Әдәбият
25 гыйнвар 2025, 00:00

БАЛДЫЗКАЕМ – БАЛГЫНАМ

Журналистика аксакалы, танылган әдип, озак еллар Чакмагыш районының Умартачылар советы рәисе булган Әгъдәл НИЗАЕВның "Бал кортлары - безнең дусларыбыз" китабыннан сатира-юмор тәкъдим итәбез.

БАЛДЫЗКАЕМ – БАЛГЫНАМБАЛДЫЗКАЕМ – БАЛГЫНАМ
БАЛДЫЗКАЕМ – БАЛГЫНАМ

Үзем белән булган хәлне сезгә түкми-чәчми генә, һич арттырмыйча сөйләргә булдым әле. Үткән эшкә хатынның да хәтере калмас, әллә ни зурга җибәрмәдек бит. Аның чишмәсе, ягъни зур елгаларның башы бәләкәй генә чишмәләрдән туган кебек, мин өйләнгәндә туйда очрашкан балдызны күргәч, ут чаткысыннан күтәрелгән янгын сымак юл алды. Яшьлектә, йөрәк ярсуларын кая куярга белмәгән гайрәтле чакларда, яныңнан калмый йөргән сылу хатының булса да, һәр очраган чәчкәгә үрелгән кебек, күктә башкалардан ныграк ялтырап янган йолдызларга ешрак карагандай, аз- маз читкә дә күз салмый булмый икән. Хатынның бер туган апасының төпчек кызы да күргән саен үзенә тартып торган сылуларның берсе булып чыкты. Бөтенләй гыйшык утында янарлык ук булмаса да, балдызым җиргә өзелеп төшкән корт ашаган алма кебек ак астында чүп -чарга буталып ятарлык түгел иде. Мин күргәндә ботакта күз явын алырлык кызарып пешкән, яныннан үткәндә карашларны үзенә тарткан алмадай иде. Тик безгә тәтерлек түгел, анысын яхшы беләм. Шулай да яныннан үткәндә берәр шаян сүз кушып, чак кына елмайтасы, үземә каратасы килгән чаклары еш булды. Әмма шул авыз суын корытып, кызышып йөрүдән әллә ни ерак китеп булмады. Ник дисәң, әнисе, ягъни минем әби тиешле кеше (безнең якларда хатынның әнисенә «әби», ә әтисенә әлеге яшьләр кебек әти дип түгел «бабай» дип атый идек), балдызга бармак белән кагылып үтәргә дә хут бирмәде. Күз уңыннан ычкындырмады. Ахрысы, безнең күзләр еш очрашканны сизеп калды. Шуннан шикләндеме яки башка берәр сәбәп чыктымы, балдыз бәдрәфкә барганда да әбием, юынтык су түгәргә чыккан булып, озак итеп ихатада эш тапты. Балдыз керләрен эләргә чыкса, ул да кирәксә – кирәкмәсә ярдәмләште. Мин дә балдызны чамалыйм, әби исә сакчы кебек олырак кызының төпчегеннән күз яздырмый. Хәтта хатын янда вакытларда да минем машинага утыртып, җиләккә җибәрмәде–сәбәп табып, өендә калдырды.

Үзем артык җебегән ачык авыз булганмындырмы, әллә башка җаен туры китерәлмәдемме–балдызга кул яга алмый картайдым. Үкенмим, үз хатыным да шул балдызга тартым, әллә кемнәргә алыштырырлык булмады. Аның кебек холыклы, шаян сүзләрне күтәрерлек, уңганлыгы белән ис китәрлек хатын-кыз нәселендә дә юктыр. Сөйләсә– сүзе халык арасында үтә, нинди эшкә тотынса да–кулыннан килә аның. Гомер буе бер-беребезгә тузан бөртеге кадәр дә авыр сүз әйтмичә яшәдек.

Көнләшеп,  эшне бозган чакларын бер дә хәтерләмим.  Кайсыбызның гына туганнары кунакка килеп чыкканда да караңгы йөзен күрсәтмәде. Хуҗалыкта нибары белән кунак итте. Үзебезне чакырсалар, бармаган чаклар истә калмаган.

Шулай шактый еллар үтеп китте. Балдыз урта мәктәпне тәмамлап, калага укырга китте. Аннан, укуын тәмамлагач, Үзбәкстан якларыннан бер егет белән очрашып, яшәргә аның туган якларына күчтеләр. Мин дә әкренләп аның турында оныттым. Йөрәктә кабынган янгын корыган чишмәдәй сүрелде. Су сибүче булмагач – нишлисең, яңа утыртылган агачлар да яфрак яра алмый.

