Кичә “Заман” ресторанында “Әдәби тукталыш” проектының беренче чарасы узды. Әлеге чара иҗат дөньясына каләм вә клавиатура аша ягъни сүз ярдәмендә үтеп керүчеләрне беерләштерәчәк. Аның төп максаты – кызу темплы тормышта көндәлек эш-мәшәкатьләрдән туктап торып, яңа китаплар, яңа әсәрләр белән танышу, заманча кыска хикәяләр, мавыктыргыч повестьләр язу серләрен ачарга тырышу, әлеге өлкәдә уңыш казанган популяр авторлар белән очрашулар үткәрү.
Беренче чара әдәби әсәрләргә зур урын бирүче “Диләфрүз” басмасына һәм анда игълан ителгән “Язмышлардан узмыш бар” конкурсына һәм күптән түгел З. Биишева исемендәге китап нәшриятендә дөнья күргән “Күңел көзгеләре”нең чираттагы китабына багышланды.
Чарага җыелучылар түгәрәк өстәл артында, “Зәйнәп” чәйләрен эчә-эчә, киңәш кордылар, фикер алыштылар. “Әдәби тукталыш”ка карата кызыклы һәм файдалы тәкъдимнәр дә яңгырады.
Әйткәндәй, әлеге әдәби чара ай саен булыр дип көтелә. Һәм чираттагысы яшьләр иҗатына багышланачак.