындагы ике литрлы пластмасса шешәдәге сәмәен берәр савытка салып куенына яшерә. Болай ул үзе алкоголик түгел түгелен, печән чабып арыгач тәнне йомшарту өчен генә капкалый. Алла сакласын, Хәлимулла артыгын грамм да тотмас.

Хатынының тагын бер ошамаган ягы бар: лыбыр-лыбыр сөйли дә, сөйли. Шулай иренең игътибарын үзенә тарта да уйларын буталдыра. Ул  кайда  гына  йөрсә дә  уенда бал  кортлары. Ничек

яшиләр, быел  табигать ничек килер, бал җыялырлармы? Әллә өстәмә тукландырырга туры килерме? Менә шулар һич кенә дә исеннән чыкмый аның. Ялгыз калганда шул кортлары белән хыяллана диярсең. Нишлисең, әтисеннән өйрәнеп калган шөгыль булгач, һич ташлыйсы килми бал кортларын. Әллә шуңадырмы, Аллаһы Тәгалә биреп тора. Кыш берәр умартадагы семья сәбәп белән үлсә, икенчеләре аера, шуны яба. Кайберсен кызына бирә. Басуда йөргәндә дә аерылып килгән күчләр очрап тора. Кайсын кешегә бирә, урын булганда үз умартасына яба.  Читтән килгәнне гомерендә дистәдән артыкны агач ботакларыннан җыеп алганы бар. Һәммәсе дә игелекле булды, шөкер. Бигрәк тә күрше авылга бара торган юл буендагы агач полосасында ешрак очраштыра. Ул авылда халык бал кортларын күп асрый. Хуҗалыкныкы да аз түгел. Шуннан аерылып чыгып монда киләләрдер инде, рәхмәт төшкереләре.

Хәлимулла шундый табылганнарны ничек күрүе, җыеп алуы, япкач эшләүләре турында энәсеннән җебенә кадәр сөйләргә ярата. Әкият сөйли диярсең, тыңларга иренмә генә. Бу килүендә бөтенләй көлдерә-көлдерә эчне катыра язды. Дөрес, моны ул юри эшләми, булган вакыйганы сөйли, мин исә тыңларга яратам.

–Яңарак кына бер кызык булды әле,– дип башлады ул сүзен баш түбәсен кашый-кашый.– Бик матур гына көн иде. Ихатадагы  утау эшләре бераз кимегәч, атымны җиктем дә чалгы, тырма, җепләремне арбага салып хатынга: «Мин малларга үлән алып кайтыйм әле»,– дип кузгалдым. Хатын: «Мунча ягам, кайту ягын онытма. Теге, син  бая чалып биргән тавык итеннән аш салам, балалар да килер»,– дип  искә төшереп калды. Мин шул гел бара торган үләнле агач полосасының теге башындагы уйсулыкка киттем. Игеннәр күтәрелеп килә. Юл читендәге агач полосасында нинди генә кошлар сайрамый да, нинди генә җәнлекләр күренми. Ат алдыннан гына  юл аша үр куяны тегеләй-болай боргаланып чабып үтмәсенме. Йомраннар да күренеп-күренеп калгалый. Азык эзлиләрдер. Озын койрык хәйләкәр төлке,  агач арасыннан чыгып, як-ягына ялт-йолт карап алды да иген арасына кереп югалды. Ашыгыч эше бар, диярсең. Аның артыннан берничә ваграгы йөгерде. Алары нинди җаннар булгандыр, ерактан ачык күрәлмәгәч, танымый калдым. Әмма атның пошкырганын ачык ишеттем. Алдан болай таба мотоцикл килгәне күренде.  Арба турынарак якынлашкач,  малай туктап мотаен сүндерде дә, аягына бастырып, миңа якынайды. Атым да, кеше килгәнне күреп, аз гына булса да ял итәргә җае чыгуын сизептер, үзеннән үзе тукталды.

   Хәлимулла да атын ашыктырмый иде. Малайның «йомышы бардыр», дип арбасыннан төшә. Юлда ни булмас.Хәлимулла сүзен дәвам итте. Ул бер генә хәлне дә төшереп калдырмаска тырыша.

 «Агачлыкның теге башында,– ди малай кулы белән килгән якка күрсәтеп,– тупыл агачына, артык биек түгел, әле генә корт күче кунды. Зур гына, сыруын үзем карап тордым. Иренмәсәң, илтеп күрсәтәм, әзрәк, бер-ике кап сигаретлык акча бирсәң,– дип бераз миңа карап торды. Маңгаена төшкән чәчләрен кулы белән артка сыпырды. Ул каядыр ашыга иде ахрысы. «Бу карттан рәт чыкмас», – диптер инде мотоцикл рулена элеп калдырган каскасын ике куллап башына кияргә әзерләнә.– Саранлансаң, бабай, үзең барып эзләп тап».