Чын күңелдән сорасаң,  кайчан да булса бер теләгеңә ирешәсең икән. Мин дә яшьрәк елларда балдыз белән очрашып, бер кочаклап үпсәң иде, дип теләгәнмендер. Союз таралгач, алар икесе дә ул як халкыннан булмагач, нишләптер яшәве авырлаша башлаган. Менә шуннан соң балдызлар гаилә белән Уфа каласына кайтып урнаштылар.

Моннан соң без алар белән ешрак очраша башладык. Калага барсак, баҗаларга кереп, без чәйләп чыгабыз  Исләренә төшсә, алар авыл мунчасында чабынырга безгә кайта. Тик шунысы– баҗа урыстан булып чыкты. Безнеңчә «исәнме» дә «саумы?»ны исендә тотала.  Киткәндә «хушыгыз»дан башканы белми. Хәтта ипи һәм тоз дигәннәрнең дә аларча тәрҗемәсен еш кына онытып куя. Ире урыс икән, хатыны да озак кына еллар бергә гомер иткәч, татарчаны бөтенләй булмаса да шактый урыс сүзләре белән бутый. Без әкренләп аларга күнегеп барабыз.

Безгә кайтсалар, хатын казан аса, ә мин мунча миченә ут кабызам. Суны баҗа белән бергәләп ташыйбыз.

Менә шулай, җәй урталарында кунакка кайтуларында, гомергә истә онытылмаслык булып калырлык кызык вакыйга булмасынмы? Уйламаган җирдән килеп чыкты бу. Үзем дә башта әллә ничегрәк каушап киттем.

Алар капкадан кергәндә, көтеп торылган диярсең, безнең аш әзер, мунча ягылып өлгертелгән иде. Аннан-моннан гына чәй эчердек тә икесен дә мунчага җибәрдек.

– Күптән күренгәнегез юк иде, яңа себерке белән чабынып, парланып кайтыгыз әле, – диде хатын мунчаның нинди хәлдә булуын тагын бер мәртәбә карап кайткач. – ашыкмыйча гына  юыныгыз. Юлда нык арып кайткансыздыр. Җәйге мунча җиңеләйтә ул.

– Пчелы не кусаются? – дип алдан ук балдыз, гадәттәгечә, кортлардан куркуын кисәтеп куйды. Чыннан да, ул ара – тирә мунча  янында очып йөргән кортлардан бик курка иде.Шуңа һәрвакыт бик сакланып йөрде. Бакчадагы умарталыкка якын да бармады.

– Юк, сеңлем, юк! Борчылма, хәзер бал сезоны бетеп бара, кортлар анда килми. Мунчада нишләп йөрсеннәр, алар чәчкәләр янына барып, бал җыялар. Курыкмагыз, – диде хатын.

Киттеләр болар ирле-хатынлы таза киемнәрен күтәреп, мунча эссе генә. Яңарак әзерләнгән каен себеркесеннән тәмле, хуш исләр килеп тора. Арымасаң, йөрәгең таза икән – сәгатьләр буена чыкмыйча, ләүкәдән төшмичә чабын да чабын гына. Булган барлык чирләрең кул белән сыпырып алгандай юкка чыгар.

Без өйдә алар кайтканны көтә-көтә чәйләп утырабыз, кызыклар сөйләшәбез.Ә каладан ялга кайткан кече кызыбыз өйдәге телевизордан ниндидер бик мөһим тапшыру карый. Барыбыз да ни беләндер мәшгуль. Балдыз белән баҗаның хәле турында уйлаган да юк. Сагынып кайта алар мунчаны. Керсеннәр рәхәтләнеп җәйге сыйны.

Бераздан, сәгатькә карагач, әллә нишләп искә төште бит.  Артык күп озакламадылармы баҗалар мунчада? Мин бигрәк тә тынгысыз ул якка. Хәзер искә алам. Шунда ук хәл дә кылам. Барыгыз әле, карап килегез, беренче мунча бит янәсе. Исермәгәннәрме!? Андый хәлләрнең шаһиты булган бар минем.

Хатынны җибәрәм мунчага. Тиз әйләнеп кайта. Бар да исән-сау, тавыш, тыннары юк, үзе тыңлап караган. Кызны җибәрәм, ул да ерактан  тыңлаган, кычкырганнары ишетелми. Мин җибәргәннәрнең тиз генә борылып кайтулары шикләндерде дә. Үзем киттем мунчага.

