+24 °С
Яңгыр
Яз кулларын болгый. Ефәк шәле
Карны назлап ала иртәсен.
Кыш, уфтанып, җирдә елап ята,
Белә иртәгәсен китәсен.
Китәр... Әйе... Китми кала алмас,
Ак чакларын сагынып алса да,
Җилле чаклар җилгә оча шул ул,
Ни кадәрле шәпле булса да.
Яз сулышы! Бар табигать гүя
Иркен сулап рәхәт тын ала!
Яз җиленең җылы сулышыннан
Кемузардан тамчылар тама...
Әй бу тормыш... Бер яз, бер ачы кыш!
Хатирәләр җанга сарыла...
Тамчы булып тамып торган гомер
Кич гөрләвек булып агыла.