Барлык яңалыклар
Әдәбият
31 Май 2025, 15:18

«Китап-Байрам»да полярник-геройлар турындагы комиксны тәкъдир иттеләр

Уфага «Китап-Байрам» Халыкара китап ярминкәсенә танылган котыпчы Евгений Ферштер һәм Санкт-Петербургтагы «Дөнья океаны музее «Музей-тыюлыгы — «Красин» бозваткычы филиалы директоры Ирина Стонт килде.

«Китап-Байрам»да полярник-геройлар турындагы комиксны тәкъдир иттеләр
«Китап-Байрам»да полярник-геройлар турындагы комиксны тәкъдир иттеләр

"Уфаның Альбанов исемендәге Полярниклар музее белән ныклы дуслык бәйли, ачылганнан бирле без аның үсеш динамикасын күрәбез. Укучыларга һәм яшьләргә белем бирү буенча зур эш алып барыла. Ел саен «Альбанов укулары»нда катнашабыз, даими рәвештә кызыклы экспонатлар алып киләбез», — дип билгеләде Евгений Ферштер.

Танылган полярник ассызыклаганча, аны «Китап-Байрам» III Халыкара китап ярминкәсе масштабы сокландыра.

Ирина Стонт шулай ук Уфада беренче тапкыр гына түгел. Алар бергәләп Бөек Ватан сугышы вакытында «Красин» бозваткычы геройлары турында сөйләүче комикс тәкъдим иттеләр. Ул 1942 елның 3 маенда котыпчылар дошман самолетлары атакасын кире кайтара алган авыр бәрелеш турында тасвирлый.

«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

«Китап-Байрам»да полярник-геройлар турындагы комиксны тәкъдир иттеләр
«Китап-Байрам»да полярник-геройлар турындагы комиксны тәкъдир иттеләр
Автор:
Читайте нас