Ишек янына барып җитәр-җитмәс, игътибар белән тыңлый-тыңлый  баргач, балдызның көйле тавышын ишетәм:

– Езняй, спаси нас, пчелы нападают, – дип кычкырганы ишетелеп калмасмы.

Туктале, нишләп алай? Әллә берәр хәл бармы дип мунча ишеге янына якынайсам, үзем дә исем китеп, егыла яздым. Мунча верандасы ишеге янында бал кортлары мыжлап очалар. Ишек янына килерлек түгел, кайсылары ишек ярыкларыннан эчкә үтәргә ашыга, икенчеләре  тәрәзә пыялаларында сырган. Берәүләре керсә, башкалары чыгарга ашыга.

Ишеген ачып, эчкә күз салсам,  тагын исем китәрлек – веранда эче кортлар белән мыжлап тора, бакчамдагы умарталарның кортлары монда тулган, диярсең. Ни булганын уйлап торырга вакыт юк. Мин алардан курыкмыйм, өйрәнелгән. Алар каян булса да ташырга табыш тапкан икән, чагу турында уйламыйлар. Нәрсә бар – шуны алуны гына беләләр. Кердем верандага. Ачтым мунчаны. Баҗа белән балдыз ишек алдында багана кебек басып торалар. Йөзләре ап – ак.

–Езнякәем, спаси нас, закрой дверь быстрее, пожалуйста. Пчелы убивают нас, –дип инәлә балдызым, үзе дер - дер калтырый.

Нишлисең,  ишекне шап итеп яптым да тизрәк верандага чыктым. Анда кортлар һаман да мыжлап тора. Нидер тапканнар, нидер ташыйлар. Минем андыйны күргән дә, ишеткән дә бар. Тышка чыгып веранда ишеген яптым.

Нишләргә? Баҗаны да, балдызны да корт чакса– аллергия була, бугай, ансын яхшы беләм. Моңа хут куймаска иде дә бит. Ничек булыр?

Уйлана торгач, җаен таптым шикелле. Хатынны чакырып, мунча тәрәзәсе янына килдек тә, баҗаны чакырдым. Алар киенергә дип ишекне ачса, кортлардан куркып тышка чыгалмый торалар икән. Мондый вакытта кортлар чакмаганы турында никадәрле аңлатырга тырышсам да,  икесен дә эчтән чыгарып киенергә күндерә алмадык.

Шуннан алгы як тәрәзә рамын кубарып, икесен дә шәрә көе тәрәзә аша тартып чыгарырга туры килде. Нишлисең, башта балдызны бәләкәй генә тәрәзә аша тартып чыгарышырга миңа калды. Башта үзем дә риза булмаган идем, балдыз «помоги езня, пожалуйста» дип ялварулы карагач,  башка чара калмады. Тышкы яктан тартырга минем көч кирәк булгач, хатын да мәслихәт калды.

Балдызым яшь чагындагыча нечкә, өзелердәй билле, зифа түгел иде шул. Шактый гына калынайган балдызны арттан баҗа этте, ә алдан, күкрәгеннән кочаклап, мин булыштым. Шулай, яшь чакларда тоталмаган җирләрен капшый - капшый тырыша торгач, тышка тартып чыгардык, Хатын шунда ук аны  простыняга төреп, өйгә алып кереп китте. Кортлардан чактырмаска кирәк бит инде Тик балдызның кабарынкы урыннарының йомшаклыгы кулларымнан озак китәлмәде. Менә шулай – яшьлектәге үчемне барыбер кайтардым. Балдызның бар җирен дә капшадым. Ул карышмады. Минем күңелем булды.

Алар икесе дә өйгә кереп киткәч, минем верандага кортлар ни дип керүләрен беләсе килде. Искитмәле нәрсә булмаган. Яшьлек үзенекен иткәндер, мөгаен. Эчкә керер алдыннан чишенеп, киемнәрен верандага куелган йомшак  диванга салганнар. Җайсызрак булгандырмы, шул диван башындагы  мис авып, балы идәнгә түгелгән. Кортлар ни, яланда бал азайса, кайдан татлы ис килә– шунда бара. Табалса, иптәшләрен дә алып килә. «Әйдәгез, янәсе, анда табыш бар. Ташып калыйк тизрәк»,– дип иптәшләрен чакыра. Әлеге кортлар да шул «табышны» тапканнар да, җыелганнар верандага.  Тик баллы мис бу юлы нишләп аугандыр анысы безнең өчен сер булып калды. Ул турыда уйлап баш ватып тормадык, болай да билгеле инде.          

БАЛДЫЗКАЕМ – БАЛГЫНАМ
БАЛДЫЗКАЕМ – БАЛГЫНАМ
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас