Әдәбият
25 июль 2025, 17:54

Шагыйрьнең туган көне

25 июльдә башкорт шагыйре Хәниф Кәримнең тууына 115 ел тулды.

Шагыйрьнең туган көнеШагыйрьнең туган көне
Шагыйрьнең туган көне

 

 Башкорт шагыйре Хәниф Кәрим (чын исеме Хәниф Кәрим улы Кәримов) 1910 елның 25 июль (7 августында) Уфа губернасының Златоуст өязе, хәзерге Башкортостан Республикасының Кыйгы муниципаль районы Югары Кыйгы авылында туа. Танылган журналист-фронтовик Гали Кәримовның энесе. Башлангыч белемне Хәниф туган авылы мәктәбендә ала, соңрак, 1929 елда, тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлый. Бер ел халык мәгарифе институтында укый, аннары «Ленинсы» газетасы редакциясенә эшкә күчә.

Хәниф ике елдан артык «Ленинсы» һәм «Яшь коммунар» газеталарының җаваплы сәркәтибе һәм редактор урынбасары вазифаларын башкара. 1932-1934 елларда Хәниф Кәрим Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Хезмәттән соң Башкорт дәүләт педагогия университетында укый. 1937 елда «Октябрь» журналының җаваплы мөхәррире итеп билгеләнә. Сугышның беренче көннәреннән үк Хәниф Кәрим үз теләге белән фронтка китә. Аңа Мәскәү янындагы авыр сугышларда, Калинин, Смоленск өлкәләрен, Белоруссияне, Литваны азат итүдә катнашырга, Германиягә барып җитәргә туры килә. 1945 елның икенче яртысында Хәниф Кәрим Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Күрсәткән батырлыгы өчен ул Кызыл Йолдыз ордены, «За оборону Москвы», «За взятие Кенигсберга», «За победу над Японией» хәрби медальләре белән бүләкләнә. Демобилизациядән соң, 1946 елның көзеннән 1959 елга кадәр Хәниф Кәрим Башкортстан Язучылар берлегенең җаваплы сәркәтибе булып эшли. Сугыш елларында ул, фронт газетасы хәбәрчесе буларак, проза жанрларында да уңышлы эшли. «Мәхәббәт үлем юк» (1943) китабындагы хикәяләрдә, очеркларда, «Ватан чакыра» (1941) очерклар сериясендә фашист илбасарларына карата нәфрәт, совет халкының үз азатлыгын һәм бәйсезлеген якларга әзерлеге, аның патриотлыгы чагыла. Хәниф Кәрим күпкырлы үскән, зыялы кеше иде, сирәк музыка ишетә, башкорт халык җырларын яхшы башкара, мандолинада уйный иде. Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Хәниф Кәрим Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Халыклар дуслыгы орденнары белән бүләкләнә. Аңа Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде. Хәниф Кәрим 73 яшендә 1983 елның 26 августында вафат була. Ул Уфада мөселман зиратына җирләнгән. 2010 елда язучының 100 еллыгына "Россия Почтасы" аның портреты белән махсус конверт чыгара. 2015 елда «Китап» нәшрияты Хәниф Кәримнең «Сугыш юллары белән (1942-1943) " дигән китабын дөньяга чыгарды. Көндәлек язмалары (1955-1962)», анда сугыш еллары очерклары, истәлекләр, әсәрләрнең эскизлары, көндәлектән өзекләр кергән.

Автор: Кыйгы районы администрациясе материаллары буенча.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас