Барлык яңалыклар
Әдәбият
28 гыйнвар , 16:34

Яшә, әйдә, яшә мәңге, Китап!

Мондый китап туенда авторларны тәбрикләү, аларның иҗатын бәяләү һәм хөрмәтләү, Башкортстан татар әдбиятының хәле һәм аның үсеш перспективалары хакында фикер алышу була.

Яшә, әйдә, яшә мәңге, Китап!
Яшә, әйдә, яшә мәңге, Китап!

Башкортстан дәүләт «Китап» нәшриятында басылган татар телендәге китапларның презентациясе – әдәби һәм мәдәни җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү  – матур бер традициягә әверелеп бара. Мондый китап туенда авторларны тәбрикләү, аларның иҗатын бәяләү һәм хөрмәтләү, Башкортстан татар әдбиятының хәле һәм аның үсеш перспективалары хакында фикер алышу була. Китап сөючеләр һәм авторларның бәйрәменә җырчылар, композиторлар һәм музыкантлар да кушылып китә. Чөнки җыр да  шул ук авторлар язган шигырьдән башлана.

Җиде автор: өч шигырь, өч  проза һәм бер драма  әсәрләре авторлары катнашты һәм бик теләп укучылары белән аралашты бу бәйрәмдә.   Тантананың сценариен төзүче “Китап” нәшриятының мөхәррире Дилбәр Әхтәмова  бәйрәмнең күркәм үтүе өчен барысын да эшләгән: алып баручы, чыгыш ясаучылар чакырылган, халыкка игълан ителгән, нәшриятның тамаша залы зәвыклы бизәлгән.

“Күңел көзгеләре” җыентыгында басылган авторлар – Миләүшә Гыйльманова, Эльмира Ибраһимова, Айдар Маннанов, Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинова, Халисә Рәйхан, Ганс Хәкимов, Мәрьям Шәмсиева –  иҗатка килүләре, остазлары хакында сөйләделәр, кайбер иҗат серләре белән  дә уртаклаштылар. Алар дәүләт нәшриятында басылуның мәртәбәле гамәл булуын, иҗатка илһам алулары хакында әйтте.

 Сүз республика татар  мабугаты: “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләре, “Тулпар “ журналы редакцияләре, нәшриятның татар редакциясенең яшь иҗатчыларны тәрбияләүдә, аларны туплаудагы роле хакында да барды. Чыннан да, бүгенге китап авторлары бар да  татар телендәге басмаларда иҗат тәҗрибәсе туплап, үз китапларын бастыруга кадәр иҗат юлы үткән.  Алар арасында Башкортстан язучылар берлеге әгъзалары да бар, башкалары аңа кабул ителү алдында тора, Һәм үз  китаплары  басылу – бу юлда мөһим адымнарның берсе. Бу презентациядә сүз авторларның  театр репертуарларын баетырлык пьесалар иҗат итүләре  хакында да барды. Эльмира Ибраһимова һәм Дилә Мөхәррәм-Хәйретдиноваларның пьесалары Уфа “Нур” татар дәүләт театрында, башка театрларда сәхнәгә чыкса, драма әсәрләрен язучылар тагын дәртләнебрәк иҗат итәрләр иде дигән фикер дә әйтелде. Театр режиссерларының  пьеса язучы авторлар белән эшләве әйбәт нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Китап авторларының күптәннән иҗат белән шөгыльләнүе һәм шуңа тугры калуы сокландыра. 2003 елның 20 мартында “Атна” гәзитендә басылган  “Ялгыз яфрак, кума арттан, качып барам үзем-үземнән” дип аталган Миләүшә Гыйльмановага багышланган мәкаләмдә шуный сүзләр бар:”Инде авторга китабын бастыру хакында уйларга вакыт”. Эльмира Ибраһимованың беренче пьесалар җыентыгы “Назлар кала язларда” 2011 елда басылган. Димәк, алар әдәбиятка озакка, бөтенләйгә килгән! Китап бәйрәмендә авторлар үз шигырьләрен укыды, алар сүзләренә җырларны Бүздәк егете Линат Гәрәев, Миләүшә Имашева бик оста башкарды. Данис Мофаззаловның баян моңнары, шагыйрь Айдар Маннанановның афоризмнары  күңелдә калды, бу жанрда да ул үзен күрсәтәчәк әле.

Бәйрәмне “Роксана” радиосының элекке алып баручысы, Башкортстан татарлары конгресс рәисенең урынбасары Зәлия Ахунова алып барды. Фикер алышуларда билгеле әдәбият, фән әһелләре Зөлфия Карабаева, Дилбәр Булатова, Мөнир Вафин, Илдус Фазлетдинов, Руслан Сөләйманов. Эльвира Якупова, Альберт Уразмәтов, Раил Әсәдуллин катнашты. Алып баручының кичәне тәмамлаган сүзләрен катнашучылар дога итеп кабатлады:

                                    Сергә генә тулы битләреңдә

Ниятләрең  изге, әйткәнең хак.

                                    Халкым йөрәгенең тибешендә

Яшә, әйдә, яшә мәңге, Китап!

Рәүф Идрисов

Яшә, әйдә, яшә мәңге, Китап!
Яшә, әйдә, яшә мәңге, Китап!
Яшә, әйдә, яшә мәңге, Китап!
Яшә, әйдә, яшә мәңге, Китап!
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: