Әдәбият
9 февраль 2025, 18:37

Юмореска: Ярап булмый

Танылган язучы һәм шагыйрь, журналистика аксакалы Әгъдәл Низаев китабыннан кызык-мызык хикәяләр, төрледән-төрле юморескалар тәкъдим итүне дәвам итәбез.

Юмореска: Ярап булмыйЮмореска: Ярап булмый
Юмореска: Ярап булмый

Заманында мин ару гына төшергәли идем. Кайберәүләр эчеп исергәнемне күреп калсалар, башларын чайкыйлар, чырайларын сыталар да:  

 – Ай-яй-яй. Эчеп тормый бу, салып кына куя,– диләр. Ә миңа, тешләр арасыннан сөзеп, күңел болгатканчы, тамак төбенә үк салып куюы җиңелрәк. Шулай өйрәнелде. Тиз дә, косасы да килми кала. Бергә утырып кәеф-сафа корган дус-ишләр дә алай җиңел котылуымны күреп, исләре китеп тора. Кайберләре: “Соскы авыз, аракы урынына әллә ни бирсәң дә читкә куймас, тамак төбенә беткәнче үк салып кына торыр,”–дип сөйләнә башладылар. 

 

* * * 

Шундый сүзләрдән соң исерткеч эчүне ташларга булдым. Бер мәҗлестә утырабыз. Кемдер: 

 –Бәйрәм хөрмәтенә бер күтәрик рюмкаларны,– дип тост тәкъдим итмәсенме! 

Барыбыз да рюмкаларны чәкәштердек. Халык эчте. Мин рюмкага иреннәремне дә тидермәдем. Күршем терсәге белән кабыргама каты итеп төртте. Авыртуына теш кысып түздем. Чак кына кычкырып җибәрмәдем. 

  – Йоклап утырасыңмы әллә син? Күтәр рюмкаңны, эчеп җибәр салганны! 

 –Ташладым,– дидем. 

 –Нигә? 

 –Болай гына. 

Күршемнең хатыны иренең ботын чеметте дә колагына:   

  – Нигә кешене җәфалыйсың, бәлки ул каты чирлидер. Сәламәт кеше булса, ирекле баштан табында аракы эчүне ташлыймыни!– дип колагына пышылдады.              

Ире бармагын авызына кабып, аңлаганын белдерде. 

 

* * * 

Урамда таныш дуслар очрап пивнойга чакырдылар. 

 – Юк, мин әйтәм, күптән инде ул эш белән не занимаюсь. Хушыгыз, егетләр. 

Шәп-шәп атлап алар яныннан китеп бардым. Ә егетләр артымнан көлеп калды: 

 – Акчасын кассага җыядыр. 

 – Эчеп кайтса, хатыны өенә кертмидер. 

– Әллә акчасы кулына эләкмиме? 

 –Ха-ха-ха!  

 

* * * 

 Яңа ел бәйрәме көнендә өебезгә кунак чакырдык. Эчәргә мул гына. Табынчы рюмкаларга аракы коеп чыкты. Икесен хатын белән икебезгә тоттырды. 

 – Башлап күтәреп җибәрегез әле, хуҗалар. Кунакларга ничек сыйланырга өйрәтегез! Җырласагыз да сүз булмас. Югыйсә, ничек башларга оялып торырлар,– дип шаяртты. 

Безнең якта низам шулай. Башлап хуҗалар рюмкадагы аракыны тамчысына кадәр эчәләр дә буш савытны каплап күрсәтә. Янәсе, кунаклар, барыгыз да безнеңчә менә шулай бетереп эчегез. 

Хатыным салганны эчеп бетерде дә рюмканы табындагы халыкка күрсәтте. 

 – Браво! Яхшы. 

 – Булдырды! 

Ә мин: 

  – Эчүне ташладым, кадерле кунаклар, гафу итегез,– дип рюмканы өстәлгә куйдым. 

   – Ничек инде? 

   – Үткән бәйрәмдә генә бергә чәкәштереп эчкән идек. 

   – Син эчмәсәң, без дә эчмибез. 

Үпкәләүчеләр булды, табын күңелсезләнде. 

 

                            * * * 

Хатынның туган көне җитте. Агай-эне бүләкләр белән килде. 

