Әдәбият
24 апрель 2025, 06:49

Шагыйрь яки композитормы? Әллә ясалма интеллектмы?

"Заман" рестораны каршында эшләп килүче "Әдәби тукталыш" клубында чираттагы очрашу узды.

Шагыйрь яки композитормы? Әллә ясалма интеллектмы?Шагыйрь яки композитормы? Әллә ясалма интеллектмы?
Шагыйрь яки композитормы? Әллә ясалма интеллектмы?

"Заман" рестораны каршында эшләп килүче "Әдәби тукталыш" клубында чираттагы очрашу узды.

Бу юлы "Шигърият һәм "җырият": ягъни шигырь белән җыр текстлары арасында уртаклык бармы?" дигән темага сөйләштек. Фикер алышуга БР Язучылар берлегенең татар язучылары берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрь Руслан Сөләйманов, шагыйрә, композитор һәм рәссам Флера Шәрипова, җырчы-музыкантлар Айдар һәм Алмаз Юнысовлар чакырулы иде. Алар белән җырның уңышы кемгә бәйле: җырчыгамы, шигырь язучыгамы, әллә композиторгамы икәнлеген ачыкларга тырышканда Валерий Назаров “Сәхнә түренә ясалма интеллект чыкты!” дип бәхәскә нокта куйды. Дөресрәге, күпнокта... Чөнки яңа сорау туды: ә бу очракта гонорар кемгә була соң? Иҗатчыларның хезмәт җимеше тагын да очсызланачакмы? Әллә, киресенчә, ясалма интеллект мөмкинлекләрен дә кулланып, алар яңа баскычка күтәрелерме? Әлеге сорауга җавап кыска иде. Акча эшли белгән кеше, элеккечә эшләячәк, ә эшли белмәгәненә ясалма интеллект та ярдәм итмәс. Ничек кенә булмасын, илһам чишмәсеннән башка тормышын күз алдына китермәгәннәр ихласлык, күңел түреннән чыккан хисләрне берни дә алыштыра алмавына ышана һәм өметләнә.

Әйткәндәй, шигырьләрне эстрада җырлары өчен генә түгел, спектакльләргә дә язып була. Бу хакта кунагыбыз “Нур” театрының реклама бүлеге хезмәткәре, шигырьләр авторы Айгөл Юлъякшина бәян итте.  

Сәгать ярымлык сөйләшү бер сулышта үтеп китте. Шул вакыт эчендә яңа авторлар белән дә таныштык, клубыбызның даими әгъзәлары булган каләм тибрәтүчеләребезнең шигырьләрен дә тыңлап өлгердек.

 

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас