

Язучылар йортында Башкортстанның халык язучысы Ногман Мусин истәлегенә әдәби конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы уды.
Конкурс БР Язучылар берлеге һәм «Йәшлек» газетасы тарафыннан оештырылган иде. Барлыгы 36 хикәя тәкъдим ителеп, шуларның 20се газетада басылып чыкты. Жюри 10 җиңүчене сайлап алды.
Беренче урынны — Рәзинә Урманшина (Уфа), икенче урынны — Әминә Яхина (Сибай) һәм Борис Мәхмүтов (Оренбург), өченче урынны-Фәрзәнә Акбулатова (Уфа), Зифа Ишмурзина (Зианчура районы) һәм Рузидә Үтәшева (Сибай) алды. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр (приз фонды 100 000 сум), шулай ук БР Язучылар берлегеннән махсус приз тапшырылды.
«Йәшлек» нең баш мөхәррире Артур Дәүләтбеков билгеләп үткәнчә, конкурс яңа талантлар ачуга ярдәм итә. Җиңүчеләр арасында дебютантлар да бар. Бу җәһәттән режиссер Борис Мәхмүтовның «Сукыр биюче» хикәясе билгеләп үтелде.
Фото Юлай Каримов