 – Гөлйөземнең туган көнендә аз гына булса да уртла инде,–дип табындагылар мине эчәргә кыстый. 

   – Мине яратса, йөз генә грамнан баш тартмас ул,– дип хатын юкә чөйне кага. 

Аракы салынган рюмканы өстәлгә куям. 

 – Эчмим дигәч эчмим инде, җәмәгать, гаепләмәгез. Аек баштан рәхәтрәк. Иртән баш та авыртмый. Хатын белән бозылышуны да оныттык. Гафу итегез! 

Хатын кабаттан да: 

 –Йөз грамм гына эчсәң, бер зыян да булмас, артыгын кыланмассың,– дип караса да тыңламадым. 

Табын үтте. Кунаклар таралышты. Хатын гына күңелсез. 

 – Кешеләр каршында сүземне ектың, йөз граммнан гына әлләни булыр идемени шунда? – дип хатыным үпкәләде.– Яратмыйсың син мине, шуны аңладым. 

Кич яткач та килешеп булмады, артын әйләнеп ятты. Бер атна дәшмәде. Шуннан соң гына бераз җайланды. 

 

 

* * * 

Тагы кунакта утырабыз.Халык җырлый, бии. Ә мин тик кенә утырам. Хатын-кызлар сөйләшә:  

 – Күзле бүкән кебек утыра. Авызына су капкан диярсең. 

 – Әллә бик эреме? 

 – Конечно! 

* * * 

  

      Ирләр тартырга чыга. Мин кузгалмыйм да. Күршеләр тагын сөйләшә.  

  –Тартмый да бугай. 

  –Хатын-кыз кебек. Хәзер кайбер кызлар эчә дә, авыздан төтен чыгарып тарта да. Яратмыйм шундый ирләрне 

  –Хәзер әз-мәз булса да эчмәгән хатын-кызлар азаеп бара. Хатын-кыз артыннан йөрмәгән, тәмәке тартмаган, аракы эчмәгән иргә бер табип: «Ник дөньяда яшисең?»– дигән. 

 

* * * 

Тагын әллә ниләр ишетмәс өчен яңадан әз-мәз эчкәли башладым. Җырлыйм да, биим дә, кирәксә гармунда да уйныйм. 

  – Һәй, молодец! – диделәр кул чабып, идәндә тыпыр-тыпыр биеүче миңа карап.– Ни кыйланса шул килешә безнең Шәйдуллага.

* * *

Көндез исереп урамда йоклаганмын. Милицияләр күреп, айныткычка япкан. Үзем чыкканчы хәбәр урамда иде инде.

–Каян күргән кебек чүмергәч. Әйбәт булган, эчмәсен иде, – дип сөйләнделәр.

* * *

Алай гына бетсә ярар иде дә бер башлагач тукталып буламыни? Беркөнне эш беткәч, дуслар белән яртыны бушаткач, яшь чакларда ару гына яратып йөргән, әмма өйләнәлмичә юллар аерылган мәхәббәтем Айсылуымны урамда очрадым. Әз-мәз генә сөйләшә башлаган идек. Мин ни исерек баш аның кулыннан тотып, янымнан озаграк җибәрми торганмындыр, күрәсең. Каяндыр ире яныбызга килеп чыккан да бер бәреп җибәрде үземне, ике... Айсылуны никак миннән аерып алалмый. Икенчегә борынга тондырды, һаман да җибәрмим икән.

Менә бит ул исереклек бәласы. Шунда иплерәк кыйлансам булмый идемени? Өчебезне дә милициягә алып киткәннәр дә, таш җәйгән идәнендә озак йоклап уянгач, аңлатмалар яздырып, башка эчмәскә тәүбә иттереп, иртән генә чыгардылар. Айсылуның мине кыйнаган ире ни айнык иде шул. Ул кичтән үк хатынын алып, өенә кайтып, йомшак түшәктә, минем яшьли сөйгән кыз белән көлешеп, шаярып, әллә ничек кочаклашып йоклагандыр әле.

Фото: «Анекдот» сайтыннан.

Юмореска: Ярап булмый
Юмореска: Ярап булмый
Автор:
Читайте нас