Әдәбият
27 февраль 2025, 07:10

Гаризалар кабул ителә

«Китап бәйрәме» III Халыкара китап ярминкәсендә катнаша аласыз.

Гаризалар кабул ителәГаризалар кабул ителә
Гаризалар кабул ителә

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров ярдәме белән уздырыла торган «Китап бәйрәме» III Халыкара китап ярминкәсендә катнашуга гариза бирү кампаниясе ачылган.  Быел» Китап бәйрәме" 30 майдан 1 июньгә кадәр Башкортстан башкаласының үзәгендә-Совет мәйданында узачак.

«Китап бәйрәме»ндә Русия һәм чит ил нәшриятлары, китап сату фирмалары һәм оешмалары, шулай ук китапханәләр, китап кибетләре һәм полиграфия предприятиеләре катнаша ала. Ярминкәдә катнашу өчен форманы рәсми сайтта тутырыга кирәк:  www.kitap-bayram.ru

Әйткәндәй, "Китап бәйрәме” Халыкара китап ярминкәсе 2023 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә ул әдәбият сөючеләрне, язучыларны, нәширләрне җәлеп итү үзәгенә генә түгел, ә республиканың төп мәдәни вакыйгаларының берсенә дә әверелгән. Узган ел «Китап бәйрәме» II Халыкара китап ярминкәсендә 233 нәшрият үз продукциясен тәкъдим иткән. Катнашучылар Русиянең 18 төбәгеннән һәм 7 илдән (Беларусь, Азербәйдҗан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстан, Кыргызстан, Согуд Гарәбстаны) килгән. Ярминкәгә 170 меңнән артык уфалы һәм шәһәр кунаклары килгән, барлыгы рекордлы санда китаплар сатылган - 73 меңнән артык экземпляр. «Китап бәйрәме» ярминкәсен оештырган һәм үткәргән өчен Башкортстан 2024 ел йомгаклары буенча «Русиянең әдәби флагманы» статусына лаек булган.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас