

–Кая таба юл тоттың мондый салкын буранлы көнне? Өеңдә хатының белән чәй эчеп, серләшеп кенә утырсаң булмыймыни? – дидем, исәнләшкәндә кулын кысып.
– Утырырсың серләшеп хәзер хатыннар белән, чак кына кыек бастыңмы, я ялгыш ярамаган сүз әйттеңме, хәзер өйдә моннан да каты бураннар чыга. Кая керер тишек табалмыйсың,– диде йөзен читкә борып авылдан килгән танышым Хәлимҗан.
Мин аны бу якларга эшкә килгәннән бирле, авылда ферма мөдире булып йөргән чагыннан ук беләм. Эшен бик яхшы үти иде ул. Әмма салгалап йөрергә дә яратты. Ныклап эчә башласа, вазифасыннан куалар. Ә фермада хәлләр мөшкелләнсә, яңадан чакырып алалар да, мөдир итеп куялар. Баштарак соклангыч эшли.Тора-бара артык мактау ярамыймы, тагын исерткеч белән дуслаша. Тиргәп тә, көйләп тә карыйлар, тик тәрбия уңай тәэсир итми. Өенә кич дөньясын белмәслек исереп кайткан чаклары аз булмады. Штраф та файда итмәде. Ә эштә мактаудан чыкмады. Пенсиягә киткәч, бераз тукталды бу шөгыленнән. Бәйрәмнәрдә, табыннарда алдына килгәнен күршеләренә бирмәде. Өлешенә тигәне аныкы булды. Андый чакларда бәйрәм дигәннәре икенче көнгә дә дәвам итеп сүрелде. Яңадан җае чыкканчы беразга түзде Хәлимҗан. Шулай булмый, соңгы вакытта исерткечне күбрәк авызга ала. Тездән аска таба аяклары икесе дә, кайвакыт биле дә сызлаштыргалый башлады. Тынычландырырга бернинди дә чара табалмый әле. Кайвакыт нишләптер бетеп тә куйгалый.Тик андый рәхәтлекләр бик азга бара. Ара-тирә шул тән җылыткычны бераз салгаласа, чама белән генә, сызлаулар йомшарган кебек була да, яңадан башлана.
Шул хакта озак кына сөйләшеп тордык. Минем кыз автобуска утырып китеп барды. Хәлимҗанныкы килергә шактый гына вакыт калган иде әле. Мин үземчә аңа киңәшләремне бирә башлаган идем, ул кулын гына селтәп, башын читкә борды.
– Кирәкми, замандаш, синең киңәшләреңне тотып мин шушы
хәлгә калдым да инде,– диде, йөзен җыерып.
– Бәй, ничек инде минем киңәшем юкка чыгарды. Берни дә аңламыйм,– дидем аңа карап.
– Шулай килеп чыкты шул,– дип мыгырданды борыны аша.– Синең китабыңнан теге «Софья» дигән кремың турында укыдым да аптекага йөгердем. Алдым бер савыт. Куен кесәсенә тыктым. Акча артып калды. Безгә, ирләрнең кесәсендә әзрәк акча булса, кай җиреңдә торса да әтәч булып кычкыра, сандугачлар булып сайрый бит, каһәрең. Калган акчага, теге борычлы спирт саталар ләсә, ике савыт алып кесәләргә яшердем. Төрле урынга инде. Хатын берсен сизеп алса да, икенчесен эзләми ул. Ансын электән беләм. Аптекадан «баеп» чыккач та арт ягына яшеренеп берсен кәпләдем. Ару гына булды, рәхмәт төшкере, буыннарга җылылык йөгерде. Күңелләр күтәрелде. Күзләр ачылды.
Өйгә кайтканда теге борычлы спирт йөзгә шактый гына чыккан ахры. Хатын шунда ук сизде.
– Һаман эчүеңне ташламыйсың, инде олыгайдык бит,– дип озак кына «эшкәртте».
Мин ни ишетеп торсам да, үзем теге икенчесе турында уйлыйм. Ничегрәк хатынга белдермичә түңкәрергә, менә монысы проблема. Хатын тиргәнеп калды, мин туалетка гына дип йөгердем. Ничек тә төпләргә кирәк. Белмәссең, кесәләрне караса, табуы бар. Булды.
Икенчесен бушатып, ныграк исергәнмен ахры. Өйгә кергәч, Сәрман көенә җыр башлап җибәрүемне сизми дә калдым. Иблис котырткандыр инде. Күбрәк булгангадырмы, кинәт аяклар, бил сызлавы көчәйгән сымак булды. Әллә исерткеч күбрәк эчелде. Бер дә алай түгел иде.
Шунда, баш иләс-миләсрәк булса да аптекадан алган «Софья» кремы искә төште. Бер-ике мәртәбә «Софья» сүзен кабатлаган хәтердә. «Шуны алып бир, мин аны нитәм»,– дип карыйм.– Авырткан җиремә сөртәм. Чыдап булмый, буыннар авырта. Нитәргә иде». Аңламагач аңламый бит ул. Хатын миңа нидер тотып килә: «Ул нинди хатын тагын. Мин яшь чагыңда да гулящая хатыннарыңнан йөдәгән», – дип башка менәрдәй булып якынлаша. Мин аңлатырга тырышып карыйм: «Ул миңа нитәргә генә кирәк. Бүтән бернигә дә түгел. Аякларга нитәргә генә»,– дип
әйтергә итәм. Ләкин тел әйләнеп бетми. Инде бу тавыш ничек тәмамланганын ачык кына итеп әйтәлмим. Иртәнгә кадәр йоклаганмын. Көнләшә торган хатын белән тыныч яшәп булмый икән.
«Төн буе миннән Сафия исемле хатын таптырдың. Гомер буе башымнан көлеп, чит хатын-кыз белән буталдың. Әйткәнемне тыңламадың, әле һаман да сиңа мин ярамагач, үзең теләсәң ничек яшә!»– диде дә төянеп чыгып китте. Балалар янына тайгандыр.
«Софья»ның буыннар сызлавын баса торган крем икәнен аңлаталмагач нишлим соң. Бигрәк тә крем исеме «Софья» белән яшьрәк чакта хатыным өстеннән яратышып йөргән, үз кул астымда кассир булып эшләгән Сафыяныкы охшаш яңгырый. Хатыным гомергә аңардан көнләшеп җанымны ашады. Хәзер җае чыкканда бер-ике рюмка салып, хатын сизмәгәндә әле дә, янына баргалыйм. Тик, замандашкай, читтә бик йөреп тә әллә ни артыгын кырып булмый. Олыгайткан. Яшь чактагыча ук килеп чыкмый.
Әле шәһәргә балалар янына китеп барам. Хатынны ничек тә көйләп өйгә алып кайтырга кирәк. Менә кремны да алып барам, күрсәтергә.– диде ул кесәсеннән чыгарып.– Синең даруың артыннан аптекага кереп, спиртын алмасам, болай килеп чыкмый иде, каһәр. Әнә автобус килде. Моннан соң икенчерәк итеп яз, аңлашылырлык булсын. Болай язганыңа рәхмәт, кәничне. Әлегә авырту басылып тора. Соңрак ни булыр тагын. Тик менә хатын белән генә эшне җайлау юлын табып булырмы-юкмы? Ансыз аяклар сызлавыннан да авыррак.
Ул ашыгып автобуска кереп утырды да, тәрәзә аша миңа кул болгады. «Я, хуш иттек. Сау булып тор».–дигән сүзедер инде, мөгаен...
Әгъдәл НИЗАЕВ.