Малай мотоциклын кабызырга булашканда, Хәлимулла түзми, аның китеп баруыннан куркып, шәп-шәп атлап янына килә.

«Туганкаем, акчам җитәрлек, егерме кап сигаретлык булыр.Тик ашыкма, әйдә, җыярга булыш кына. Соңыннан үзеңә йөз грамм да каптырам, – ди ул аягыннан резина галошларын  салганда. Аннан кулъяулыкка төрелгән 50лек акча чыгарды.– Бабаң саран түгел, менә мондагы савытта сәмәй икебезгә дә  җитәр, җыеш кына». 

«Ансы кирәкми, мин рульдә бит агай, авария булуы бар»,– ди яшь егет.

–Тик, башка чаклардагы кебек әзерләнеп чыкмаганда шулай була ул,–дип яңадан сүзен башлады Хәлимулла.– Кортны кая җыярга соң? Тубал юк. Төтен күреген үзем белән алмаган идем. Күп уйлап тормадык, андый чакта умартачы янында ни бар шуны куллана. Күлмәк җиңнәрен төйнәп куя да, күчен шунда тутыра да кайта. Без дә шулай иттек. Кортларның барысы да шунда үзләре кереп бетте диярлек. Кортлы күлмәкне әлегә күләгәле урынга, агач төбенә җайлап урнаштырдым. Исемгә булса да, бераз үлән чабып алып, кайтыр якка кузгалдым. Ихатадагы  маллар ашарга сорый бит. Исемгә дигәч тә, бүгенгә ихатадагыларга җитәрлек инде. Тик менә үзем генә күлмәксез калдым. Җәйге эссе көннәрдә, печән чабарга барганда эчтән майка кияргә  онтыла бит ул. Башта иске эшләпәдән артык нәрсә калмады. Кайтам печән өстендә, артымда күлмәк  эчендәге  кортлар гож  килә. Әйдә,  чыдамасагыз  җырлап кайтыгыз. Агаегыз  кайткач сезне өр-яңа умартага салыр. Менә дигән итеп яшәрсез, дим шатланып. Үзем кайтам, үзем авыз эченнән генә көйләп барам. Шатлык бит, малларыма печән дә булды, умартама ябарга  күч тә табылды. Аллаһы Тәгалә бирде.

    Тик иртәрәк шатланганмын икән. Алда әле тагын күрәселәр булган. Юл буендагы агачлыкның яртысына кадәре дә барып җитәлмәдем, атымның дугасы өстеннән генә кортлар очып килеп яшь тупыл тирәсендә очып әйләнә башламасынмы!? Шунда сырырга чамалый ахры. Йөк өстеннән егылып төшә яздым. Менә бит, ышанмасаң ышан инде. Бу агач полосасы гомергә шулай корт күчләрен үзенә чакырып торганын бик яхшы белә идем мин. Авылдашларның да шуннан элегрәк тә корт күче алып кайтканы булгалаганы бар.

   Монысы да бераз вакыт шул тирәдә тузыныбрак очты да, артык биек булмаган ботакка кунып тынып калды. Мин ни артка баралмыйм, ни  дөп-дөп типкән йөрәк алга китәргә тынгы бирми. Ничек инде Ходай биргән күчне ташларга? Атны тугарып арырак илтеп бәйләп куйдым. Атлар  күп корт чагуга түзәлми диләр. Мин җыйган чакта  таралган кортлар килеп атымны чакмасыннар тагын. Беренче күчне тыңлап карыйм. Сөбеханалла, тавышлары дәртле генә, исәннәр. «Хәзер, мин әйтәм, җанкайларым, кайтып җитәбез, монау дусларны җыеп кына алам да, китәбез»,–дип үземчә аларын  тынычландырган кебек  булам. Арбада йөк зур түгел. Юл түбән таба бит. Тәртәләреннән көч-хәл белән тартып,  күч сырган ботак янына китереп куям. Җыярга уңайлы булсын. Болай иткәч артык биек калмады. Үзем уйланам. Кая җыярга? Күлмәк берәү генә иде бит. Ташлап китсәң, Алла сугар. Башны эшләтергә тырышам. Әһә! Ныграк тырышсаң, агарган чәчле баш та эшли   икән ул. Җиргә утырдым да галошларны салдым. Аннан чалбарны төшердем. Хәзер инде мин әйтәм сиңа чират. Җәй көне ике күлмәк кимиләр шул. Өстәге берсе, үзеңә билгеле баярак җыелган корт белән тулы.

  Трусикны да салырга туры килде. Салырга юклык кушты. Балакларны бәйләргә җеп кирәк, ләбаса. Менә әле генә аны каян табасың.Трусикны ерткалап, җеп кебек итеп ялгадым. Шулар белән чалбар балакларының очыннан гына икесен дә бәйләдем.

