Язучы Яныбай Хамматов башкорт һәм Русия әдәбиятында шактый эз калдырган. Аның әсәрләре тарихи вакыйгаларны, шулай ук башкорт халкының көнкүрешен һәм гореф-гадәтләрен төгәл тасвирлау белән аерылып тора. 2025 елда танылган прозаикка 100 яшь тулган булыр иде. Республика башлыгы Радий Хәбиров узган ел әлеге истәлекле датаны бәйрәм итү турындагы указга кул куйды.
Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә язучыга багышланган исемле почта конвертын тәкъдир итү юбилей чараларының берсе булды. Китапханә язучының китаплары күргәзмәсен әзерләде.
Башкортстан Республикасы федераль почта элемтәсе идарәсе директоры Ленард Шафиков билгеләп үткәнчә, республика өчен мөһим вакыйгаларны һәм кешеләрне мәңгеләштерүче конвертлар сериясен милли мәдәни продукт дип санарга мөмкин.
Яныбай Хамматов сурәте белән федераль почта элемтәсе идарәсе чыгарган уникаль маркалы конвертларның тиражы-барлыгы 50 мең данә. Тантанада катнашучылар беренче конвертларда штемпель эзләрен генә түгел, үз автографларын да калдырдылар. Ә икенче көннән башкорт язучысына багышланган конвертлар әйләнешкә чыгачак.
Юбилей чаралары язучының кече туган ягында — Белорет районында да планлаштырылган, анда аның исеме белән китапханә, урам һәм башкорт гимназиясе аталган. Белорет гимназиясендә март аенда «Хамматов укулары» фәнни-гамәли конференциясе узачак. Шулай ук «Яныбай Хамматов Кабинеты» мини-музее ачылачак, аны бизәү белән язучының оныгы Алсу Хамматова шөгыльләнә.