Менә син, әй, җае чыкты бит. Йөк сырган кортлар турында.  Өстенә менгәч, күч миңа якын гына калды. Чалбарны кортлар турына китереп, күтәргән идем, күч йомгагы эченә үк сыеп бетте.  Ботакны җайлап  аска   бер селеккән идем, кортлар чалбар эченә коелдылар да төштеләр. Авызын  теге ясалма бау белән яхшылап бәйләдем дә, эшем  бетте. Әйдә, авылга! Шатлыктан кычкырып җибәрә яздым.

Атны китереп, яңадан җиктем дә кузгалдык. Әмма иң мөһимен онытып ташлаганмын икән, йөк өстенә утыруга үлән арасындагы катырак курайлар арт санга  кадала башлагач кына чалбарсыз, инәдән тума шәрә калганым искә төште. Тагын уйланырга туры килде. Яланда әллә ни кеше-фәлән күрмәсә дә, авыл халкы бар бит әле. Тукталдым, авылга кергәч урамнан шактый гына үтәсе бар. Анда ирлек билгеләремне күрсәтеп бару һич тә килешмәс. Берәр әмәлен табарга кирәк булыр.

Уйлана торгач, бу юлы да  авыр хәлдән чыктым. Туктап, каен белән сәрби  агачларыннан сындыргалап зур-зур ике себерке бәйләдем дә берсен алгы якка, икенчесен арт өлешкә сәлендереп тактым. Ә җәйнең мондый көннәрендә  безнең кебек ир-атларга  күлмәксез йөрү гаеп саналмый ул. Печән йөге башында  кайтсам, шәрәлекне берсе дә шәйләмәс иде, булмый гына. Анда утырырга урын юк. Бал кортлары белән тулы күлмәк белән чалбар  таралып ята. Өебрәк куяр идең, эсселек сүрелеп бетмәгән әле.  Кортларга чыдарлык түгел, я эреп үлеп бетәр. Яңа салынган күч чыкмасын дип умартасындагы ачык-тишекләрне томалап, соңрак ачарга онытып, кортларын үтереп бетергәннәрне ишеткән бар. Я, ярар, күпкә түзгәнне, әзгә генә чыдарга туры килер. Трусик урынында яхшылап бәйләнгән  каен себеркеләре. Арттан да, алдан да ирлек тамгасын беркем дә күрерлек түгел.  Як-ягыма карана-карана ат яныннан җайлап йортка якынлашам. Тирә-якны сизгер күзәтәм. Күршемнең бер китте-килделерәк буй җитеп килгән улы бар.Ул кайвакыт теләсә-кемне туктатып, мыңгырдап сөйләнә-сөйләнә арбасына тотынып  атлый да, кул болгап кала. Нинди  гадәттер инде. Шул гына күреп калмасын, дип уйлыйм. Каршы чыкса, эш харап, бөтен авылга хур итәчәк.

    Уйлаган алга килә диләрме әле?  Инде кайтып җитәргә ике-өч йорт кала дигәндә, шул мәхлук, нидер  сизенепме, авызын ерып  алдыма килеп чыкмасынмы? Килде дә атның йөгәненнән тотты. Аннан яныма килеп себеркеләрнең алгысын тарткалый башлады. «Кит,– дим аңа чыбыгым белән кизәнеп.– Сиңа миннән ни кирәк? Бар, юлыңда бул». Әллә аңлады, әллә бер Ходаем үзенә акыл бирдеме,  себеркене ычкындырды. Котылуыма шатланып атымны кузгаткан идем, теге юләр  себеркеләремнең икесен дә тартып алып үзләренә таба йөгермәсенме?! Менә шулай итте, юньсез малай. Бу хәлне карап торган хатын-кыз, ир-ат алдында  хур итә язды бит. Монысына гына түздем.  Күршеләрем, шәрәлегемнең шаһиты булса да, алгы як «әйберләр»емне күрми калды, шикелле. Тагын Аллам саклады. Хатыным каршы чыгып кешеләрдән ышыклады. Артык хурлыкка калмадым. Исән-сау ихатама кереп егылдым. Печәнем дә кайтты. Күчләрем дә исән кулыма эләкте. Бик уңган нәселдән булдылар.

    Менә шундый история булды бит әле, замандаш, кичә минем белән. Ну, күршеләр ныклап күргән булса, озакламый минем турыда анекдот чыгаралар инде.

 

Әгъдәл НИЗАЕВНЫҢ "Туган як чишмәләре" китабыннан.

ХӘЛИМУЛЛА КҮЧЛӘР ТАБА...
ХӘЛИМУЛЛА КҮЧЛӘР ТАБА...
Автор:
Читайте нас